ҖӘФА, ГАЗАП ҺӘМ ЗОЛЫМ
Корәешнең өлкән мөшрикләре инде Пәйгамбәребезне ялгызын күрсәләр, аңа ташланалар, мыскыл итәләр, хәтта кыйнарга да омтылалар иде. Аның сәхабәләрен газаплаудан да тартынмыйлар иде. Бер көнне корәешнең өлкән мөшрикләре Кәгъбә шәриф янында утыралар иде. Алар Пәйгамбәребез турында сөйләшә башладылар: «Без бернәрсәгә дә аңа түзгән кебек түзмәдек. Ул безне акылсызлар дип атый, илаһларыбызны түбәнсетеп яманлый, динебезне гаепли, җәмәгатебезне бер-береннән аера, ә без барыбер сабыр итеп, бер сүз дә әйтмибез». Нәкъ шул вакытта Хәбибе әкрам Кәгъбәне зиярәт кылырга килде. Ул Хәҗәрел-әсвәдне (Кара ташны) үбеп, тавәф кыла башлады. Алар яныннан узганда, мөшрикләр Пәйгамбәребезгә мыскыллы сүзләр әйтә башладылар. Рәсүлуллаһ моңа бик кайгырды, ләкин бер сүз дә әйтмичә, тавәфен дәвам итте. Өченче тапкыр алар яныннан узганда, ул туктап болай диде: «Әй корәешләр! Мине тыңлагыз! Җаным кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: миңа сезнең һәлак булачагыгыз белдерелде!»
Анда булган мөшрикләр нишләргә белмичә, таш кебек катып калдылар. Берсе дә бер сүз дә әйтә алмады. Бары тик Әбү Җәһел генә Рәсүлуллаһ янына килеп: «Әй Әбүл-Касыйм! Син безгә чит кеше түгел. Безнең тупас кыланышыбызга карама, гыйбадәтеңне дәвам ит. Син безгә иярерлек надан түгел», – дип ялвара башлады. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәләм аннан китте. Икенче көнне мөшрикләр шул ук урынга җыелып, Пәйгамбәребез турында яман сүзләр сөйли башладылар. Шул вакытта анда Рәсүлуллаһ килде. Мөшрикләр шундук Аллаһы Тәгаләнең Хәбибенә ташландылар. Алар арасында иң бәхетсезләрдән булган Гокбә ибне Мөгайт сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк якасына ябышты. Ул аның мөбарәк муенын сулыш ала алмаслык итеп кысты. Шул вакытта хәзрәти Әбү Бәкер килеп җитте һәм Рәсүлуллаһны яклар өчен: «„Раббым – Аллаһ“ дигән кешене үтерәсезмени? Ул сезгә галәмнәрнең Раббысыннан аятьләр китерде бит!..» – дип кычкырып, алар арасына ташланды. Мөшрикләр Хәбибуллаһны калдырып, Әбү Бәкер Сыйддыйкка ташландылар. Аның мөбарәк башына йодрыклар белән суктылар, аяклар белән типтеләр. Готбә ибне Рабига исемле бер бәхетсез хәзрәти Әбү Бәкернең мөбарәк йөзенә аяк киеме белән сугып, аны канга батырды. Аны танымаслык хәлгә китерде. Тәйм угыллары килеп җитеп аларны аермасалар, үтергәнче кыйнарлар иде. Аның кабиләсеннән булганнар хәлсезләнгән, бетерешкән хәзрәти Әбү Бәкерне бер җәймәгә салып, өенә алып киттеләр. Аннары шундук Кәгъбәгә кире килделәр һәм: «Әгәр Әбү Бәкер үлсә, ант итәбез, без Готбәне үтерәбез!» – диделәр. Аннан соң хәзрәти Әбү Бәкер янына киттеләр.1 Хәзрәти Әбү Бәкер озак вакыт аңына килә алмады.
Аның атасы һәм Бәни Тәйм кешеләре аны аңына китерү өчен бик тырыштылар. Ул бары кичкә таба гына аңына килде. Күзләрен ачуга ук, ул хәлсез тавыш белән: «Рәсүлуллаһ нишли? Ул ни хәлдә? Аңа да тел тидергәннәр, аны да мыскыл иткәннәр иде бит», – дия алды. Кешеләр аның анасы Өммел-Хәйргә: «Сорап кара әле, ул берәр нәрсә ашармы, эчәрме?» – диделәр. Әбү Бәкер Сыйддыйкның һич хәле юк иде. Ул бернәрсә дә ашарга-эчәргә теләми иде. Өйдә кеше калмагач, анасы: «Нәрсә ашарсың, нәрсә эчәрсең?» – дип сорады. Ул күзләрен ачты да үз авыртуы-сызлавы турында түгел, үз җаныннан да ныграк сөйгәне турында сорады: «Рәсүлуллаһ ни хәлдә, нишли?»
«Әй корәешләр! Мине тыңлагыз! Җаным кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: миңа сезнең һәлак булачагыгыз белдерелде!» Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм
Анасы: «Аллаһ белән ант итәм, синең дустың турында минем бернинди хәбәрем юк!» – дип җавап бирде. Хәзрәти Әбү Бәкер аңа: «Хаттабның кызы Өмме Җәмил янына бар да, Рәсүлуллаһ турында аннан сора!» – диде.
Өмме Җәмил хәзрәти Гомәрнең кыз туганы иде һәм мөселман булган иде. Хәзрәти Әбү Бәкернең анасы Өмме Җәмил янына барды да: «Улым Әбү Бәкер синнән Мөхәммәд галәйһиссәләм турында сорый. Ул ни хәлдә икән?» – диде. Өмме Җәмил: «Минем Мөхәммәд галәйһиссәләм турында да, Әбү Бәкер турында да бернинди хәбәрем юк! Теләсәң, бергәләп барыйк», – диде. Өммел-Хәйр: «Ярый», – дигәч, алар хәзрәти Әбү Бәкер янына килделәр. Әбү Бәкер Сыйддыйкны шундый аяныч хәлдә, яралар һәм күгәргән урыннар эчендә күргәч, Өмме Җәмил үзен тота алмыйча кычкырып җибәрде һәм: «Сиңа моны эшләгән кавем, һичшиксез, котырган, чиктән чыккан кешеләр. Аллаһы Тәгаләдән теләгем – алар эшләгәннәренең җәзасын тапсыннар», – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер Өмме Җәмилдән: «Рәсүлуллаһ нишли, ни хәлдә?» – дип сорады. Өмме Җәмил аңа: «Монда синең анаң бар, ул минем сүзләремне ишетә», – дигәч, хәзрәти Әбү Бәкер: «Аннан сиңа бернинди зарар килмәс, ул синең сереңне таратмас», – диде. Өмме Җәмил: «Ул исән, хәле яхшы», – диде. Ул тагын: «Хәзер ул кайда?» – дип сорады. Өмме Җәмил: «Әркамның өендә», – дип җавап бирде. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Аллаһ белән ант итәм, барып Рәсүлуллаһны күрмичә, бернәрсә дә ашамам, эчмәм!» – диде. Анасы: «Син хәзер бераз көтеп тор! Һәркем йокыга талсын, шунда барырбыз», – диде.
Һәркем йоклап, урамнар бушагач, хәзрәти Әбү Бәкер анасына һәм Өмме Җәмилгә таянып, акрын гына Рәсүлуллаһ янына барып җитте. Ул аны кочаклап үпте, мөселман кардәшләре белән кочаклашты. Хәзрәти Әбү Бәкернең бу хәле Пәйгамбәребезне бик кайгыга салды. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Йә Рәсүлуллаһ! Атам-анам сиңа фида булсын! Ул котырган кешенең йөземне-күземне җиргә ышкып, мине танымаслык хәлгә китерүеннән башка бер кайгым да юк! Ә менә янымдагы – мине дөньяга китергән анам Сәлма. Аңа дога кылуыңны үтенәм. Бәлки, Аллаһы Тәгалә синең хакыңа аны җәһәннәм утыннан коткарыр», – диде. Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез Сәлманың мөселман булуы өчен Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Рәсүлуллаһның догасы кабул булды. Шулай итеп, Өммел-Хәйр дә һидаятькә (туры юлга) ирешеп мөселман булды һәм беренче мөселманнар арасында булу шәрәфенә иреште.
Әбү Ләһәбнең куллары корысын
Пәйгамбәребезнең өе Әбү Ләһәб белән Гокбә ибне Мөгайт исемле ике явыз мөшрикнең өйләре арасында иде. Алар һәр мөмкинлектә сөекле Пәйгамбәребезгә җәфа кылырга тырышалар иде. Хәтта төннәрен хайван карыннарын Рәсүлуллаһның ишеге төбенә ташлыйлар иде. Аның агасы Әбү Ләһәб моның белән генә канәгатьләнми иде: күршесе Гадинең өеннән аңа таш атып җәфалый иде.
Хатыны Өмме Җәмил дә иреннән калышмый иде: җыеп алган чәнечкеле агач ботакларын Рәсүлуллаһның мөбарәк аякларына кадалсын өчен, ул узачак юлларга сибә иде. Бер көнне Әбү Ләһәб алып килгән пычракны Пәйгамбәребезнең ишеге төбенә түккәндә, аны хәзрәти Хәмзә күреп алды. Ул шундук йөгереп барып, туганы Әбү Ләһәбне тотып алды да алып килгән пычрагын аның башына түкте.
Әбү Ләһәбнең һәм хатынының бу җәфаларыннан соң алар турында Тәббәт сүрәсе иңде, ул «Әбү Ләһәбнең куллары корысын, инде корыды да…» дигән сүзләр белән башлана. Әбү Ләһәбнең хатыны Өмме Җәмил үзләре турында сүрә иңгәнен ишеткәч, Пәйгамбәребезне эзли башлады. Аның Кәгъбә янында икәнен белгәч, кулына бер зур таш алып, шунда китте. Хәзрәти Әбү Бәкер нәкъ шул вакытта Пәйгамбәребез белән сөйләшү шәрәфенә ирешеп утыра иде.
Өмме Җәмилнең кулында таш барлыгын күргәч, ул: «Йә Рәсүлуллаһ! Өмме Җәмил килә. Ул бик явыз хатын, сиңа зарар китерүеннән куркам. Бер читкә китеп торсаң иде, җәфа күрмәс идең», – диде. Рәсүлуллаһ: «Ул мине күрә алмас», – диде. Өмме Җәмил хәзрәти Әбү Бәкернең баш очына килеп басты да түбән сүзләр әйтте: «Әй Әбү Бәкер! Тиз әйт, кайда ул синең дустың! Ул мине дә, иремне дә шигырь белән мыскыллап яманлаган. Ул шагыйрь булса, мин дә, ирем дә шагыйрьләр. Менә мин дә аны шигырь белән мыскыллыйм. Без аңа каршы чыгабыз, аның пәйгамбәрлеген кабул итмибез һәм динен дә яратмыйбыз. Ант итәм, әгәр мин аны күрсәм, шушы ташны башына бәрер идем…» Хәзрәти Әбү Бәкер: «Минем сәедем шагыйрь түгел һәм сине шигырь белән мыскылламады», – дигәч, Өмме Җәмил борылып китеп барды. Хәзрәти Әбү Бәкер Пәйгамбәребезгә борылып: «Йә Рәсүлуллаһ! Ул сине күрмәдеме?» – дип сорады. Ул: «Күрмәде. Аллаһы Тәгалә аның күзен мине күрә алмаслык итте», – диде.2
Пәйгамбәребезнең мөбарәк кызларыннан хәзрәти Өмме Гөлсем Әбү Ләһәбнең улы Готәйбә белән, хәзрәти Рокыя исә аның икенче улы Готбә белән ярәшкән иде, ләкин алар әле кияүгә чыкмаган иде.
Тәббәт сүрәсе иңгәч, җәһәннәмлек Әбү Ләһәб, аның хатыны һәм корәешнең өлкәннәре Готбә белән Готәйбәгә: «Аның кызларын алып, сез аның йөген җиңеләйттегез. Кызларын аерыгыз, ул авырлыкка калсын. Без сезгә корәешләрдән теләгән кызыгызны алып бирербез», – дип тәкъдим иттеләр. Алар: «Ярый, аердык», – диделәр. Готәйбә исемле түбән кеше тагын да ары китте: ул Пәйгамбәребез (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) янына килеп, аны мондый сүзләр белән мыскыл итте: «Әй Мөхәммәд! Мин сине дә, синең динеңне дә танымыйм. Кызыңны да аердым. Инде син дә мине сөймә, мин дә сине сөймим! Син дә миңа килмә, мин дә сиңа килмәм!..» Аннары ул сөекле Пәйгамбәребезгә ташланып, аның мөбарәк якасына ябышты. Күлмәген ертты һәм аны мыскыл итте. Шуннан соң сөекле Пәйгамбәребез аңа каргыш итеп болай диде: «Йә Раббым! Аңа Үзеңнең ерткыч җанварларыңның берсен җибәр!» Бәхетсез Готәйбә атасына барып булганнарны сөйләгәч, Әбү Ләһәб: «Мөхәммәднең улым турындагы каргышыннан куркам», – диде. Берничә көннән соң Әбү Ләһәб улы Готәйбәне сәүдә белән Дәмәшккә җибәрде. Кәрван Зәрка дигән урында кунарга туктады. Тирә-якта бер арыслан йөри башлады. Готәйбә моны күрүгә: «Вай! Ант итәм, Мөхәммәднең (галәйһиссәләм) каргышы кабул булды. Бу арыслан мине ашаячак! Үзе Мәккәдә булса да, минем үтерүчем – ул!» – диде. Бераздан арыслан югалды. Готәйбәне биегрәк бер урынга яткырдылар. Төнлә арыслан тагын килде. Ул кәрвандагыларны берәм-берәм иснәп, Готәйбә янына барып җитте. Аның өстенә сикереп, карынын ярды, башын эләктереп алды һәм коточкыч итеп тешләп, эшен бетерде. Готәйбә: «Мин сезгә: Мөхәммәд – кешеләрнең иң дөрес сүзлесе, дип әйтмәдеммени?» – дип кычкыра-кычкыра җан бирде. Улын арыслан ботарлаганын ишеткән Әбү Ләһәб исә: «Мин сезгә: Мөхәммәднең улым турындагы каргышыннан куркам, дип әйтмәдеммени?» – дип елады.3
«Әбү Ләһәбнең куллары корысын (һәлак булсын), инде корыды да. Аңа малы да (атасыннан мирас калганы), кәсеп иткәне дә файда бирмәде. Ул ялкынлы утка керәчәк, хатыны да – утын ташучы булып, муенында ишелгән бау белән» Тәббәт: 1–5
Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләрне мәңгелек бәхеткә чакыра, аларны Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә өндәп, җәһәннәмдә янмасыннар өчен тырыша иде. Ә мөшрикләр: «Ата-бабаларыбызның дине шушы», – дип, потларга табынуларын дәвам итәләр иде. Пәйгамбәребез аларны кешечә яшәргә, абруйлы һәм шәрәфле булырга, кыйммәтсезлектән котылып, биек, олуг дәрәҗәләргә күтәрелергә чакыра иде. Ә алар үз үҗәтлекләрендә нык торалар иде. Әбү Ләһәб мыскыл итүчеләрнең һәм җәфа кылучыларның иң алдында иде. Ул һәрвакыт Рәсүлуллаһ артыннан йөри, кешеләрне аны тыңлаудан биздерергә, аларның күңелләрендә шик уятырга тырыша иде. Җыелыш урыннарында, ярминкәләрдә Рәсүлуллаһ: «Әй кешеләр! „Ля иләһә илләллаһ“ диегез, котылырсыз!» – дигән саен, Әбү Ләһәб шундук артыннан килеп: «Әй кешеләр! Бу сөйләүче – минем бертуганымның улы. Аның сүзенә һич ышанмагыз. Аннан ерак торыгыз!» – дия иде.
Бер көнне Мөхәммәд галәйһиссәләм Кәгъбә шәриф янында намаз укый иде. Корәешнең өлкәннәреннән Әбү Җәһел, Шәйбә ибне Рабига, Готбә ибне Рабига, Гокбә ибне Әбү Мөгайт булган җиде кешелек мөшрикләр төркеме килеп, Рәсүлуллаһка якын бер урынга утырды. Ул тирәдә бер көн элек суелган дөянең карыны һәм калдыклары ята иде. Түбән Әбү Җәһел янындагыларга борылды да ямьсез бер тәкъдим ясады: «Арагыздан кем шушы дөя карынын алып, Мөхәммәд сәҗдәгә киткәч, аның ике җилкәсе арасына куяр?» Анда булганнарның иң залимы, иң рәхимсезе, иң шәфкатьсезе һәм иң бәхетсезе булган Гокбә ибне Әбү Мөгайт: «Мин эшлим», – дип, шундук урыныннан торды. Пәйгамбәребез сәҗдәдә вакытта, ул карынны эчендәгеләре белән бергә аның мөбарәк җилкәләренә куйды. Моны карап торган мөшрикләр эчләрен тотып көлә башладылар. Пәйгамбәребез сәҗдәсен озайтты, мөбарәк башын күтәрмәде. Шул вакытта мөхтәрәм сәхабәләрдән Габдулла ибне Мәсгуд бу хәлне күрде. Ул бу вакыйганы болай сөйләде:
«Рәсүлуллаһны ул хәлдә күргәч, каным башыма бәрде. Ләкин мине мөшрикләр кулыннан саклый торган кавемем дә, кабиләм дә юк иде. Мин ялгыз, көчсез идем. Ул мизгелдә хәтта сүз әйтергә дә хәлем җитми иде. Мин басып тордым да Рәсүлуллаһка зур кайгы белән карап тордым.
Әх, ул вакытта мине мөшрикләрдән саклый алырлык көчем яки яклаучым булса иде дә, Рәсүл галәйһиссәләмнең мөбарәк җилкәсенә куйганнарын алып ташласам иде! Мин шулай көтеп торганда, Рәсүлуллаһның кызы хәзрәти Фатыймага хәбәр иттеләр. Ул вакытта Фатыйма әле кечкенә иде. Ул йөгереп килде һәм атасы өстендәгеләрне алып ташлады. Моны эшләүчеләргә каргыш итеп, авыр сүзләр әйтте. Ә Рәсүлуллаһ берни булмагандай намазын тәмамлады да өч тапкыр болай диде:
„Аллаһым! Корәештән бу төркемне Сиңа тапшырам! Аллаһым! Әбү Җәһел Гамр ибне Һишамны Сиңа тапшырам! Аллаһым! Готбә ибне Рабиганы Сиңа тапшырам! Аллаһым! Шәйбә ибне Рабиганы Сиңа тапшырам! Аллаһым! Гокбә ибне Мөгайтны Сиңа тапшырам! Аллаһым! Өмәййә ибне Хәләфне Сиңа тапшырам! Аллаһым! Вәлид ибне Готбәне Сиңа тапшырам! Аллаһым! Гомарә ибне Вәлидне Сиңа тапшырам!“
Үзләренә каршы бу каргышны ишеткән мөшрикләр көлүдән туктадылар, курка башладылар. Чөнки алар Бәйтуллаһта кылынган доганың кабул булачагына ышаналар иде. Рәсүлуллаһ Әбү Җәһелгә: „Аллаһ белән ант итәм, син я моннан туктарсың, я Аллаһы Тәгалә синең башыңа бер бәла иңдерер“, – диде. Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, Рәсүлуллаһ исемнәрен атаган бу кешеләрнең һәрберсенең Бәдер сугышында үтерелеп, җиргә ауганын, аннары эсседән сасыган үләксә хәлендә Бәдер чокырына ташланганын күрдем».
Бер көнне Әбү Җәһел Бәйтуллаһта корәеш мөшрикләренә болай диде: «Әй корәешләр! Күрәсез, Мөхәммәд динебезне гаепләүдән, потларыбызга һәм аларга табынган ата-бабаларыбызга тел тидерүдән, безгә акылсызларга караган кебек караудан туктамый. Сезнең алдыгызда ант итеп әйтәм: иртәгә ул монда килеп намаз укыганда сәҗдәгә киткәч, мин аның башына үзем дә көчкә күтәрә алырлык бер ташны бар көчем белән бәрермен. Аннан соң сез мине Габделмотталиб угылларыннан яклыйсызмы, якламыйсызмы – үзегез беләсез. Мин аны үтергәч, аның туганнары миңа теләгәннәрен эшләсеннәр…» Анда булган мөшрикләр аны котыртып: «Ант итәбез, без сине яклыйбыз да, беркемгә дә тапшырмыйбыз да. Син аны үтер генә!» – диделәр. Иртә белән Әбү Җәһел кулына бер зур таш тотып Кәгъбәгә килде. Ул мөшрикләр янына утырып, көтә башлады. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) гадәттәгечә Бәйтуллаһка килеп, намаз укый башлады. Әбү Җәһел урыныннан торып, кулындагы зур ташны бәрер өчен Рәсүлуллаһка таба атлады. Барлык мөшрикләр бу хәлне дулкынланып күзәтеп торалар иде. Әбү Җәһел Рәсүлуллаһка якынлашкач, кинәт калтырана башлады. Зур таш кулыннан җиргә төште, йөзе көл кебек агарды, һәм ул зур курку белән артка чигенде. Гаҗәпкә калган мөшрикләр Әбү Җәһел янына килеп: «Әй Гамр ибне Һишам! Әйт, ни булды?» – дип сорадылар. Әбү Җәһел: «Нәкъ аны үтерергә дип ташны күтәргәндә, алдыма бер ярсу дөя чыкты. Ант итәм, гомеремдә мондый озын аяклы, үткен тешле, шундый куркыныч дөяне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Тагын бераз якынлашсам, ул мине һичшиксез үтерер иде», – диде. Тагын бер көнне Әбү Җәһел мөшрикләрне җыеп: «Габдулланың ятиме монда намаз укыймы, йөзен туфракка ышкыймы?» – дип сорады. Алар: «Әйе», – диделәр. Шул сүзне генә көтеп торган Әбү Җәһел: «Әгәр мин аны шул хәлдә күрсәм, башын аягым белән изәчәкмен», – диде. Бер көнне пәйгамбәрләр сәеде Кәгъбә янында намазга баскан иде. Әбү Җәһел дә иптәшләре белән утыра иде. Ул урыныннан торып, Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) таба атлады. Ул бик якын килде, ләкин кинәт кулы белән йөзен сыпырып, кача башлады. Мөшрикләр аның янына барып: «Ни булды? Бу ни хәл синдә?» – диделәр. Әбү Җәһел: «Безнең арада ут чокыры пәйда булды. Кайбер кешеләрнең миңа ташланганын күргәч, кире борылдым», – дип җавап бирде. Вәлид ибне Могыйра, Әбү Җәһел (Гамр ибне Һишам), Әсвәд ибне Мотталиб, Өмәййә ибне Хәләф, Әсвәд ибне Габде Ягус, Гас ибне Ваил, Харис ибне Кайс кебек мөшрикләрнең өлкәннәре Рәсүлуллаһны күргән саен: «Бу да үзен пәйгамбәр, янына Җәбраил килә дип уйлый», – дип мыскыл итәләр иде. Шуның аркасында Хәбибе әкрам бик кайгырган бер көнне Җәбраил галәйһиссәләм килде һәм берничә изге аять китерде. Мәгънәсе буенча:
«(Әй Рәсүлем!) Ант булсын, синнән элек җибәрелгән пәйгамбәрләрдән дә мыскыллап көлделәр. Аларны мыскыл итүчеләрне һәм алардан (пәйгамбәрләрдән) көлүчеләрне мыскылларының җәзасы итеп бәла һәм газап һәр яктан чолгап алды».4 «Һичшиксез, сине мыскыл итүчеләргә каршы Без җитәрлекбез. Алар Аллаһы Тәгалә белән бергә башка илаһ таныйлар. Алар тиздән (башларына киләчәк ахырны) белерләр. Без, әлбәттә, беләбез: аларның сүзләреннән (ширек катуларыннан, Коръән Кәримгә тел тидерүләреннән һәм сиңа мыскыллы сүзләр әйтүләреннән) синең күкрәгең тарая, эчең поша».5
«Әй Әбү Җәһел! Аллаһ белән ант итәм, син я моннан туктарсың, я Аллаһы Тәгалә синең башыңа бер бәла иңдерер» Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм
Бер көнне Галәм Солтаны Мөгаззәмә Кәгъбәне тавәф кылганда, Җәбраил галәйһиссәләм килде дә: «Миңа аларның (мыскыл итүчеләрнең) эшен бетерергә боерылды», – диде. Бераздан алар алдыннан Вәлид ибне Могыйра узды. Җәбраил галәйһиссәләм: «Бу узып баручы нинди кеше?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Ул – Аллаһы Тәгаләнең иң начар бәндәләреннән берсе», – диде. Шунда Җәбраил галәйһиссәләм Вәлиднең аягына ишарәләде дә: «Мин аның эшен бетердем!» – диде. Бераздан Гас ибне Ваил узып бара иде. Аның турында да сорап, шул ук җавапны алгач, Җәбраил аның карынына ишарәләде дә: «Аңа да чиген күрсәттем!» – диде. Әсвәд ибне Мотталиб узганда – аның күзенә, Габде Ягусны күргәч, аның башына ишарә итте. Харис ибне Кайс узганда аның карынына ишарәләде дә: «Әй Мөхәммәд! Аллаһы Тәгалә сине боларның явызлыгыннан коткарды. Тиздән аларның һәрберсе бер бәлагә юлыгачак», – диде.
Гас ибне Ваилның аягына чәнечке керде. Никадәр дәваласалар да, аның дәвасын таба алмадылар. Ахырда аның аягы дөя муены кебек шешенде, һәм ул: «Мөхәммәднең Аллаһы мине үтерде!» – дип ачыргаланып кычкыра-кычкыра җан бирде.
Әсвәд ибне Мотталибның күзләре сукыр булды. Җәбраил галәйһиссәләм аның башын агачка бәреп, аны һәлак итте.
Әсвәд ибне Габде Ягус Бадес-Сәмум дигән урында булганда, аның йөзе дә, гәүдәсе дә кап-кара булды. Өенә кайткач, аны танымадылар һәм ишектән куып җибәрделәр. Ул хәсрәтеннән башын өенең ишегенә бәрә-бәрә үлде.
Харис ибне Кайс исә тозлы балык ашаган иде. Аның эче яна башлады, ялкыны арта барды. Никадәр су эчсә дә, сусавы басылмады. Ахырда ул ярылып үлде. Вәлид ибне Могыйраның да балтырына тимер кисәге керде. Ярасы төзәлмәде, ул бик күп кан югалтты һәм ул да: «Мөхәммәднең Аллаһы мине үтерде!» – дип ачыргаланып кычкыра-кычкыра җан бирде.
Шулай итеп, аларның һәрберсе эшләгәннәренең җәзасын күрде. Моннан тыш, мөшрикләрнең җәһәннәмдә мәңге калачаклары изге аятьләрдә белдерелде. Бер көнне сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Хәкәм ибне Әбүл-Гаска очрады. Пәйгамбәребез киткәннән соң Хәкәм Рәсүлуллаһның артыннан мыскыл итеп, авызын, йөзен һәм гәүдәсен кыйшайтып кыланды.
Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Хәкәмнең эшләгәннәрен пәйгамбәрлек нуры белән күрде һәм аның шулай калуы өчен дога кылды. Хәкәмнең гәүдәсен калтырау алды, һәм ул гомеренең ахырына кадәр шулай калды.
Мөхтәрәм сәхабәләргә кылынган газаплар
Мөшрикләр Пәйгамбәребезгә генә җәфа кылмыйлар иде. Алар аның данлы сәхабәләрен дә (радыяллаһу ганһүм) газаплыйлар иде. Бигрәк тә ярлы, яклаучысыз кешеләрне сайлыйлар һәм кулларыннан килгән, акылга-уйга сыймаслык җәбер-золымны һич тартынмыйча эшлиләр иде. Газапка иң күп дучар булганнар – Билал Хәбәши, Зиннирә Хатын, Хәббаб ибне Әрәт, Гаммар ибне Ясир һәм аның гаиләсе (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн) иде. Аларның кайберләрен кояш эссесендә кызган ташлар белән көйдерәләр, кайберләрен ач-сусыз тотып: «Мөхәммәднең диненнән баш тарт!» – дип газаплыйлар иде. Алар исә бу түзеп булмаслык җәфаларга сабыр итәләр һәм ислам диненнән һич тә кайтмыйлар иде.
Аллаһ бер, Аллаһ бер
Өмәййә ибне Хәләф исемле бер мөшрикнең колы булган хәзрәти Билал Әбү Бәкер Сыйддыйк аркылы мөселман булган иде. Өмәййә унике колы арасыннан Билалны иң яратканга, аны потханәгә сакчы итеп куйган иде. Хәзрәти Билал мөселман булгач, потханәдәге барлык потларны сәҗдә кылгандагы кебек йөзтүбән капландырды. Бу хәбәр Өмәййәгә ирешкәч, аны зур дәһшәт биләп алды. Ул Билалны чакыртып: «Син мөселман булгансың, Мөхәммәднең Раббысына сәҗдә кыласың, имеш, шулаймы?» – дип сорады. Хәзрәти Билал: «Әйе. Мин бөек һәм олуг булган Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылам», – диде. Өмәййә үзенә ошамаган бу җавапны алгач, шундук Билалны җәфаларга, газапларга тотынды. Өйлә вакытында кояш нәкъ түбәгә менгәч, ул аны чишендерә дә эсседән кызып беткән ташларны ялангач тәненә куеп көйдерә иде. Ут кебек янган ташларның бер өлешен аның аркасына, кайберләрен карыны өстенә өйгәч: «Ислам диненнән баш тарт!.. Ләт белән Гоззә потларына иман китер!» – дия иде. Ә хәзрәти Билал: «Аллаһы Тәгалә бер! Аллаһы Тәгалә бер!» – дип иманын белдерә иде.
Өмәййә ибне Хәләф аның бу сабырлыгын күргән саен котыра, аны чәнечкеләр өстеннән сөйрәп, тәнен яралый һәм газаплый иде. Ә хәзрәти Билал тәненнән агып торган канга игътибар итмичә: «Аллаһым! Синнән килгәнгә разыймын! Аллаһым! Синнән килгәнгә разыймын!» – дия һәм иманында нык тора иде. Хәзрәти Билал бу хәлен болай сөйләде:
«Ул явыз Өмәййә мине көндез эсседә бәйләп куя, ә төнлә газаплый иде. Бик эссе көн иде. Ул гадәттәгечә тагын газаплый башлады. Мине исламнан баш тарттырыр өчен: „Потларыбызга табын! Мөхәммәднең Аллаһын инкарь ит, инкарь ит, инкарь ит!“ – дигән саен, мин: „Аллаһ бер! Аллаһ бер!“ – дия идем. Ачуын чыгару өчен, шул көнне ул күкрәгем өстенә бик зур кыя таш куйды. Шул мизгелдә мин аңымны югалтканмын. Аңыма килгәч, өстемдәге ташның алынганын, кояшның болыт артына кергәнен күрдем. Аллаһы Тәгаләгә шөкер иттем һәм үз-үземә: „Әй Билал! Җәнабе Хактан килгән һәр нәрсә гүзәл, күңелле“, – дидем».
Тагын бер көнне Өмәййә ибне Хәләф Билал Хәбәшине газаплар өчен тышка алып чыкты. Ул аның киемнәрен салдырып, ыштаннан гына калдырды да яндыргыч эсседә кызу комга яткырып, өстенә ташлар өйде. Мөшрикләр җыелып, аны авыр газапладылар: «Диненнән баш тартмасаң, сине үтерәчәкбез», – диделәр. Ә Билал Хәбәши бу түзеп булмаслык газаплар астында: «Аллаһ бер! Аллаһ бер!» – дия иде. Шул вакытта сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шуннан узып бара иде. Хәзрәти Билал Хәбәшинең бу хәлен күргәч, ул бик кайгырды һәм: «Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтүең сине коткарыр», – диде.
Пәйгамбәребез өенә кайтканнан соң бераздан аның янына хәзрәти Әбү Бәкер килде. Пәйгамбәребез Билал Хәбәши чиккән газапларны Әбү Бәкер Сыйддыйкка сөйләде дә: «Бик кайгырдым», – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер шундук анда барды. Ул мөшрикләргә: «Билалга шулай эшләүдән сезгә ни файда? Аны миңа сатыгыз», – диде. Алар: «Дөнья тулы алтын бирсәң дә сатмыйбыз. Ләкин синең колың Гамирга алыштыра алабыз», – диделәр. Хәзрәти Әбү Бәкернең колы Гамир аның сәүдә эшләрен алып бара һәм бик күп акча эшли иде. Аның үз малыннан тыш ун мең алтыны бар иде. Ул хәзрәти Әбү Бәкернең ярдәмчесе булып, аның бөтен эшләрен йөртә иде. Ләкин ул кяфер иде һәм көферендә нык тора иде. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Гамирны бөтен малы һәм акчасы белән бергә Билал өчен сезгә бирдем», – диде. Өмәййә ибне Хәләф һәм башка мөшрикләр бик шатланып: «Әбү Бәкерне алдадык», – диделәр.
«(Әй Рәсүлем!) Ант булсын, синнән элек җибәрелгән пәйгамбәрләрдән дә мыскыллап көлделәр. Аларны мыскыл итүчеләрне һәм алардан (пәйгамбәрләрдән) көлүчеләрне мыскылларының җәзасы итеп бәла һәм газап һәр яктан чолгап алды» Әнгам: 10
Хәзрәти Әбү Бәкер шундук Билал Хәбәши өстендәге авыр ташларны алып ташлады һәм аны аякка бастырды. Билал Хәбәши авыр газаплар аркасында бик хәлсезләнгән иде. Әбү Бәкер аны кулыннан тотып, туп-туры сөекле Пәйгамбәребез янына алып килде дә: «Йә Рәсүлуллаһ! Бүген мин Билалны Аллаһ ризалыгы өчен азат иттем», – диде. Рәсүлуллаһ бик шатланды һәм хәзрәти Әбү Бәкергә күп дога кылды. Шул вакытта Җәбраил галәйһиссәләм Әбү Бәкернең җәһәннәмнән ерак икәне турында сөенечле хәбәр биргән Ләйл сүрәсенең 17 һәм 18 нче изге аятьләрен китерде. Ул изге аятьләрдә мәгънәсе буенча болай диелде: «Ул кеше (хәзрәти Әбү Бәкер кебек) бик тәкъва булып (ширектән һәм гөнаһлардан сакланып), Аллаһы Тәгалә хозурында пакь булу өчен (һәм илаһи вәгъдәгә ирешү өчен) малын хәер юлында сарыф итә; ул аннан (җәһәннәмнән) ерак кылынды».
Күрелмәгән газап
Хәббаб ибне Әрәт хәзрәтләре дә диненнән кайтару өчен золым күргәннәрдән иде. Хәзрәти Хәббабның да яклаучысы юк иде, ул Өмме Әнмар исемле бер мөшрик хатынның колы иде.
Аны яклый алырлык туганы булмаганга, мөшрикләр җыелалар да аның мөбарәк тәнен ялангачлап, өстен чәнечкеләр белән тырныйлар иде. Кайчак ялангач тәненә тимер күлмәк кидереп, кояш астында тоталар иде. Кояшта яки утта кыздырган ташларны ялангач тәненә басып: «Диненнән баш тарт! Ләт белән Гоззәгә табын!» – диләр иде. Ә Хәббаб иманында нык торып: «Ля иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ», – дип, аларга каршы тора иде.
Бер көнне мөшрикләр җыелып, бер мәйданда ут яктылар. Хәзрәти Хәббабны бәйләп, шунда алып килделәр. Аны чишендереп, ут өстенә яткырдылар. Алар я аны диненнән кайтарырга, я утта яндырырга телиләр иде. Ут уртасына чалкан яткырылган хәзрәти Хәббаб: «Аллаһым! Син минем хәлемне күрәсең, халәтемне беләсең. Күңелемдәге иманны ныгыт, миңа зур сабырлык бир!» – дип дога кыла иде. Мөшрикләрнең берсе аягы белән хәзрәти Хәббабның күкрәгенә басты. Ләкин алар Аллаһы Тәгаләнең иман китерүчеләрне саклавын белмиләр иде.
Еллар узгач, Хәббабтан бу вакыйга турында сорадылар. Ул аркасын ачып, пешү эзләрен күрсәтте дә: «Минем өчен ут яктылар, аннары мине сөйрәп, шуның эченә ташладылар. Ул утны бары тик минем итем генә сүндерде», – диде.
Хәзрәти Хәббабны тышта шулай газаплаганда, аның хуҗасы Өмме Әнмар да аны диненнән кайтару өчен утта тимерне кыздыра да башына басып көйдерә иде. Ул дине өчен бу газапларның барысына да түзә, алар тәкъдим иткәнне эшләми һәм иманыннан кайтмый иде.
Бер көнне хәзрәти Хәббаб сөекле Пәйгамбәребез янына килде дә: «Йә Рәсүлуллаһ! Мөшрикләр тышта мине кайда күрсәләр, шунда утта яндыралар. Өйдә исә хуҗам Өмме Әнмар кыздырылган тимер белән башымны көйдерә. Догаңны үтенәм!» – диде. Аннары аркасындагы һәм башындагы пешү эзләрен күрсәтте. Пәйгамбәребез аның бу хәлен бик кызганды. Ул Хәббабның диненнән кайтмас өчен чиккән газапларына, аңа кылынган золымга түзә алмады һәм: «Йә Раббым! Хәббабка ярдәм ит!» – дип дога кылды. Җәнабе Хак Үз Рәсүленең догасын шундук кабул итте һәм Өмме Әнмарның башына каты авырту бирде. Өмме Әнмар баш авыртуыннан таңнарга кадәр ыңгыраша иде. Аңа дәва итеп утта кыздырылган тимер белән башын көйдерергә кирәк икәнен әйттеләр. Ахырда ул Хәббабны чакырып, тимер таякны утта кыздырырга һәм башын көйдерергә боерды… Һәм хәзрәти Хәббаб тимер белән аның башын көйдерә иде…
Исламның беренче көннәрендә мөшрикләр Хәббаб ибне Әрәтнең хәленә әллә ни игътибар итмиләр иде. Ләкин көннән-көн иман китерүчеләр саны арта барды. Ахырда алар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, бу эшкә җитди карарга мәҗбүр булдылар. Алар хәзрәти Хәббабны газаплауны көчәйттеләр: чамасыз суктылар, кыйнадылар, яраладылар, газап өстенә газап кылдылар…
Шуларның барысына карамастан, хәзрәти Хәббаб иманыннан бер мыскал да чигенмәде. Ләкин җәфа һәм газаплар түзеп булмаслык хәлгә җиткән иде. Ул булган хәлләрне Галәм Сәеденә сөйләп: «Йә Рәсүлуллаһ! Без чиккән газаплардан котылуыбыз өчен дога кылмассыңмы?» – диде.
Шуннан соң Рәсүлуллаһ болай диде: «Сездән элекке өммәтләр арасында шундый кешеләр бар иде: тимер тарак белән аларның тиресен, итләрен сыдырып кырганнар, ләкин бу газап та аларны диннәреннән кайтара алмаган. Аларны пычкы белән баш түбәсеннән ике итеп ярганнар, ләкин бу газаплар да аларны диннәреннән кире бора алмаган. Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, бу эшне (исламны) тәмамлаячак. Аны бөтен диннәрдән өстен итәчәк. Хәтта хайванына атланып, Санадан Хадрамәүткә кадәр берүзе барган кеше Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнән дә курыкмаячак, сарыклары турында да бүре һөҗүменнән башка бер борчылу да белмәячәк. Ләкин сез ашыгасыз». Аннары ул Хәббабка дога кылды һәм аның аркасыннан сыйпады. Рәсүлуллаһның рухларга азык һәм шифа булган бу ягымлы сүзләре Хәббабның сызлавын басты.
Явыз мөшрик Гас ибне Ваил бигрәк тә хәзрәти Хәббабка шактый бурычлы иде. Хәббаб бурычын сорап аның янына барды. Гас ибне Ваил Хәббабка: «Мөхәммәдне инкарь итмичә, сиңа алачагыңны бирмим», – диде. Хәзрәти Хәббаб: «Аллаһ белән ант итәм, мин исән чакта гына түгел, үлгәннән соң каберемнән торгач та Пәйгамбәремне һич тә кире какмам, инкарь итмәм. Һәр нәрсәдән баш тартырмын, ләкин аны инкарь итә алмам», – дип җавап бирде. Шуннан соң Гас ибне Ваил: «Үлгәннән соң терелербезмени? Әгәр андый нәрсә булса, ул вакытта минем малым да, балаларым да булачак. Бурычымны сиңа шул көнне түләрмен», – диде.
Гас ибне Ваилның бу сүзләре сәбәпле Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә Мәрьям сүрәсенең 77–79 нчы изге аятьләрендә мәгънәсе буенча болай диде: «(Әй Хәбибем!) Безнең аятьләребезне инкарь итеп: „Миңа, әлбәттә, (кыямәт көнендә) мал да, бала-чага да биреләчәк“, – дигән кешене (Гас ибне Ваилны) күрдеңме? Ул гайбны белгәнме, әллә Рахман хозурыннан берәр вәгъдә алганмы? Юк, алай түгел! Без аның әйткәнен язачакбыз (кыямәт көнендә моның өчен аннан хисап алачакбыз) һәм аның газабын арттырганнан-арттырачакбыз».
Аңын югалтканчы газаплау
Мөшрикләр газаплаганда хатын-кыз, ир-ат дип аермыйлар иде. Беренче мөселманнардан булган һәм беркеме дә булмаган Зиннирә Хатын да кол иде. Аның мөселман булганын белгән мөшрикләр аны да газаплаудан һич тартынмадылар. Зиннирә Хатынны Ләт белән Гоззә потларына табынырга мәҗбүр итәләр, бугазын кысалар, сулыш ала алмыйча аңын югалтканчы газаплыйлар иде. Шулай да ул диненнән һич тә кайтмый, аларның сүзләрен тыңламый иде. Бигрәк тә Әбү Җәһел аны бик күп газаплады. Шуның аркасында Зиннирәнең күзләре күрми башлады. Бервакыт Әбү Җәһел: «Күрдеңме? Ләт белән Гоззә синең күзеңне сукыр итте!» – дигәч, Зиннирә Хатын иманын белдереп: «Әй Әбү Җәһел! Аллаһ белән ант итәм, ул син әйткәнчә түгел. Син Ләт һәм Гоззә дигән потлар бернәрсәгә дә ярамый, аларның үзләренә табынучылардан да, табынмаучылардан да хәбәрләре юк. Минем Раббым күземнең нурын бирергә һәм мине элекке хәлемә кайтарырга, әлбәттә, кадир», – диде.
«(Әй Билал!) Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтүең сине коткарыр» Хәдис шәриф
Әбү Җәһел хәзрәти Зиннирәнең какшамас иманын күреп аптырап калды. Аллаһы Тәгалә Зиннирәнең догасын кабул итте, һәм аның күзләре элеккегә караганда да яхшырак күрә башлады. Әбү Җәһел һәм корәеш мөшрикләре моны күрсәләр дә, үҗәтләнеп, иман китермәделәр. Өстәвенә алар: «Бу да аларның пәйгамбәренең бер сихере! Мөхәммәд юлыннан баручы бу акылсызларга гаҗәпләнмисезмени? Әгәр алар барган юл хәерле һәм дөрес булса, без аңа алардан алдарак иярер идек. Димәк, бездән алда бер кол дөреслекне тапканмыни?» – диделәр.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә Әхкаф сүрәсенең 11 нче изге аятен иңдерде. Мәгънәсе буенча: «Ул кяферләр иман китерүчеләр турында: „Әгәр анда (исламда) берәр хәер булса, алар (ярлылар, бичаралар) бу эштә бездән алга чыга алмаслар, бездән алда аңа ашыкмаслар иде“, – диделәр. Ә алар аның белән (мөэминнәр кебек Коръән Кәрим белән) һидаятькә ирешмәгәнгә күрә, (Коръән Кәримне инкарь итәр өчен) „Бу Коръән Кәрим (Мөхәммәд уйлап чыгарган) – иске ялган“, – диячәкләр».
Дарел-Әркам
Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөшрикләрнең аның сәхабәләренә кылган золымнарына һәм газапларына бик кайгыра иде. Исламны тарату һәм өйрәнү өчен куркынычсыз бер урын кирәк иде. Пәйгамбәребез бу изге вазифа өчен хәзрәти Әркамның өен сайлады.6 Бу йорт Сафа калкулыгының көнчыгышында, тар бер урам эчендә, биегрәк урында иде. Моннан Мөгаззәмә Кәгъбә ачык күренә иде. Йортның керү-чыгу юлы узып йөрүчеләрне күзәтеп тору өчен бик уңайлы иде. Моннан тыш хәзрәти Әркам Мәккәнең өлкәннәреннән, абруе зур кеше иде. Хәбибе әкрам бу йортта сәхабәләренә исламны аңлата иде. Яңа мөселман булачаклар монда килеп, ислам белән шәрәфләнәләр, Рәсүлуллаһның күңелләргә дәва булган мөбарәк сүзләрен тыңлап, бәрәкәт табалар иде. Алар Пәйгамбәребезне, башларына кош кунган да, сөйләшсәләр, очып китәр кебек, тын да алмыйча тыңлыйлар иде. Аның мөбарәк сүзләрен, бер сүзен дә калдырмыйча, йотып алгандай, яттан өйрәнәләр иде. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) көндезләрен Әркамның өендә үткәрә һәм иртәдән кичкә кадәр сәхабәләрен тәрбияләү белән шөгыльләнә иде. Бу урын мөселманнарның беренче үзәге – «Дарел-Ислам» иде. Беренче мөселманнар монда җыелалар һәм шулай итеп мөшрикләрнең һәр төрле явызлыгыннан саклана иделәр.
Үтергәнче газаплау
Гаммар ибне Ясир болай сөйли: «Дарел-Әркамга барып, Рәсүлуллаһны күреп, мөселман булырга тели идем. Ишек төбендә хәзрәти Сөһәйбкә очрадым. „Син монда нишлисең?“ – дип сорагач, ул миңа да шул ук сорауны бирде. Мин: „Хәзрәти Мөхәммәд хозурына кереп, аның сүзләрен тыңлап, мөселман булырга телим“, – дидем. Ул да: „Мин дә шуның өчен килгән идем“, – диде. Без бергәләп аның биек һәм шәрәфле хозурына кердек. Ул безгә исламны аңлатты. Без шатланып мөселман булдык».7
Гаммар мөселманлыгын ачыктан-ачык белдерүдән курыкмаган мөҗаһидләрнең берсе иде. Ул диненнән кайтмас өчен иң авыр газапларга түзә иде. Мөшрикләр аны ялгыз тапкан вакытта, Мәккә кыяларына, Рамда дигән урынга алып баралар, киемнәрен салдырып, тимер күлмәк кидерәләр иде.
Шулай итеп, аны яндыргыч кояш астында тоталар һәм газаплыйлар иде. Кайчак аркасын ут белән көйдерәләр, ул бетмәс-төкәнмәс газапларга дучар була иде. Һәр тапкыр алар: «Инкарь ит!.. Инкарь ит!.. Ләт белән Гоззәгә табын да, котыл!..» – диләр иде. Ә хәзрәти Гаммар бу түзеп булмаслык газапларга зур сабырлык белән түзеп: «Раббым – Аллаһ, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәләм», – дип җавап бирә иде. Мөшрикләр моннан тагын да ныграк ачуланалар, аның күкрәге өстенә эсседән кызган кыя ташларны куялар, кайчак коега ташлап, суга батырырга тырышалар иде. Бер көнне Гаммар ибне Ясир сөекле Пәйгамбәребез хозуры белән шәрәфләнгәч: «Йә Рәсүлуллаһ! Мөшрикләрнең безгә кылган газаплары соңгы чигенә җитте», – диде. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Гаммарның хәлен кызганды һәм: «Сабыр ит, әй Яхзанның атасы!» – диде, аннары: «Йә Раббым! Гаммар гаиләсеннән беркемгә дә җәһәннәм газабын татытма!» – дип дога кылды.
Беренче шәһит, беренче кан
Хәзрәти Гаммарның атасы Ясир, анасы Сөмәййә, туганы Габдулла бөтен гаиләләре белән мөселман булган иделәр. Мөшрикләр хәзрәти Гаммарга кылган газапларыннан да күбрәген аның анасына, атасына һәм туганына кыла иделәр. Газаплаганда мөшрикләр аларга көфер сүзләре әйттерергә телиләр иде, ә тегеләр: «Тиребезне тунасагыз да, итебезне кисәкләп турасагыз да, сезне тыңламыйбыз», – дип җавап бирәләр һәм: «Ля иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ», – диләр иде. Тагын бер көнне Бәтха дигән урында Ясир гаиләсен бергә газаплаганда, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шуннан узып бара иде. Сәхабәләренең бу түзеп булмаслык газапларын күргәч, ул бик кайгырды. Хәзрәти Ясир: «Йә Рәсүлуллаһ! Гомеребез гел шулай газап белән үтәрме?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Сабыр итегез, әй Ясир гаиләсе! Сөенегез, әй Гаммар гаиләсе! Һичшиксез, сезнең бүләк урыныгыз – җәннәт», – диде. Тагын бер көнне Мәккә мөшрикләре Гаммарны ут белән газаплыйлар иде. Рәсүлуллаһ шунда килде дә: «Әй ут! Ибраһимга (галәйһиссәләм) булган кебек, Гаммарга да салкын һәм зарарсыз бул!» – диде. Соңыннан Гаммар аркасын ачканда, утның эзе күренә иде. Бу эз Рәсүлуллаһның догасыннан элек калган иде. Тагын бер көнне, Ясир гаиләсен газаплаганда, алар хәзрәти Ясирны һәм аның улы хәзрәти Габдулланы ук белән атып шәһит иттеләр. Әбү Җәһел хәзрәти Сөмәййәнең мөбарәк аякларын бау белән бәйләтте. Бауларның очларына ике дөя бәйләтеп, аларны ике якка кудырды һәм шулай итеп хәзрәти Сөмәййәне ботарлатып, шәһит итте. Рәхимсез, кансыз залим Әбү Җәһелнең һәм башка мөшрикләрнең Ясир гаиләсен газаплап шәһит итүләре турындагы хәбәрне Пәйгамбәребез һәм мөхтәрәм сәхабәләр (галәйһимур-ридван) ишеткәч, бик кайгырдылар. Бу вакыйга сәхабәләрнең бер-берсенә тагын да ныграк бәйләнүенә, берләшүенә сәбәп булды.8 Мөхтәрәм сәхабәләр намаз укыйсылары килгәндә, беркем булмаган урыннарга китәләр һәм анда гыйбадәтләрен яшерен генә кылалар иде. Шундый көннәрнең берсендә Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Сәгыйд ибне Зәйд, Габдулла ибне Мәсгуд, Гаммар ибне Ясир һәм Хәббаб ибне Әрәт Мәккә үзәнлекләреннән Әбү Дүбб дигән урында намаз укыйлар иде. Шул вакытта аларны эзәрлекләп йөргән Әхнәс ибне Шәрик һәм кайбер мөшрикләр алар янына килеп, гыйбадәтләреннән көлә, аны яманлый башладылар. Моңа түзә алмаган хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас һәм аның иптәшләре мөшрикләргә ташландылар. Хәзрәти Сәгъд кулына эләккән бер дөя сөяге белән кяферләрнең берсенең башына сугып, аны ярды. Мөшрикләр куркып качтылар. Шулай итеп, мөселманнар беренче тапкыр кяфер канын түктеләр.
«Әй Әбү Җәһел! Аллаһ белән ант итәм, ул син әйткәнчә түгел. Син Ләт һәм Гоззә дигән потлар бернәрсәгә дә ярамый, аларның үзләренә табынучылардан да, табынмаучылардан да хәбәрләре юк. Минем Раббым күземнең нурын бирергә һәм мине элекке хәлемә кайтарырга, әлбәттә, кадир» Зиннирә Хатын (радыяллаһу ганһә)
Хәзрәти Әбү Зәр Гыйфаринең мөселман булуы
Кешеләр берәм-берәм һидаятькә ирешәләр, исламның нуры Мәккәдән читтә дә таралып, галәмне яктырта башлаган иде. Исламның тууы һәм таралуы турындагы хәбәрләрне ишеткән мөшрикләр аңа киртә кую юлларын эзлиләр иде. Ахырда бу хәбәр Бәни Гыйфар кабиләсенә дә барып җитте. Әбү Зәр Гыйфари бу хәбәрне ишетүгә, туганы Үнәйсне Мәккәгә җибәреп, хәлне белешеп кайтуын сорады. Үнәйс Мәккәгә барып, Пәйгамбәребез мәҗлесендә булды. Ул сокланып кайтты. Туганы Әбү Зәр хәзрәтләре: «Нинди хәбәр алып кайттың?» – дип сорагач, ул: «Әфәндем! Аллаһ белән ант итәм, гел хәерне, яхшылыкны боерган һәм явызлыклардан тыйган бик бөек бер затны күрдем», – диде. Әбү Зәр Гыйфари: «Ярый, ә кешеләр аның турында нәрсә сөйлиләр?» – дигәч, заманның мәшһүр шагыйрьләреннән булган туганы Үнәйс болай дип җавап бирде: «Шагыйрь, каһин, сихерче, диләр. Ләкин аның сүзләре каһиннәрнең, сихерчеләрнең сүзләренә охшамый. Мин аның әйткәннәрен шагыйрьләрнең төрле шигырьләре белән дә чагыштырдым. Аларга да охшамый. Тиңе булмаган бу сүзләрне һичкемнең сүзе белән дә үлчәп булмый. Аллаһ белән ант итәм, ул зат хакны белдерә, дөресен сөйли. Аңа ышанмаучылар – ялганчылар, алар адашуда». Бу хәбәрдән соң Әбү Зәр Гыйфари Мәккәгә барырга, Пәйгамбәребезне күреп мөселман булырга карар кылды. Кулына бер таяк һәм бераз азык алып, ул дәрт белән Мәккә юлына чыкты. Мәккәгә барып җиткәч, ул үзенең хәлен беркемгә дә сөйләмәде. Чөнки мөшрикләр Пәйгамбәребезгә һәм яңа мөселман булганнарга каты дошманлык кылалар, җәфаларын көннән-көн арттыралар иде. Бигрәк тә мөселман булган, яклаучысы булмаган һәм чит җирдән килгән кешеләрне бик нык газаплыйлар иде. Әбү Зәр Мәккәдә беркемне дә белми иде. Ул монда чит, ят кеше иде. Шуңа күрә ул беркемнән бернәрсә дә сорамады. Кәгъбә янында Рәсүлуллаһны күрер өчен җай көтә, аның кайда икәнен белер өчен бер билге эзли иде. Кичкә таба ул бер урам почмагына китеп утырды. Хәзрәти Гали Әбү Зәрне күрде. Аның чит кеше икәнен аңлап, өенә алып китте. Гали хәлен сорамагач, Әбү Зәр серен ачмады. Иртә җиткәч, ул тагын Кәгъбәгә китте. Кичкә кадәр йөрсә дә, теләгенә ирешә алмады. Ул элекке урынына барып утырды. Хәзрәти Гали ул кичне дә шуннан узып бара иде. «Бу бичара һаман да эзләгән йортын таба алмаган», – дип, аны тагын өенә алып китте. Иртә белән Әбү Зәр тагын Бәйтуллаһка барды һәм үзенең почмагына барып утырды. Хәзрәти Гали аны янә өенә чакырды. Бу юлы ул аның кайдан һәм ни өчен килгәнен сорады. Әбү Зәр хәзрәтләре: «Әгәр миңа дөрес мәгълүмат бирергә нык сүз бирсәң, әйтермен», – диде. Хәзрәти Гали: «Әйт, хәлеңне беркемгә дә ачмам», – дигәч, Әбү Зәр Гыйфари: «Монда бер пәйгамбәр чыкканын ишеттем. Аның белән күрешергә һәм аның хозурына ирешергә килдем», – диде. Хәзрәти Гали болай диде: «Син дөрес юлны тапкансың, акыллы эш эшләгәнсең. Хәзер мин ул зат янына барам. Минем артымнан бар, мин кергән йортка син дә кер. Әгәр юлда сиңа берәрсе зарар китерәчәген сизсәм, аяк киемемне төзәткән кебек кыланырмын. Шул вакытта син мине көтмичә, узып китәрсең». Әбү Зәр Гыйфари хәзрәти Гали артыннан китте. Ахырда ул Пәйгамбәребезнең мөбарәк йөзен күрү шәрәфенә иреште һәм: «Әссәләмү галәйкүм», – дип сәлам бирде.
«Сабыр итегез, әй Ясир гаиләсе! Сөенегез, әй Гаммар гаиләсе! Һичшиксез, сезнең бүләк урыныгыз – җәннәт» Хәдис шәриф
Бу сәлам исламда бирелгән беренче сәлам булды, ә Әбү Зәр Гыйфари беренче сәламләүче кеше булды. Пәйгамбәребез аның сәламенә җавап кайтарып: «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте синең өстеңдә булсын», – диде. Аннары Пәйгамбәребез: «Син кем?» – дип сорады. Ул: «Мин Гыйфар кабиләсеннән», – диде. «Кайчаннан бирле мондасың?» – дип сорады Пәйгамбәребез. – «Өч көн, өч төннән бирле мондамын». – «Сине кем ашатты?» – «Зәмзәмнән башка ашарга-эчәргә бернәрсә дә тапмадым. Зәмзәм эчкән саен бернинди ачлык та, сусау да тоймадым». Пәйгамбәребез: «Зәмзәм мөбарәк. Ул ач кешене туйдыра», – диде. Шуннан соң Әбү Зәр Гыйфари Пәйгамбәребезгә: «Миңа исламны белдер», – диде. Пәйгамбәребез аңа кәлимәи шәһадәтне укыды, ул да аны кабатлап әйтте һәм ислам белән шәрәфләнеп, беренче мөселманнар арасына керде.9 Мөселман булганнан соң хәзрәти Әбү Зәр Гыйфари Пәйгамбәребезгә: «Йә Рәсүлуллаһ! Сине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Җәнабе Хак белән ант итәм, мин моны мөшрикләр арасында ачыктан-ачык әйтәчәкмен», – диде. Ул Кәгъбә янына барып, кычкырып болай диде: «Әй корәешләр! Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ – Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк икәненә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Аның колы һәм рәсүле икәненә шаһитлык бирәм». Моны ишеткән мөшрикләр шундук аңа ташландылар. Ташлар, таяклар һәм сөяк кисәкләре белән сугып, аны канга батырдылар. Бу хәлне күргән хәзрәти Габбас: «Бу кешене калдырыгыз, үтерәсез бит! Ул сезнең сәүдә кәрваныгыз уза торган юл өстендә яшәүче бер кабиләдән. Моннан соң ул юлдан ничек узарсыз?» – диде. Шулай итеп ул Әбү Зәр хәзрәтләрен мөшрикләр кулыннан коткарды. Әбү Зәр мөселман булу шәрәфенә ирешүнең шатлыгыннан урынында тора алмый иде. Икенче көнне ул тагын Кәгъбә янында кәлимәи шәһадәтне бар тавышка кычкырып әйтте. Мөшрикләр аны бу юлы да кыйнадылар, һәм ул җиргә ауды. Тагын хәзрәти Габбас килеп җитте һәм аны алар кулыннан коткарды. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Әбү Зәр Гыйфаригә үз иленә кайтырга һәм анда исламны таратырга боерды. Бу боерыктан соң ул кабиләсе арасына кайтып, аларга Аллаһы Тәгаләнең берлеген, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Аның рәсүле икәнен сөйләде. Ул Пәйгамбәр белдергәннәрнең хак һәм дөрес икәнен, алар табынган потларның ялган, буш һәм мәгънәсез икәнен әйтте. Аны тыңлаган халыкның бер өлеше каршы чыга башлады. Шул вакытта кабилә башлыгы Хәффаф кычкыручыларны тынычландырды да: «Туктагыз, тыңлап карыйк, ни сөйләр икән», – диде. Шуннан соң Әбү Зәр хәзрәтләре сүзен болай дәвам итте: «Мин мөселман булганчы, бер көнне Нөһем дигән пот янына барып, аның алдына сөт куйган идем. Бер этнең якын килеп, сөтне эчкәнен һәм потны пычратканын күрдем. Шунда потның моңа комачауларлык көче юклыгын ачык аңладым. Хәтта эт тә мыскыл иткән потка табыну сезгә ничек ошый ала? Бу акылсызлык түгелмени? Менә сез табынган нәрсә – шул». Барысы да башларын иеп тора иде. Аларның берсе: «Ярый, ә син сөйләгән пәйгамбәр нәрсә белдерә? Аның дөрес сөйләгәнен син ничек аңладың?» – дигәч, Әбү Зәр хәзрәтләре кычкырып болай диде: «Ул Аллаһы Тәгаләнең бер икәнен, Аннан башка илаһ юклыгын, Аның һәр нәрсәне бар итүче һәм һәр нәрсәнең хуҗасы икәнен белдерә… Кешеләрне Аңа иман китерергә чакыра… Яхшылыкка, гүзәл әхлакка һәм бер-береңә ярдәм итүгә өнди. Кыз балаларны тере килеш күмүнең һәм сез кылган башка һәр төрле явызлыкның, гаделсезлекнең, золымның ямьсезлеген һәм алардан сакланырга кирәк икәнен белдерә». Һәм ул исламны озаклап аңлатты. Кабиләсенең адашуларын берәм-берәм санап чыкты. Аннары аларның зарарын һәм ямьсезлеген сөйләде.
Аны тыңлаучылар арасыннан, кабилә башлыгы Хәффафтан һәм Әбү Зәрнең үз туганы Үнәйстән башлап, бик күп кешеләр мөселман булды.10
Кәгъбә янында Коръән Кәримне ачыктан-ачык уку
Бер көнне мөхтәрәм сәхабәләр кешесез бер урында җыелып, үзара сөйләшәләр иде: «Аллаһ белән ант итәм, Рәсүлуллаһтан башка беркем дә бу корәеш мөшрикләренә Коръән Кәримне ачыктан-ачык тыңлата алмады. Аларга Коръән Кәримне ачыктан-ачык укып тыңлатучы берәр кеше бармы?» – диделәр. Анда Габдулла ибне Мәсгуд хәзрәтләре дә бар иде. Ул: «Мин тыңлатам», – диде. Сәхабәләрнең кайберләре: «Әй Габдулла! Мөшрикләр сиңа зарар китерерләр дип куркабыз. Без шундый кеше телибез: кирәк булганда аны мөшрикләрдән саклый алырлык кавеме һәм кабиләсе булсын», – дигәч, ул: «Сез миңа рөхсәт итегез, барыйм. Җәнабе Хак мине саклар», – дип үз сүзендә торды. Икенче көнне кояш күтәрелгәч, ул Мәкамы Ибраһимга барды. Мөшрикләр анда җыелган иде. Ибне Мәсгуд аягүрә басып, Бисмилләһир-рахмәнир-рахимне әйтте дә Рахман сүрәсен укый башлады. Мөшрикләр бер-берсенә: «Өмме Габдның улы нәрсә сөйли? Мөхәммәд китергәннәрне укыйдыр, мөгаен», – дип, аңа таба ыргылдылар. Йодрыклар, тибүләр һәм яңак сугулар белән аның йөзен-күзен күгәртеп, танымаслык хәлгә китерделәр. Ләкин ул яңак сугулар һәм йодрыклар астында укуын дәвам итте. Ул йөзе-күзе яра-җәрәхәт эчендә мөхтәрәм сәхабәләр янына кайтты. Мөхтәрәм сәхабәләр моңа бик кайгырдылар: «Без синең шундый хәлгә калуыңнан курыккан идек инде. Ахырда без курыккан нәрсә синең башыңа килде», – диделәр. Ләкин Габдулла ибне Мәсгуд һич тә кайгырмаган иде. Ул: «Мин Аллаһы Тәгаләнең дошманнарын бүгенгедәй көчсез күргәнем юк иде. Теләсәгез, иртәгә иртә белән аларга тагын шулкадәр тыңлата алам», – диде. Мөхтәрәм сәхабәләр: «Юк, сиңа шунысы да җитәр. Син ул явыз кяферләргә алар яратмаган нәрсәне тыңлаттың», – диделәр.11
Туфәйл ибне Гамрның мөселман булуы
Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдә исламны ачыктан-ачык тарата башлаган елларда, көне-төне кешеләргә нәсыйхәт бирә, аларны ислам диненә чакыра иде. Мәккә мөшрикләре Рәсүлуллаһның бу тырышлыкларын юкка чыгарырга омтылалар иде. Аның сөйләгәннәрен кабул итеп иман китерүчеләр турында алар һәр төрле ялган сөйләүне, аларга яла ягуны һәм аларны газаплауны рөхсәт ителгән дип саныйлар иде. Пәйгамбәребез белән күрешкән, сөйләшкән берәрсен күрсәләр, шундук аның янына баралар, ул аны тыңламасын һәм сөйләгәннәренә ышанмасын өчен төрле хәйләләргә, ялганнарга мөрәҗәгать итәләр иде. Читтән Мәккәгә килүчеләрне аның белән күрештермәс өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр иде. Мөселманнар авыр хәлдә булган һәм кяферләрдән җәфа чиккән бер вакытта Мәккәгә Туфәйл ибне Гамр Дәүси килде. Моны күргән мөшрикләрнең башлыклары аның янына барып болай диделәр: «Әй Туфәйл! Син безнең илебезгә килдең. Арабызда чыккан Габделмотталибның ятименең гаҗәеп хәлләре күп. Аның сөйләгән сүзләре сихер кебек. Ул улны атасыннан, туганны туганыннан, ирне хатыныннан аера! Ул күтәргән фикерләре белән бөтен тирә-якны бутады. Аның сүзен ишеткән угыл атасына карамый, аңа иярә. Инде беркем бер-берсен тыңламый, мөселман була. Безнең башыбызга килгән бу аерылу бәласе синең белән кавемеңнең дә башына килер дип куркабыз. Безнең сиңа нәсыйхәтебез шул: аның белән һич тә сөйләшмә! Аңа сүз дә әйтмә, аның сүзен дә тыңлама. Сөйләгәннәренә колак салма! Бик сак бул. Монда озак та калма. Тизрәк китеп бар!» Аннан соң булганны Туфәйл ибне Гамр болай сөйли:
«Аллаһ белән ант итәм, ул зат хакны белдерә, дөресен сөйли. Аңа ышанмаучылар – ялганчылар, алар адашуда» Хәзрәти Үнәйс Гыйфари (радыяллаһу ганһү)
«Ант итәм, алар моны шулкадәр күп кабатладылар, ахырда мин аның белән сөйләшмәскә һәм сүзен һич тә тыңламаска карар кылдым. Хәтта Кәгъбәгә кергәндә, сак булыйм дип, аның сүзләрен ишетүемнән куркып, колакларыма мамык тыгып куйдым. Икенче көнне иртә белән Кәгъбәгә бардым. Рәсүл галәйһиссәләмнең анда намаз укыганын күрдем. Аңа якын бер урында туктадым. Җәнабе Хакның хикмәте белән, ул укыганнарның кайберләре колагыма чалынды. Ишеткән сүзләрем шундый гүзәл иде! Мин үз-үземә: „Мин яхшыны яманнан аера алмаслык кеше түгел бит. Өстәвенә шагыйрьмен. Нигә мин аның сөйләгәннәрен тыңламаска тиеш? Сүзләрен гүзәл тапсам, кабул итәрмен, ошамаса, ташлармын“, – дидем. Мин бер читкә посып, Рәсүлуллаһ намазын укып өенә киткәнче, шунда көтеп тордым. Аннары аның артыннан киттем. Ул өенә кергәч, мин дә кердем һәм: „Әй Мөхәммәд галәйһиссәләм! Мин бу илгә килгәч, синең кавемең миңа шулай да болай диде… Синнән ерак торуымны теләде. Куркуымнан синең сүзеңне ишетмәс өчен колакларыма мамык тыктым. Ләкин Аллаһы Тәгалә миңа синең укыганнарыңның бер өлешен ишеттерде. Аларны бик гүзәл таптым. Хәзер син миңа нәрсә әйтәсең килсә, шуны белдер! Мин кабул итәргә әзер“, – дидем. Рәсүлуллаһ миңа исламны аңлатты һәм Коръән Кәримнән бераз укыды. Ант итәм, гомеремдә моннан да гүзәлрәк сүз ишеткәнем юк иде. Шундук кәлимәи шәһадәтне әйтеп, мөселман булдым. Шул чакта мин болай дидем: „Йә Рәсүлуллаһ! Мин кавемем арасында сүзе тыңланган, абруйлы кеше. Аларның берсе дә минем сүземнән чыкмый. Барып, аларны да ислам диненә чакырыйм. Дога кыл, Аллаһы Тәгалә минем өчен бер билге, бер кәрамәт бирсен! Кавемемне исламга чакырганда, ул билге миңа җиңеллек, ярдәм булсын!“ Минем бу үтенечемә җавап итеп, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): „Аллаһым! Аңа бер аять, билге бир!“ – дип дога кылды. Аннан соң мин үз илемә кайттым. Караңгы бер төндә кавемем яши торган чишмә башына караган калкулыкка җиткәндә, маңгаемда кандил кебек бер нур пәйда булды һәм яктырта башлады. Шунда мин: „Аллаһым! Бу нурны маңгаемнан башка бер урынга күчер! Дәүс кабиләсенең наданнары аны күреп, диненнән чыкканы өчен Аллаһ аның маңгаена илаһи җәза итеп моны чыгарган, дип уйлый күрмәсеннәр!“ – дип дога кылдым. Ул нур шундук кулымдагы камчының очына күчеп, кандил кебек эленеп калды. Кабиләмнең торган җиренә якынлашып, калкулыктан түбән төшә башлагач, анда булганнар кулымдагы камчы очында кандил кебек балкыган нурны бер-берсенә күрсәтәләр иде. Шул хәлдә калкулыктан төшеп, өемә кайттым. Яныма беренче булып атам килде һәм мине шул хәлдә күрде. Мине бик яратканга, ул муеныма сарылды. Атам бик карт иде. Мин аңа: „Әтием! Әгәр элекке хәлеңдә калсаң, мин дә синеке түгел, син дә минеке түгел!“ – дидем. Бу сүземне ишеткәч, атам гаҗәпләнде һәм: „Ни сәбәпле, улым?“ – дип сорады. Мин аңа: „Мин инде Мөхәммәд галәйһиссәләмнең диненә кереп, мөселман булдым“, – дип җавап бирдем. Шуннан соң атам: „Улым, мин дә син кергән дингә кердем. Синең динең минем дә динем булсын!“ – диде дә шундук кәлимәи шәһадәтне әйтеп мөселман булды. Аннан соң мин ислам диненнән белгәннәремне аңа өйрәттем. Аннары ул юынып, чиста киемнәр киде. Соңрак яныма хатыным килде. Аңа да шул ук сүзләрне әйттем. Ул да кабул итеп мөселман булды. Иртә җиткәч, Дәүс кабиләсе арасына чыктым. Исламны аңлатып, барысын да исламга чакырдым. Ләкин алар кабул итәргә ашыкмадылар. Озак вакыт каршы килделәр. Гөнаһ һәм начар булган эшләреннән тыелмадылар. Хәтта тагын да ары китеп, күз-каш сикертеп мине мыскыл иттеләр. Рибага һәм комарга бирелгән булганга сүзләремне тыңламадылар. Исламга иярүдән качтылар. Аллаһка һәм Аның Пәйгамбәренә баш күтәрделәр.
Бераз вакыттан соң мин Мәккәгә килдем дә кавемем турында Рәсүлуллаһка зарланып: „Йә Рәсүлуллаһ! Дәүс кабиләсе Аллаһы Тәгаләгә баш күтәрде. Исламга керүләре өчен ясаган чакыруымны кабул итмәделәр. Алар өчен дога кыл!“ – дидем. Һәркемгә шәфкате һәм мәрхәмәте зур булган сөекле Пәйгамбәребез кулларын күтәреп, кыйблага борылды да: „Йә Раббым! Дәүс халкына туры юлны күрсәт һәм аларны ислам диненә китер!“ – дип дога кылды. Ә миңа: „Кавемеңә кайт. Аларны елмаеп һәм татлы тел белән исламга чакыруыңны дәвам ит! Аларга йомшак бул!“ – диде. Мин шундук илемә кайттым һәм Дәүс халкын исламга чакырудан бер мизгелгә дә туктамадым».12
Ярминкәләрдә чакыру
Һәр ел төрле шәһәрләрдән кешеләр билгеле көннәрдә Мөгаззәмә Кәгъбәне зиярәт кылу өчен Мәккәгә киләләр иде. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) килүчеләрне каршы алып, һәр төркемгә исламны аңлата иде. Ул аларга Аллаһы Тәгаләнең бер икәнен, үзенең хак пәйгамбәр булуын һәм котылуның шунда икәнен белдерә иде. Бер көнне Вәлид ибне Могыйра мөшрикләрне җыеп: «Әй корәешләр! Тагын Кәгъбәне зиярәт кылу мәүсеме җитте. Мөхәммәднең тавышы бөтен галәмгә таралды. Гарәп кабиләләре аның янына килеп, татлы сүзләренә авышалар һәм аның диненә керәләр. Моңа каршы бер чара уйларга кирәк. Барыбыз да бер сүзгә килик, аның турында төрлечә сөйләп, бер-беребезне ялганчы итеп чыгармыйк», – диде. Корәешләр: «Әй Габде Шәмснең атасы! Арабызда иң алдан күрүчән кеше – син. Син ни әйтик дисәң, без дә шуны әйтербез», – диделәр. Вәлид: «Юк, сез әйтегез, мин тыңлыйм», – дигәч, алар: «Каһин дибез», – диделәр. Вәлид шундук каршы төште: «Юк! Ант итәм, ул каһин түгел. Без бик күп каһиннәр күрдек. Алар дөресен дә, ялганны да һич тартынмыйча сөйлиләр. Мөхәммәд укыган нәрсәләр каһиннәр уйлап чыгарган нәрсәләргә һич тә охшамый. Аннары без моңа кадәр Мөхәммәдтән бер генә ялган да ишетмәдек. Әгәр шулай дисәк, беркем дә ышанмас», – диде. Бу юлы алар: «Мәҗнүн, тиле дибез», – диделәр. Вәлид тагын каршы килде: «Юк! Ант итәм, ул мәҗнүн дә, тиле дә түгел. Без тилеләрне дә, мәҗнүннәрне дә беләбез, тилелек билгеләрен дә аңлыйбыз. Аның буылуы да, тарткалашып калтырануы да, саташуы да юк. Шулай дисәк, безне ялганчыга чыгарырлар», – диде. Корәешләр: «Шагыйрь дибез…» – диделәр. Вәлид тагын каршы төште: «Ул шагыйрь дә түгел! Без шигырьнең һәр төрен бик яхшы беләбез. Ул укыганнар шигырьгә һич тә охшамый», – диде. Бу юлы алар: «Сихерче дибез», – диделәр. Вәлид: «Ул сихерче түгел. Без сихерчеләрне дә, алар кылган сихерләрне дә күрдек, аларны да беләбез. Аның сүзләрендә сихердән эз дә юк. Мөхәммәднең сүзе бөтен галәмнән өстен. Ул билгесез кеше дә түгел. Без халыкны аннан аерып, аның белән сөйләшүләренә комачаулый алмыйбыз. Аннары сүз осталыгында, гүзәл һәм мәгънәле сөйләүдә ул тиңдәшләреннән өстен. Кыскасы, аның турында без нәрсә генә әйтсәк тә, халык безнең сүзебезнең ялган икәнен аңлар», – диде. Әйтер сүз таба алмаган корәешләр: «Арабызда иң өлкәне һәм тәҗрибәлесе – син, син нәрсә дисәң, без шуңа ризабыз», – диделәр.
«Пәйгамбәребез: „Йә Раббым! Дәүс халкына туры юлны күрсәт һәм аларны ислам диненә китер!“ – дип дога кылды. Ә миңа: „Кавемеңә кайт! Аларны елмаеп һәм татлы тел белән исламга чакыруыңны дәвам ит! Аларга йомшак бул!“ – диде» Туфәйл ибне Гамр (радыяллаһу ганһү)
Шуннан соң Вәлид ибне Могыйра бераз уйлап торды да тирәсендәгеләрне азгырып болай диде: «Барыбер иң яхшысы – без аны сихерче, тылсымчы дип атыйк, акылга иң якыны шул. Чөнки ул сүзләре белән кешеләрне кавеменнән һәм туганнарыннан аера. Туганны туганнан, ике дусны бер-береннән суыта». Корәешләр шундук таралышып, Мәккәдә тирәләренә җыйган кешеләргә: «Мөхәммәд – сихерче!..» – диделәр һәм моны халык арасында тараттылар. Кәгъбәне зиярәт кылырга кабиләләр килә башлагач, алар кабиләләрнең каршысына чыктылар һәм Пәйгамбәребез белән күрешүдән кисәтмәгән бер кешене дә калдырмадылар. Мөшрикләрнең бу кыланышлары аркасында бөтен гарәп илләрендә исламга кызыксыну уянды, күңелләрдә потлар турында шикләр һәм сораулар туа башлады. Аллаһы Тәгалә кяфер Вәлид ибне Могыйрага ачы газаплар татытачагы турында изге аятьләр иңдерде. Мәсәлән, Мүддәссир сүрәсенең 11–29 нчы изге аятьләрендә мәгънәсе буенча болай диелде: «(Әй Рәсүлем!) Мин берүзен (байлыктан мәхрүм хәлдә) бар иткән кешенең (Вәлид ибне Могыйра кебек бер кяфернең) эшен (җәзасын) Миңа калдырыгыз! (Ул кяфергә лаеклы җәзасын Мин бирим.) Мин аңа бик күп мал бирдем (бернәрсәгә дә ия булмаган ул нигъмәтне танымаучы кешегә күп йөзем бакчалары, бакчалар, байлыклар бирдем, соңыннан аны күп нигъмәтләргә ирештердем). Мин аңа һәрвакыт янында булган уллар бирдем (аны күзәтеп саклаучы, аңа кылыначак һөҗүмне шундук кире кагарга әзер торган көчле-куәтле уллар). Мин аңа һәр нәрсәне җиңеләйттем, бик зур мөмкинлекләр бирдем (һәр нәрсәне җиңел генә кулга төшерерлек хәлгә китердем, аның юлын ачтым. Мәккәдә ул югары дәрәҗәгә иреште. Аңа «Рәйханәтел-Гарәб» дигән кушамат бирелде. Ул үзен кавеменә бик сайлап алынган кеше итеп күрсәтә иде). Аннары ул (ул комсыз, нигъмәтне танымаучы кеше) шушы мөмкинлекләрдән соң (малын һәм балаларын) тагын да арттыруыбызны тели (комсызланып сорый, ирешкән нигъмәтләрнең кадерен белеп, шөкер итәргә тырышмый). Юк! Аның теләкләре һич тә үтәлмәячәк! (Ул инкарьчының, ул комсызның теләге үтәлмәячәк; аның малы да, балалары да артмаячак.) Чөнки ул Безнең аятьләребезгә каршы бик нык үҗәтләнде. Мин аны җәһәннәмдә аяк тотмый торган шома кыя өстенә каты куачакмын (җәһәннәмнең каты һәм авыр газаплары эчендә аны лаеклы җәзасына тартачакмын), аны авырлыкка һәм михнәткә салачакмын! (Бер көнне Пәйгамбәребез Кәгъбәдә Коръән Кәримне кычкырып укыганда, изге аятьләр Вәлидкә тирән тәэсир калдырды. Ул корәешләр янына барып: „Мөхәммәд укыган бер сүз ишеттем. Бу кеше сүзе дә, җен сүзе дә булырга мөмкин түгел. Бу сүз шигырь түгел, каһин сүзе дә түгел. Бу кеше ялган да сөйләми. Мин күп кенә тирән мәгънәле сүзләр ишеткән кеше. Ләкин моны бернәрсәгә дә тиңли алмадым. Сез аның ялган сөйләгәнен бер генә тапкыр да күрдегезме?“ – дигәч, корәешләрне зур борчу биләп алды һәм алар: „Вай! Бу акыллы, бай, абруйлы кешене дә кулыбыздан ычкындырдык! Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сүзләре моңа да тәэсир итте“, – диделәр. Аның янына шундук Әбү Җәһелне җибәрделәр. Әбү Җәһел килеп: „Ни булды, мин сине нигә шулай моңсу, кайгылы күрәм? Мөхәммәднең сихере сиңа да тәэсир иттеме, әллә аның малыннан-мөлкәтеннән берәр нәрсә эләктеме? Без үзара килештек: әгәр син малга-мөлкәткә кызыксаң, без сиңа теләгәнчә мал-мөлкәт бирербез. Син мондый адашкан юлларга кереп китмә“, – диде. Вәлид ибне Могыйра: „Корәешнең иң бае – мин. Миңа ничек шундый нәрсә тәкъдим итә аласыз?“ – диде. Әбү Җәһел: „Ярый! Алайса, ни өчен син ул укыган Коръән турында мактау сүзләре әйттең?“ – диде.) (Шуннан соң ул инкарьчы кеше Рәсүлуллаһтан ишеткән Коръән Кәримгә тел тидерер өчен) күңелендә кайбер нәрсәләрне күз алдына китерде (уйлап-тәфәккер итте) һәм аннары бер бәя чыгарды (уйлавының нәтиҗәсен белдерде). Һәлак булгыры, ничек кенә бәяләде! (Ул эзлекле булмаган, үзе алдан әйткәнне кире каккан, һич булмаслык бер бәя чыгарды. Бу кеше үз сүзләрен аңлатырга кирәк икәнен сизде һәм ул сүзләрне аларга ничек аңлатыйм, дип уйлады.)
«Юк, мин тагын барып укыячакмын. Мөшрикләрне беренче тапкыр шундый аяныч хәлдә күрдем. Аларның көчсезлеге мине бик сөендерә. Миңа кылынган газаплардан мин авырту тоймыйм» Габдулла ибне Мәсгуд (радыяллаһу ганһү)
Тагын һәлак булгыры, ничек кенә (шундый куркыныч) бәя чыгарды! Аннары ул карады (мәсьәләгә игътибар белән төбәлде, аны тулысынча үз кулына алыр өчен мәсьәләне яңадан тирәнтен уйлады). Аннары кашларын җыерды һәм йөзен чытты. Аннары ул хактан йөз чөерде һәм тәкәбберләнде. Һәм әйтте: „Бу – кешеләрдән күчеп килгән (бер-берсеннән гел күчеп йөргән) сихер генә. Бу – кеше сүзе генә!“» (Югыйсә ул кеше элек кавеме арасында Коръән Кәримнең гаҗәеп бер сүз икәнен, кеше һәм җен сүзләренә охшамаганын таныган иде. Аннары ул инкарьчы кавемен канәгатьләндерер өчен сүзен үзгәртте һәм Коръән Кәрим турында аңа һич лаек булмаган яла якты. Шулай итеп ул үзен илаһи газапка лаек итте. Аллаһы Тәгалә болай диде:) «Мин аны җәһәннәмгә (Сәкаргә, каты ут эченә) кертәчәкмен. Сәкарнең нәрсә икәнен беләсеңме? (Каты утның нәрсә икәнен син каян беләсең? Аның сыйфатлары турында беләсеңме?) Ул калдырмый да, ташламый да! (Кешене үтерми дә, яшәтми дә; эченә кергәннәрне чыгармый да, газаптан туктамый да.) Ул кешенең бөтен тиресен сыдыра (яндырып көйдерә, каралта) һәм сөякләрен ачып сала».
Мөшрикләрнең Коръән Кәримне тыңлавы
Мөшрикләрнең өлкәннәре төрле хәйләләр һәм золым белән кешеләрнең иман китерүенә комачаулыйлар иде. Алар Мәккә халкына Мөхәммәд галәйһиссәләм укыган изге аятьләрне тыңлауны тыялар иде. Ә үзләре төннәрен яшерен генә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм булган йорт янына килеп, бер почмакка посып тыңлыйлар иде. Иртә җитеп, яктыра башлагач, мөшрикләрнең өлкәннәре бер-берсеннән хәбәрсез генә төнлә Коръән Кәримне тыңларга килгәннәрен күреп, бер-берсен шелтәлиләр һәм: «Моннан соң алай эшләмик», – диләр иде. Ләкин икенче төнне алар тагын бер-берсеннән хәбәрсез барып, бер почмакка посып, янә тыңлыйлар иде. Иртә җиткәч, бер-берсен күреп гаҗәпкә калалар иде. Алар бүтән алай эшләмәскә ант итеп аерылышалар, ләкин моннан тыела алмыйлар иде. Әмма нәфесләренә иярүләре, тәкәбберлекләре, башка мөшрикләрнең шелтәләвеннән куркулары һәм тагын бик күп буш уйларга бирелүләре аркасында алар иман китермәделәр. Башкаларга да комачауладылар. Өстәвенә урамнарда: «Мөхәммәд – сихерче», – дип кычкырдылар. Бер көнне кич белән мөшрикләр Кәгъбә тирәсенә җыелып: «Мөхәммәдне чакыртып, бу мәсьәләне сөйләшик! Соңыннан безне шелтәләмәсеннәр, гафу итсеннәр», – диделәр дә Рәсүлуллаһка (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәбәр җибәрделәр. Бу чакыру буенча Пәйгамбәребез Кәгъбәгә килде һәм мөшрикләр каршысына утырды. Мөшрикләр болай диделәр: «Әй Мөхәммәд! Сиңа хәбәр салуыбызның сәбәбе – синең белән килешү. Ант итәбез, гарәпләр арасында синең кебек кавемен бәлагә салган кеше күренгәне юк! Син динебезне гаепләдең! Илаһларыбызга тел тидердең! Акылларыбызны түбәнсеттең! Бердәмлегебезне бүлеп, безне бер-беребезгә каршы куйдың! Безнең башыбызга китермәгән бер явызлыгың да калмады! Әгәр син бу кыланышларың һәм сүзләрең белән баерга телисең икән, без сиңа теләгәнеңнән дә күбрәк мал җыеп бирербез. Дан һәм шөһрәт казанырга телисең икән, сине үзебезгә баш итеп кабул итәрбез. Патша булырга телисең икән, синең патша икәнеңне игълан итеп, тирәңә җыелырбыз. Әгәр син берәр нәрсәнең тәэсире астында калган булсаң, сине аннан коткарырбыз. Җеннәрдән килгән авыру булса, бөтен байлыгыбызны түгеп, аның дәвасын эзләрбез!..» Галәмнәрнең Сәеде аларны сабыр итеп тыңлады да мондый бөек җавап бирде: «Әй корәешләр! Сез әйткән нәрсәләрнең берсе дә миндә юк. Мин сезгә китергән нәрсәләр белән малларыгызны сорар өчен дә, арагызда зур дан-шөһрәт казаныр өчен дә, сезгә патша булыр өчен дә килмәдем. Ләкин Аллаһы Тәгалә мине сезгә пәйгамбәр итеп җибәрде һәм миңа бер Китап иңдерде. Ул миңа (кабул итүчеләрегез өчен) сөенечле хәбәр бирүче (җәннәт белән) һәм куркытучы (кабул итмәүчеләрегез өчен җәһәннәм белән) булырга боерды.
Мин дә Раббымның бу боерыгын сезгә җиткердем, сезгә нәсыйхәт бирдем. Әгәр мин китергән нәрсәне кабул итсәгез, ул сезгә дөньяда да, ахирәттә дә өлеш һәм азык булыр. Әгәр кабул итмичә кире кагсагыз, Аллаһы Тәгалә минем белән сезнең арада Үз хөкемен чыгарганчы, миңа тиешле эш – Җәнабе Хакның боерыгын үтәр өчен һәр авырлыкка күкрәк киереп түзү…» Әбү Җәһел, Өмәййә ибне Хәләф һәм башка мөшрикләр болай диделәр: «Әй Мөхәммәд! Көнкүреш ягыннан бездән дә авыррак шартларда яшәүче кеше юклыгын беләсең. Пәйгамбәр булгач, Раббыңнан сора: безне кысып торучы, көнкүрешебезне авырайтучы бу тауларны юк итеп, ерагайтсын! Илебезне киңәйтеп, анда Шам һәм Гыйрак елгалары кебек елгалар агызсын! Моннан тыш, Кусай ибне Киләбтән башлап, үткән бабаларыбызның кайберләрен терелтсен! Кусай ибне Киләб дөрес сүзле, бөек кеше иде. Синең сүзләреңнең хакмы, ялганмы икәнен аннан сорыйк! Әгәр ул сине тәсдыйк итсә һәм син без сораганнарны эшләсәң, без сине тәсдыйк итәрбез. Шулай итеп синең Раббың хозурындагы дәрәҗәңне дә белербез. Әгәр без сораганнарны эшләмәсәң, үзең өчен Раббыңнан берәр нәрсә сора. Синең сүзләреңне раслаучы, безне синнән кире борырлык бер фәрештә җибәрүен сора! Тагын Раббың сиңа бакчалар, сарайлар, хәзинәләр бирсен дә, син көнкүреш мәшәкатеннән котыл! Чөнки син дә безнең кебек базарларда йөрисең, көнкүреш өчен тырышасың!..» Галәм горурлыгы аларга болай диде: «Мин сезгә болар белән җибәрелмәдем. Аллаһы Тәгалә мине нәрсә белән җибәргән булса, мин сезгә Җәнабе Хактан шуны гына китердем. Мин аны сезгә җиткердем. Мин (мал-мөлкәт бирсен өчен) Раббымнан сорап торучы кеше түгел… Аллаһы Тәгалә мине (китергәннәремне кабул итүчеләрегез өчен җәннәт белән) сөенечле хәбәр бирүче һәм (кабул итмичә кире кагучыларыгыз өчен җәһәннәм белән) куркытучы итеп җибәрде». Шуннан соң мөшрикләр: «Раббың теләгән һәр нәрсәне эшли икән, сора әле, бу күкне ярып, безнең өстебезгә төшерсен!.. Син моны эшләмичә, без сиңа ышанмыйбыз!» – диделәр. Пәйгамбәребез: «Бу эш – Аллаһы Тәгаләнеке. Ул сезгә моны эшләргә теләсә, әлбәттә, эшләр», – диде. Шуннан соң мөшрикләр тагын да ары китеп: «Әй Мөхәммәд! Синең Раббың безнең синең белән утырачагыбызны, синнән нәрсә сорачагыбызны, синнән нәрсә таләп итәчәгебезне белми идемени, сиңа алдан хәбәр итеп өйрәтмәде? Без син җиткергәннәрне кабул итмәсәк, безгә нишләячәген нигә белдермәде?.. Сүзләреңнең дөреслегенә фәрештәләрне безгә шаһит итеп китермичә, без сиңа ышанмыйбыз… Инде синең алдыңда безнең бернинди җаваплылыгыбыз калмады. Ант итәбез, инде синнән һич тә аерылмаячакбыз! Я без сине юк итәбез, я син безне…» – диделәр. Аларның аңа якынаю урынына шулай бөтенләй ерагаюларын күргән сөекле Пәйгамбәребез алар яныннан китте.13 Мәккә мөшрикләре Галәм Солтанын кире каккач, Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәләм аша вәхи җибәреп, аларга изге аятьләр белән җавап бирде. Аларның дучар булачак ачы газапларын белдерде. Әнгам сүрәсенең 4 енче изге аятеннән 11 нче изге аятенә кадәр мәгънәсе буенча болай диелде: «Аларга Раббыларының аятьләреннән бер аять тә (Коръән Кәрим аятьләреннән бер аять, дәлилләрдән бер дәлил яки могҗизалардан бер могҗиза) килми, алар аннан йөз чөермичә калмыйлар.
«Кыргый, күңелләре каты наданнар сиңа ышанмый. Аларның күбесе – мөнафыйклар» Тәүбә: 97
Менә алар, Хак (Коръән Кәрим) үзләренә килгәч, аны ялганга чыгардылар, кире кактылар. Ләкин тиздән аларга үзләре мыскыллап көлгән нәрсәнең хәбәре (җәзасы) киләчәк. Алар (Мәккә халкы) үзләреннән элек Безнең никадәр буыннарны һәлак иткәнебезне күрмәделәрме? Ачык белмәделәрме? Без аларга сезгә бирмәгән бөтен мөмкинлекләрне биргән идек. Күктән аларга мул яңгырлар җибәрдек. (Бакчаларының, бостаннарының һәм сарайларының) астыннан елгалар агыздык. Аннары аларны (бу нигъмәтләргә шөкер итмәүләре һәм) гөнаһлары сәбәпле һәлак иттек. Алар урынына башка-башка буыннар яраттык. Әгәр Без сиңа кәгазьгә язылган бер китап иңдергән булсак һәм алар аны куллары белән тотып караган булсалар да, ул кяферләр үҗәтлекләре аркасында: „Бу ачык-ачык сихердән башка нәрсә түгел“, – дияр иделәр. Тагын алар: „Аңа (Мөхәммәд галәйһиссәләмгә) (без дә күрә алырлык) бер фәрештә җибәрелсә иде (һәм безгә аның пәйгамбәр икәнен әйтсә иде)!“ – диделәр. Әгәр Без бер фәрештә җибәргән булсак (һәм алар барыбер иман китермәсәләр), эш, әлбәттә, тәмамланган булыр иде (аларның барысын да һәлак итү турында хөкем чыгарылыр иде). Аннары аларга күз ачып йомганчы да мөһләт бирелмәс, аларга карап та торылмас иде. Әгәр Без аны (Пәйгамбәрне) фәрештә итсәк, әлбәттә, аны барыбер ир-ат (сурәтендә) күрсәтер идек һәм аларны хәзер дә төшкән шикләренә кабат төшерер идек. Ант булсын, синнән элекке пәйгамбәрләрдән дә мыскыллап көлделәр, һәм мыскыллаган нәрсәләренең җәзасы булган бәла һәм газап аларны һәр яктан чолгап алды. Әйт: „Җир йөзендә йөрегез, аннары карагыз: пәйгамбәрләрне ялганчыга чыгаручыларның ахыры нинди булды?“» Фөркан сүрәсенең 7–10 нчы изге аятьләрендә дә мәгънәсе буенча болай диелде: «Кяферләр: „Бу нинди пәйгамбәр? Безнең кебек ашый-эчә, урамнарда йөри. Пәйгамбәр булса, аңа фәрештә килер иде. Аның ярдәмчеләре булыр, алар да безгә хәбәр бирер, безне җәһәннәм белән куркытырлар иде. Яки Раббысы аңа акча хәзинәләре җибәрер, яки аның җимеш бакчалары, җир биләмәләре булыр, теләгәнен ашар иде“, – диделәр. Ул залимнәр бер-берсенә: „Әгәр сез аңа иярсәгез, сихерләнгән бер кешегә ияргән булырсыз“, – диделәр. (Әй Хәбибем!) Кара әле, алар синең турында нинди начар мисаллар китереп, хак юлдан тайпылдылар, адашуга төштеләр. Инде алар адашудан чыгып, һидаятькә юл таба алмаслар. Аллаһы Тәгаләнең шаны нинди бөек! Ул теләсә, сиңа (дөньяда) болардан да хәерлерәк булган, астыннан елгалар агып торган бакчалар, бостаннар бирер, синең өчен сарайлар салыр!» 21 нче изге аятьтә дә мәгънәсе буенча болай диелде: «Безгә очрашуны өмет итмәүчеләр: „Безгә фәрештәләр иңдерелсә иде (һәм Мөхәммәднең дөрес сөйләгәнен хәбәр итсә иде), яки Раббыбызны күрсәк иде!“ – диделәр. Ант булсын, алар үзләрен бик зурга куйдылар һәм зур азгынлык белән чиктән чыктылар…» Сәбә сүрәсенең 9 нчы изге аятендә мәгънәсе буенча болай диелде: «Без теләсәк, аларны (ачык аятьләребезне күреп тә аларны ялганга чыгарулары сәбәпле, Карун кебек) җиргә батырыр идек яки (Әйкә халкына эшләгәнебез кебек) өсләренә күктән кисәкләр төшерер идек». Исра сүрәсенең 97 нче изге аятендә дә мәгънәсе буенча болай диелде: «…Без аларны кыямәт көнендә сукыр, телсез һәм саңгырау итеп, йөзтүбән җыячакбыз! Аларның барып керәчәк урыны – җәһәннәм, аның уты сүрелгән саен, Без аның ялкынын арттырачакбыз!» Үзләре турында иңгән изге аятьләрне ишеткәч, мөшрикләр дошманлыкларын тагын да көчәйттеләр.
Бигрәк тә Өбәй ибне Хәләф һәм аның туганы Өмәййә Рәсүлуллаһны бик рәнҗетәләр иде. Бәхетсез Өбәй череп беткән бер сөяк тотып, Пәйгамбәребезнең биек хозурына килде. Ул: «Әй Мөхәммәд! Бу сөяк череп беткәннән соң, синең Аллаһың аны терелтәчәк, имеш, шулаймы? Димәк, син бу сөякне череп беткәннән соң Раббың терелтәчәк дип уйлыйсың, әйеме!» – диде дә сөякне уып ташлады. Аннары аның тузанын сөекле Пәйгамбәребезгә таба өрде. Ул сүзен дәвам итеп: «Әй Мөхәммәд! Моны шулай череп беткәннән соң кем терелтә алыр икән?» – диде. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әйе. Аллаһы Тәгалә сине дә, аны да үтерәчәк… Аннары сине терелтәчәк һәм җәһәннәмгә кертәчәк», – диде. Бу вакыйга сәбәпле Җәнабе Хак түбәндәге изге аятьләрне иңдерде. Мәгънәсе буенча: «Ул (инкарьчы) кеше аны бер нотфәдән яратканыбызны күрмәдеме, ачык белмәдеме? Шулай булса да, ул ачыктан-ачык бәхәсләшүче булып чыкты. Үзенең яратылуын онытып, Безгә: „Череп таралган бу сөякләрне кем терелтер?“ – дип мисал китерде. (Әй Рәсүлем!) Әйт: „Аларны (юк чакта) беренче тапкыр яратучы терелтер, һәм Ул (Аллаһы Тәгалә) һәр яратылганны тулысынча белүче. Ул (Аллаһы Тәгалә) – сезгә яшь-яшел агачтан ут чыгаручы, һәм менә сез аннан ут кабызасыз. Күкләрне һәм җирне яратучының аларның охшашын яратырга көче җитмәсме? Әлбәттә, җитә. Ул – һәр нәрсәне бар итүче, һәр нәрсәне белүче…“»14
Халид ибне Сәгыйдның иманы
Исламга чакыруның беренче чорларында Халид ибне Сәгыйд бер төш күрде. Төшендә ул җәһәннәм читендә басып тора, ә атасы аны этеп төшерергә тели иде. Нәкъ шул вакытта ул Пәйгамбәребезнең аны биленнән тотып, җәһәннәмгә егылудан коткарганын күрде. Ул кычкырып уянды һәм: «Аллаһ белән ант итәм, бу төш – хак», – диде. Тышка чыккач, хәзрәти Әбү Бәкергә очрап, аңа төшен сөйләде. Хәзрәти Әбү Бәкер аңа: «Синең төшең хак, бу кеше – Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре. Хәзер үк бар да, аңа ияр! Син аңа иярәчәксең, ул китергән дингә керәчәксең һәм аның белән бергә булачаксың. Ә ул сине, төшеңдә күргәнеңчә, җәһәннәмгә егылудан саклаячак. Ә атаң җәһәннәмдә калачак!» – диде.
Хәзрәти Халид ибне Сәгыйд төш тәэсирендә иде. Вакыт әрәм итмичә, ул шундук Аҗьяд дигән урынга, Мөхәммәд галәйһиссәләм хозурына барды һәм: «Әй Мөхәммәд! Син кешеләрне нәрсәгә чакырасың?» – дип сорады.
Пәйгамбәребез аңа болай дип җавап бирде: «Мин кешене тиңе һәм охшашы булмаган бер Аллаһка һәм Мөхәммәднең (галәйһиссәләм) Аның колы һәм пәйгамбәре икәненә ышанырга, ишетми торган, күрми торган, бернинди зарар да, файда да китерми торган, үзләренә табынучыларны да, табынмаучыларны да белми торган ниндидер таш кисәкләренә табынудан баш тартырга чакырам».
Шуннан соң Халид ибне Сәгыйд шундук: «Мин дә шаһитлык бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка табынырлык илаһ юк, һәм тагын шаһитлык бирәм: син – Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре!» – дип мөселман булды. Аның мөселман булуы Пәйгамбәребезне бик сөендерде. Аның артыннан хатыны Өмәййә дә мөселман булу шәрәфенә иреште. Хәзрәти Халид ибне Сәгыйд туганнарының да мөселман булуын тели һәм моның өчен тырыша иде. Алардан Гомәр ибне Сәгыйд инде мөселман булган иде.
«Без аларны кыямәт көнендә сукыр, телсез һәм саңгырау итеп, йөзтүбән җыячакбыз! Аларның барып керәчәк урыны – җәһәннәм, аның уты сүрелгән саен, Без аның ялкынын арттырачакбыз!» Исра: 97
Исламның каты дошманы булган атасы Әбү Үхәйха Халид белән Гомәрнең мөселман булганын һәм Мәккәнең кешесез бер урынында намаз укыганнарын белгәч, балаларыннан мөселман булмаганнарын җибәреп, аларны үз янына китертте. Аннары аларга яңа кергән диннәреннән чыгарга кушты. Ул аларны орыша һәм кыйный башлады.
Аннары ул Халид ибне Сәгыйдка: «Син Мөхәммәдкә ияргәнсеңмени? Син бит аның кавеменә каршы эш итүен һәм китергән нәрсәсе белән потларыбызны, ата-бабаларыбызны мыскыл итүен күрәсең!» – диде.
Халид ибне Сәгыйд хәзрәтләре: «Аллаһ белән ант итәм, Мөхәммәд галәйһиссәләм дөресен сөйли. Мин аңа иярдем. Үлсәм үләрмен, динемнән кайтмам!» – дигәч, атасының ачуы тагын да ныграк артты. Ул аны таяк сынганчы кыйнады да: «Әй яраксыз улым! Теләгән җиреңә бар. Ант булсын, мин сиңа ипи бирмәячәкмен!» – диде. Хәзрәти Халид: «Син минем ризыгымны кисәң, Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, ризыгымны бирер», – диде.
Атасы башка балаларын: «Әгәр арагыздан берәрсе аның белән сөйләшсә, аңа эшләмәгәнне сезгә эшләрмен», – дип куркытты. Хәзрәти Халидны исә ул өйнең базына ябып куйдырды һәм аны өч көн Мәккә эссесендә ач-сусыз калдырды.
Халид ибне Сәгыйд хәзрәтләре бер җаен табып, атасы кулыннан котылды. Атасы каты авыруга сабышты. Әбү Үхәйха авырып яткан җиреннән, исламга булган дошманлыгы аркасында, болай дия иде:
«Бу авырудан котылып аякка бассам, Мәккәдәге һәркем безнең потларыбызга табыначак. Беркем дә алардан башкага гыйбадәт кыла алмаячак!..» Хәзрәти Халид атасының хак дингә булган дошманлыгы бетсен һәм мөселман кардәшләренә зарар китермәсен өчен кулларын күтәрде дә: «Әй галәмнәрне яраткан Аллаһым! Атамны бу авырудан торгызма!» – дип дога кылды. Җәнабе Хак аның догасын кабул итте: Әбү Үхәйха авыру түшәгеннән тора алмыйча үлде.
Мосгаб ибне Гомәйрнең мөселман булуы
Мосгаб ибне Гомәйр (радыяллаһу ганһү) корәешнең затлы һәм бай гаиләсеннән иде. Пәйгамбәребезнең мөбарәк сүзләрен ишеткәч, күңелендә аңа зур мәхәббәт туды. Ул аңа ирешү теләге белән янып-көя иде. Ахырда ул Дарел-Әркамга барды һәм мөселман булды. Моны ишеткән анасы белән атасы аны бар нәрсәдән мәхрүм итеп, газаплый башладылар. Диненнән кайтару өчен, аны өйләрендәге базга ябып, көннәр буе ач-сусыз калдырдылар. Гарәбстанның яндыргыч кояшы астында аны авыр, түзүе кыен газапларга салдылар. Ләкин Мосгаб ибне Гомәйр хәзрәтләре бу авыр һәм рәхимсез газапларга сабыр итте һәм исламнан кайтмады.
Хәзрәти Мосгаб мөселман булганчы гаиләсенең байлыгы аркасында рәхәтлектә һәм муллыкта үстерелгән иде. Һәркем аңа кызыга иде. Мөселман булгач, гаиләсе аны бар нәрсәдән мәхрүм итте һәм газапларга дучар итте. Дине өчен һәр төрле авырлыкка түзгән Мосгаб ибне Гомәйр бер көнне Рәсүлуллаһ хозурына килде. Аның бу килүен хәзрәти Гали болай сөйләде: «Без Рәсүлуллаһ белән утыра идек. Шул вакытта Мосгаб ибне Гомәйр килде. Өстендә ямаулы киеме бар иде, ул аяныч хәлдә иде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аның бу хәлен күргәч, мөбарәк күзләре яшь белән тулды. Мосгаб никадәр газап чиксә дә, никадәр ярлы булса да, диненнән кайтмаганга күрә, Рәсүлуллаһ болай диде: „Аллаһы Тәгалә күңелен нурландырган бу кешегә карагыз. Анасы белән атасының аны иң яхшы ашамлыклар һәм эчемлекләр белән тукландырганнарын күрдем. Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә булган мәхәббәт аны сез күргән хәлгә китерде“».
«Аллаһым! Аларның гөнаһларын гафу ит! Чөнки алар нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» Хәдис шәриф
Хакны зикер ит, яна-яна!
Ирешерсең күп ихсанга,
Ачылыр һәр ишек сиңа,
Ачык булыр Җәмалуллаһ.
Шәмсе Тәбриз моны белер:
Галәм калмас, фани булыр,
Бар махлуклар юкка чыгар,
Бары мәңге калыр Аллаһ.
Салатуллаһ сәламуллаһ,
Галәйкә йә Рәсүлуллаһ.
Хәбәшстанга һиҗрәт
