Сөекле Пәйгамбәрем

КАМАЛЫШ

Камалышның башлануы

Бигъсәтнең җиденче елы… Мөшрикләр исламның күңелләргә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймас өчен туктаусыз тырыштылар. Шулай да мөселманнар көннән-көн арта барды. Мөселманнарга күрсәтелгән җәфалар һәм золымнар аларны юлларыннан кайтармады, киресенчә, аларның бер-берсенә тагын да ныграк сыенуларына, тагын да тыгызрак берләшүләренә сәбәп булды. Аларның берсе дә диненнән кайтмады, Рәсүлуллаһ юлында җаннарын фида кылудан тартынмадылар. Моны ишеткән Мәккәдән читтәге кабиләләрнең кызыксынуы арта барды, исламның нурлары ераграк җирләргә барып иреште. Мөшрикләр Хәбәшстанга җибәргән кешеләренең максатларына ирешә алмаганнарын, хәтта Нәҗаши Әсхәмәнең мөселман булганын, мөселманнарны яклап, аларга яхшы мөгамәлә кылганын белгәч, ярсып котырдылар. Моның үчен арттырып алу, исламның тамырын корыту өчен алар җыелып, шундый куркыныч карар чыгардылар: «Кайда гына булмасын, кайда гына күренмәсен, Мөхәммәд һичшиксез үтереләчәк!»

Кяферләр моның өчен ант өстенә ант иттеләр.

Мөшрикләрнең бу карарын белгән Әбү Талиб бик кайгырды. Ул бәгырь кисәге, мөбарәк бертуганының улының гомере өчен борчуга төште. Үз кабиләсен җыеп, аларга Галәм Солтанын корәеш мөшрикләреннән сакларга боерды. Һашим угыллары туганлык гайрәте белән бу боерыкны үтәр өчен берләштеләр. Шуның өчен алар Пәйгамбәребезне һәм аңа иман китергән барлык сәхабәләрен Мәккәнең төньяк ягында, Бәйтуллаһтан өч километр чамасы ераклыктагы калкулыкта урнашкан Шигъбе Әбү Талибка, ягъни Әбү Талиб мәхәлләсенә чакырдылар. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләрен җыеп, Шигъбтә яши башлады. Һашим угылларыннан бары тик Әбү Ләһәб кенә Пәйгамбәребезне яклау карарына каршы чыкты һәм Шигъбкә бармады. Мөшрикләр, Әбү Ләһәбне дә кертеп, берләштеләр һәм Пәйгамбәребезне үтерер өчен җай көтә башладылар.1

Мөшрикләр Пәйгамбәребезнең һәм аның сәхабәләренең Әбү Талиб мәхәлләсендә җыелганнарын күргәч, тагын бергә җыелдылар. Аннары шундый карар кабул иттеләр: «Мөхәммәд галәйһиссәләм үтерелер өчен корәешләргә тапшырылмыйча, Һашим угылларыннан кыз алынмаячак!.. Аларга кыз бирелмәячәк!.. Аларга бернәрсә дә сатылмаячак!.. Алардан бернәрсә дә сатып алынмаячак!.. Алар белән очрашып сөйләшелмәячәк, аралашылмаячак!.. Аларның өйләренә, мәхәлләләренә кермәячәкләр!.. Алардан килгән татулашу теләге һичкайчан кабул ителмәячәк!.. Аларны беркайчан да кызганмаячаклар!..»

Бу карарны Мансур ибне Гыйкримә исемле бер мөшрик кәгазьгә язды, алар аңа мөһер бастылар. Һәркем күреп, аны үтәсен өчен, аны Мөгаззәмә Кәгъбәнең диварына элеп куйдылар.

Бу хәбәр сөекле Пәйгамбәребезгә ирешкәч, ул бик кайгырды һәм дога кылды. Догасы шунда ук кабул булды, бәхетсез Мансурның куллары бер мизгелдә корыды. Мөшрикләр аптырап калдылар һәм: «Карагыз! Һашим угылларына кылган золымыбыз өчен Мансурның куллары корыды, аның башына бәла төште», – диделәр. Акылларына килү урынына, тагын да котырдылар. Шигъбкә илтә торган юллар башына сакчылар куйдылар. Анда ризык һәм кием кертүгә юл бирмәделәр. Мәккәгә килгән сатучыларга Шигъбкә кермәскә, малларын анда илтмәскә кушып, кирәк булса, ул малны үзләре кыйммәт бәягә сатып алачакларын әйттеләр. Шулай итеп, Шигъбтәгеләрне ачлыктан үтерербез яки Һашим угыллары үкенеп, Пәйгамбәребезне безгә тапшырырлар дип уйладылар. Бу хәл һәр ел Кәгъбәне зиярәт итү вакытына кадәр дәвам итә иде.

«Әй Пәйгамбәрем! Сиңа Аллаһ һәм мөэминнәрдән синең эзеңнән баручылар җитә!» Әнфал: 64

Гореф-гадәтләр буенча бу вакытта кан коелмый иде. Шуңа күрә Һашим угыллары Мәккәгә иркен барып, алыш-биреш кылып, бер еллык ихтыяҗларын капларга тырыша иде. Аларның берсе берәр сәүдәгәр янына мал алырга килсә, мөшрикләрнең күренекле кешеләреннән Әбү Ләһәб һәм Әбү Җәһел кебек мөшрикләр шунда ук килеп җитеп, сәүдәгәрләргә: «Әй сәүдәгәрләр! Мөхәммәднең сәхабәләренә бәяләрегезне бик нык күтәрегез, кыйммәт булганга күрә, берсе дә бернәрсә дә сатып ала алмасын! Шуның аркасында малларыгыз сатылмыйча кулыгызда калса, без аларның барысын да алырга әзер», – диләр иде. Сәүдәгәрләр исә малларына кыйммәт бәя әйтәләр, мөселманнар бернәрсә алмыйча кире кайталар иде…

Бу юлда сөекле Пәйгамбәребез, анабыз хәзрәти Хәдичә, Әбү Бәкер Сыйддыйк бөтен малларын сарыф иттеләр, ачлыктан күкләргә ашкан бала-чага елавын басарга тырыштылар. Аларга агач кайрыларын, үлән тамырларын һәм хәтта кипкән тире кисәкләрен ашаттылар. Аналар, аталар чарасызлыктан бер тире, бер сөяк булып калдылар. Пәйгамбәребез һәм мөхтәрәм сәхабәләр ачлыктан мөбарәк корсакларына таш бәйләделәр. Мөшрикләрдән берәрсе кызганып, яшерен генә нәрсә дә булса китерсә, аны кыйныйлар, бик нык хурлыйлар иде. Кыскасы, барып-килү өзелде, мөэминнәр бик авыр хәлгә калдылар.

Мөшрикләр мондый каты золым белән Һашим угыллары акылга килер, Әбү Талиб Пәйгамбәребезне безгә тапшырыр дип көтеп тордылар. Әбү Талиб мәхәлләсендәге мөселманнар исә аларның бу уйларына киресенчә, Пәйгамбәребезне сакладылар һәм аңа зарар килмәсен өчен бөтен чараларны күрделәр. Булырга мөмкин суыйкасдның алдын алу өчен Әбү Талиб Рәсүлуллаһ йоклаган урынга чиратлап сакчылар куя, аның үз өендә тыныч йоклавын тәэмин итә иде. Пәйгамбәребез исә бер дә тартынмыйча, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәр, исламны таратыр өчен бер мизгелен дә бушка уздырмады. Кешеләрне дингә чакырып, аларның җәһәннәмнән котылуларына сәбәп булыр өчен тырышты, бу юлда сабыр белән нәсыйхәтләрен дәвам итте. Аны ялганчы дип атаган корәеш мөшрикләре дә ачлыкның нәрсә икәнен аңласыннар өчен, бер көнне Рәсүлуллаһ: «Аллаһым! Йосыф (галәйһиссәләм) заманындагы җиде ачлык елы кебек, боларга да җиде ачлык газабы биреп, миңа ярдәм ит», – дип дога кылды. Шуннан соңгы көннәрдә күктән бер тамчы да яңгыр яумады. Туфрак сусызлыктан көйде. Җирдә бер яшел үсемлек тә күренмәс булды. Корәеш мөшрикләре нәрсәгә юлыкканнарын белмичә аптырадылар. Алар ачлыктан үлгән хайваннарның үләксәләрен, сасыган эт тиреләрен ашап, үлемнән котылырга тырыштылар.

Аларның да балалары ачлыктан ачы тавыш белән елый-сыктый башлады. Күбесе ачлыктан үлде. Ачлыктан күккә карасалар, бөтен якны төтен каплаган кебек күрәләр иде. Алар акылга килеп, кылган золымнарының зурлыгын аңлаган кебек булдылар. Араларыннан Әбү Суфьянны Пәйгамбәребезнең мөбарәк хозурына җибәрделәр. Әбү Суфьян килеп ант итте һәм: «Әй Мөхәммәд! Син үзеңне галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән дисең, безгә Аллаһка ышанырга, туганлык хакларына игътибар итәргә боерасың. Ә синең кавемең корылыктан һәм ачлыктан кырылып үлә. Бу бәла өстебездән алынсын өчен Раббыңа бер дога кылып җибәр; Аллаһ синең догаңны кабул итә. Әгәр шулай дога кылсаң, барыбыз да иман китерербез!..» – диде.

Шулай итеп, алар кылган золымнарын һәм җәфаларын бер читкә куеп, тарлыкка төштеләр һәм Рәсүлуллаһка ялвара башладылар. Пәйгамбәребез аларның кылганнарын битләренә бәрмәде, «Иман китерербез» дигән сүзләрен ишеткәч, мөбарәк кулларын күтәреп, Җәнабе Хакка дога кылды. Аллаһы Тәгалә Хәбибенең догасын кабул итте һәм Мәккәгә мул яңгыр җибәрде; туфрак сугарылды, үсемлекләр яшәрә башлады. Мөшрикләр корылыктан һәм ачлыктан котылсалар да, биргән сүзләрен онытып, көферләрендә кирелек белән тордылар…

Аллаһы Тәгалә аларга җавап итеп иңдергән изге аятьләрдә мәгънәсе буенча болай диде: «Киресенчә, алар (Аллаһы Тәгаләгә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ышанмыйлар; Коръән Кәрим, ахирәт һәм яңадан терелү турында) шик эчендә мавыгып йөриләр. Алайса (әй Хәбибем!) күкнең ачык бер төтен китерәчәк көнен көт. Ул төтен бөтен кешеләрне тулысынча каплар. Бу – бик каты газап! (Кешеләр:) „Йә Раббыбыз! Бу газапны бездән ал, без иман китерербез“, – диячәкләр. Үзләренә хакыйкатьләрне аңлатучы бер пәйгамбәр килгән хәлдә, аларга уйлап гыйбрәт алу кайда? Аннары алар аннан йөз чөерделәр һәм: „Ул – өйрәтелгән бер мәҗнүн“, – диделәр. Без бу газапны бераз алсак, сез тагын элекке хәлегезгә кайтырсыз. Бик зур каты көч белән тотылачак көннәрендә (Бәдер көнендә) Без, һичшиксез, (алардан) үч алачакбыз. Җәлалем хакына, Без болардан (корәеш мөшрикләреннән) элек Фиргавен кавемен дә сынаган идек. Аларга Бездән шәрәфле бер пәйгамбәр килде (ул – Муса галәйһиссәләм). Ул аларга болай диде: „Аллаһның колларын (Исраил угылларын) миңа бирегез. (Аларны минем белән җибәрегез. Якаларын азат итегез, аларны газапламагыз.) Һичшиксез, мин – сезгә Аллаһы Тәгалә вәхи белән җибәргән ышанычлы пәйгамбәр. Аллаһы Тәгаләгә каршы тәкәбберләнмәгез. Чөнки мин сезгә эшемнең дөрес икәнен аңлатучы дәлил белән, ачык могҗиза белән килдем. Белегез, мин сезнең мине ташлар белән атуыгыздан, үтерүегездән минем дә, сезнең дә Раббыбыз булган Аллаһы Тәгаләгә сыенам; Ул мине саклар. Әгәр мине тәсдыйк итмәсәгез һәм миңа ышанмасагыз, мине үз хәлемә калдырыгыз. (Мин сезнең яхшылыгыгыздан баш тарттым. Ичмасам, явызлыгыгыз тимәсен.)“ (Алар иман китермәгәннәре, аны ялганчыга чыгарганнары өстенә, аңа төрле җәфа һәм золым кыла башлагач,) Муса (галәйһиссәләм) Аллаһы Тәгаләгә дога кылып: „Йә Раббым! Болар көфердә кирелек белән торучы бер кавем“, – диде. Аллаһы Тәгалә аңа вәхи иңдереп, болай диде: „Колларым (Исраил угыллары) белән төнлә (Мисырдан) чыгып кит! Фиргавен һәм аның тарафдарлары сезнең чыкканыгызны ишеткәч, һичшиксез, сезнең артыгыздан куачаклар. Кавемең белән диңгезне кичкәч, аны ничек бар, шулай калдыр (таягың белән кабат сугып, ачылган юлларны япма; ачык калдыр). Чөнки Фиргавен һәм аның гаскәре ул юлларга кереп батачаклар, суга чумачаклар“».2

Камалышның бетерелүе

Мөшрикләр «Иман китерербез» дигән сүзләреннән кайттылар һәм тагын золым кыла башладылар. Бер көнне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә вәхи аша «Кәгъбәдә эленеп торган килешү кәгазенә бер агач кортын (күбәләген) җибәргәнен һәм ул кортның Аллаһы Тәгаләнең исеменнән башка бөтен язуларны ашап бетергәнен» белдерде. Пәйгамбәребез Әбү Талибка: «Әй агам! Минем Раббым булган Аллаһы Тәгалә корәешләрнең килешү кәгазенә агач кортын җибәрде. Аллаһы Тәгаләнең исеменнән башка, анда язылган золым, туганлыкны өзү, яла… кебек нәрсәләрнең берсен дә калдырмады, барысын да юк итте», – диде.

«Аллаһым! Йосыф (галәйһиссәләм) заманындагы җиде ачлык елы кебек, боларга да җиде ачлык газабы биреп, миңа ярдәм ит!» Хәдис шәриф

Әбү Талиб: «Моны сиңа Раббың хәбәр иттеме?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Әйе», – диде. Шунда Әбү Талиб: «Шәһадәт бирәм, син һәрвакыт дөресен генә сөйлисең», – диде. Ул шунда ук киенеп, Кәгъбәгә китте. Анда мөшрикләрнең күренекле кешеләре утыра иде. Әбү Талибның килгәнен күреп: «Мөгаен, Мөхәммәдне безгә тапшырырга килә!..» – диделәр. Әбү Талиб алар янына барып җиткәч: «Әй корәешләр җәмәгате! „Әл-Әмин“ дип аталган һәм беркайчан да ялган сөйләмәгән бертуганымның улы, сез язган сәхифәдәге Аллаһы Тәгаләнең исеменнән башка бөтен язуларны бер агач корты ашаганын хәбәр итте. Әйдәгез, безгә каршы язган кәгазегезне алып килегез, күрик!.. Әгәр бу сүз дөрес булса, ант итәм, без барыбыз да үлгәнче аны яклауны дәвам итәрбез! Сез дә инде бу золымыгыздан һәм начар кыланышларыгыздан ваз кичегез…» – диде. Мөшрикләр дулкынланып, сәхифәне Кәгъбә диварыннан төшереп алып килделәр. Әбү Талиб: «Укыгыз!» – дигәч, алардан берсе укырга дип сәхифәне ачты һәм «Бисмикә Аллаһуммә» сүзләреннән башка бөтен язуларның юкка чыкканын күрде.3 Мөшрикләр ни әйтергә, ни эшләргә белмичә аптырап калдылар. Хәтта кайберләре килешүдән баш тарткач, алар өч елдан бирле дәвам иткән, онытылмас газаплар китергән, күңелләрдә тирән яралар калдырган бу каты камалышны бетерделәр. Ләкин дошманлыкларыннан һич кенә дә баш тартмадылар; өстәвенә, тагын да кырысрак булдылар. Исламның таралуына комачаулау өчен бөтен юлларны сынап карадылар. Никадәр тырышсалар да, ислам тиз тарала барды. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм җаһилият чорының караңгылыгында (зөлмәтендә) тончыккан кешеләрне коткарырга тырышты һәм аларны чын бәхеткә ирештерде. Бу бәхеткә ирешкәннәр ул бөек нигъмәт өчен шөкер иттеләр, мөшрикләрнең хурлауларыннан һәм җәфаларыннан һич тә курыкмадылар. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең могҗизаларын һәм мөселманнарның үз диннәрендә нык торуларын күргән күпме күңелләр ислам нуры белән нурланды.

Айның икегә аерылуы

Пәйгамбәребезнең бөек могҗизаларыннан берсе – Айның икегә аерылуы. Араларында Әбү Җәһел белән Вәлид ибне Могыйра да булган бер төркем мөшрик Рәсүле әкрамга (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әгәр син чыннан да пәйгамбәр булсаң, Айны яртысы Кугайкыйган тавы өстендә, яртысы Әбү Кубәйс тавы өстендә күренерлек итеп икегә аер!..» – диделәр. Рәсүлуллаһ: «Әгәр мин моны эшләсәм, иман китерерсезме?» – диде. Алар: «Әйе, иман китерербез», – диделәр. Рәсүлуллаһ Айның икегә аерылуы өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылды. Җәбраил галәйһиссәләм шунда ук сөекле Пәйгамбәребез янына килде һәм: «Әй Мөхәммәд! Бу төндә мәккәлеләргә могҗизаны карасыннар дип хәбәр ит», – диде. Пәйгамбәребез Айның ундүртенче төнендә, ул тулы бәдер (тулган ай) булганда, ягъни ай тәмам түгәрәк һәм иң якты булган төндә Айның икегә аерылачагын, гыйбрәт алырга теләүчеләрнең карап торуларын белдерде. Ул төнне сөекле Пәйгамбәребез мөбарәк бармагы белән ишарә кылгач, Ай икегә аерылды. Бер өлеше Әбү Кубәйс тавы өстендә, икенчесе Кугайкыйган тавы өстендә күренде. Аннары алар күктә кабат кушылды.

Рәсүлуллаһ: «Әй Әбү Сәләмә ибне Габделәсәд, Әркам ибне Әбүл-Әркам! Шаһит булыгыз!» – дигәннән соң, янындагы башка сәхабәләренә дә: «Шаһит булыгыз!» – диде. Мөшрикләр исә үз күзләре белән тагын бер ачык могҗиза күрделәр. Ләкин алар сүзләрендә торып иман китерәсе урынга, башкаларның да иман китерүенә комачаулау өчен: «Бу – Мөхәммәднең безне сихерләве генә! Ләкин ул бөтен кешеләрне дә сихерли алмый бит!.. Әйдәгез, башка җирләрдән килгән кешеләрдән дә сорыйк. Карыйк әле, алар да шул ук хәлгә шаһит булганнармы? Әгәр күргән булсалар, Мөхәммәднең пәйгамбәрлек дәгъвасы дөрес. Юкса бу – сихер», – диделәр. Килгәннәрдән сорадылар, хәтта башка җирләргә кеше җибәреп сораттылар. Барысыннан да бер үк сүзне ишеттеләр: «Әйе, ул төнне Айның икегә аерылганын күрдек!» Шулай да тагын инкарь иттеләр. Инкарь итүчеләрнең башында Әбү Җәһел тора иде. Кешеләр иман нигъмәтенә ирешмәсен өчен ул: «Әбү Талиб ятиминең сихере күккә дә тәэсир итте!..» – дип, күңелләрне боза иде.4 Аның бу инкаре сәбәпле Аллаһы Тәгалә изге аятьләр иңдерде, мәгънәсе буенча:

«Сәгать (кыямәт) якынлашты һәм Ай ярылды (икегә аерылды). Алар (корәеш кяферләре) бер могҗиза (Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә дәлил булган могҗиза) күрсәләр, йөз чөерәләр (аның турында уйлаудан һәм иман китерүдән) һәм: „Бу – өзлексез (арты өзелми торган, бөтенесен колачлаган, көчле) бер сихер“, – диләр. Алар (пәйгамбәрне яки могҗизаны) ялганга чыгардылар һәм үз һәваларына (нәфесләренең теләкләренә һәм омтылышларына) иярделәр. Ә һәр эш (үзе юнәлгән) нәтиҗәгә ирешә, үз урынын таба. Ант булсын, аларга (Мәккә мөшрикләренә) күпме мөһим хәбәрләр (хөкемнәр, тыюлар) килде, ул хәбәрләр аларны (явызлыктан) тыя алыр иде. (Бу әмерләр һәм белемнәр) – тулы хикмәт. Ләкин рәсүлләр, кисәтүләр һәм куркытулар (аларга) һич тә файда бирми. Алайса син дә (әй Хәбибем, алар инкарьда киреләнсәләр) алардан йөз чөер. Ул чакыручы (Исрафил галәйһиссәләм) күрелмәгән һәм билгесез бер нәрсәгә (мәхшәр урынына, хисапка) чакырган көнне, алар күзләрен хур һәм түбән итеп (курку һәм дәһшәттән кая барырга белмичә), таралган чикерткәләр кебек, каберләреннән чыгачаклар. Кяферләр (муеннарын иеп) ул чакыручыга йөгергәндә: „Бу безнең өчен нинди авыр һәм нинди каты көн!“ – диячәкләр».5

Раббым сезгә дә һидаять насыйп кылсын

Мөшрикләрнең мөселманнарга каршы өч ел дәвам иткән камалышы тәмамлангач, Рәсүлуллаһ янына Нәҗраннан бер төркем кеше килде. Алар егерме чамасы иде; исламны Хәбәшстанга һиҗрәт кылган мөхтәрәм сәхабәләрдән ишеткәннәр, исламны өйрәнү һәм Пәйгамбәребезне күрү бәхетенә ирешү өчен Мәккәгә килгәннәр иде. Алар Рәсүлуллаһ белән Мөгаззәмә Кәгъбә янында очраштылар. Күп сораулар биреп, теләгәннәреннән дә гүзәлрәк һәм камилрәк җаваплар алдылар. Корәеш мөшрикләре исә тирә-яктан аларны күзәтеп тордылар. Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез аларга Коръән Кәримнән кайбер изге аятьләр укыды. Алар моннан бик нык тәэсирләнделәр, күз яшьләрен тыя алмыйча еладылар. Аннары Пәйгамбәребезнең чакыруы буенча зур сөенеч белән кәлимәи шәһадәт әйтеп, мөселман булу шәрәфенә ирештеләр. Алар илләренә кайтырга рөхсәт сораганда, Әбү Җәһел янларына килеп, мондый хурлыклы сүзләр әйтте: «Сезнең кебек ахмакларны күргәнебез юк иде!.. Аның янында бер генә утырып, диннәрегездән аерылдыгыз һәм ул ни әйтсә, барысын да тәсдыйк иттегез!..» Яңа гына сәхабә булу шәрәфенә ирешкән бу кешеләр: «Аллаһы Тәгаләнең сезгә дә һидаять (туры юл) насыйп кылуын телибез. Безгә кылган бу хурлыгыгызны һәм наданлыгыгызны без сезгә кылмыйбыз. Без сезнең бер генә хакыгызны да таптамадык бит. Ләкин шуны яхшы белегез: берничә наданның сүзе аркасында без ирешкән бу бөек нигъмәтне һич тә югалтырга теләмибез, бу хак диннән кайтмабыз», – дип җавап бирделәр.6

«Әй агам! Минем Раббым булган Аллаһы Тәгалә корәешләрнең килешү кәгазенә агач кортын җибәрде. Аллаһы Тәгаләнең исеменнән башка, анда язылган золым, туганлыкны өзү, яла… кебек нәрсәләрнең берсен дә калдырмады, барысын да юк итте» Хәдис шәриф

Аллаһы Тәгалә бу вакыйга уңаеннан иңдергән изге аятьләрдә мәгънәсе буенча болай диде: «Моннан (Коръән Кәримнән) элек Без китап биргән күп кешеләр бар, алар моңа (Коръән Кәримгә) ышаналар. Аларга ул (Коръән Кәрим) укылганда: „Без аңа иман китердек. Һичшиксез, бу – Раббыбыздан (килгән) хак. Чыннан да без моннан элек тә исламны кабул иткән кешеләр идек“, – диделәр. Менә боларга сабыр (һәм ныклык) күрсәткәннәре өчен әҗерләре ике тапкыр биреләчәк. Алар явызлыкны яхшылык белән кайтаралар. Без аларга ризык итеп биргән нәрсәләрдән (хәерле эшләргә) сарыф итәләр. Алар ямьсез сүз ишеткәндә, аннан йөз чөерәләр һәм: „Безнең гамәлләребез – безгә, сезнең гамәлләрегез – сезгә. Сезгә сәлам булсын (бездән тыныч булыгыз). Без наданнарны эзләмибез (һәм алар белән дуслык теләмибез)“, – диләр».7

СУ КАСЫЙДӘСЕ8
Әй күзем, яшьләреңнән сипмә күңелемдәге утларга су,
Мондый дөрләп янган утларга чара булмас су.
Белмимен, әйләнгән күк гөмбәзе су төсендәме,
Әллә күз яшьләремнән каплап алды гөмбәзне су.
Кылычың ләззәтеннән телгәләнсә күңелем, гаҗәп түгел,
Чөнки агып узганда диварда ертык калдыра су.
Яралы күңел синең ук очың турында куркып сөйли9,
Яралы кеше һәрчак саклык белән эчә су.
Бакчачы гөлбакчаны суга бирсен, мәшәкать чикмәсен,
Синең йөзең кебек гөл ачмас, мең бакчага бирсә дә су.
Бер язучы да синең камил сурәтеңне сурәтли алмас,
Каләм кебек текәлсә дә, күзләрен каплар кара су.
Битеңне искә алганда керфекләрем дымланса, ни булган,
Гөл өмете белән бушка китми чәнечкегә бирелгән су.
Кайгы көнендә хаста күңелдән кылычтай карашыңны кызганма,
Хәерле эш – караңгы төндә хастага бирү су.
Әй күңел, ук очын сора да аерылу кызуын бас,
Сусадым; бу чүлдә миңа эзләргә кирәк су.
Зәһидләр Кәүсәрне теләгәндәй, мин иреннәреңә тилмерәм,
Исереккә шәраб хуш булгандай, айныкка хуш су.
Синең җәннәт урамыңа туктаусыз агып бара,
Мөгаен, ул нәфис йөрешле сәрвигә гашыйк булган су.
Туфрак булып, шул урамнан аның юлын япсам кирәк,
Җибәрә алмыйм аны анда, чөнки көндәшем – су.
Әй дуслар, кулын үбү теләге белән үлсәм әгәр,
Туфрагымнан кумган ясап, Сөеклегә илтегез су.

«Моннан элек Без китап биргән күп кешеләр бар, алар моңа ышаналар. Аларга (Коръән Кәрим) укылганда: „Без аңа иман китердек. Һичшиксез, бу – Раббыбыздан (килгән) хак. Чыннан да без моннан элек тә исламны кабул иткән кешеләр идек“, – диделәр» Кыйсас: 52–53

Җәннәтел-Мөгалла

Анабыз хәзрәти Хәдичәдән (радыяллаһу ганһә) башлап, күп кенә мөхтәрәм сәхабәләрнең төрбәләре булган
зират.
Бүген бу төрбәләрне күрү мөмкин түгел. Кызганычка каршы, бу гүзәл
тарихи әсәрләрнең барысы да җимерттерелгән.