ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ БЕЛӘН ТӘВӘССҮЛ
Пәйгамбәребез белән һәрвакыт – ул яратылганчы да, яратылганнан соң да, дөньядагы тормышында да, вафатыннан соң бәрзәх (кабер) галәмендә дә – тәвәссүл1 кылынган; кыямәт көнендә терелгәннән соң Гарасат мәйданында һәм җәннәттә дә кылыначак. Вәсилә – Аллаһы Тәгалә Үз хозурында якынлыкка һәм ихтыяҗларның үтәлүенә сәбәп иткән һәр нәрсә. Рәсүле әкрам белән тәвәссүл, ягъни Рәсүлуллаһны Аллаһы Тәгалә хозурында вәсилә итү, аның ярдәмен һәм шәфәгатен сорау җаиз. Болар – сәләфе салихин (сәхабәләр, табигыйн һәм тәбәгы табигыйн), галимнәр һәм башка мөселманнар кылган эшләрдән. Мөселманнардан беркем дә моны начар дип санамаган. Бүгенге көнгә кадәр бозык гакыйдә ияләреннән башка моны кабул итмәүче беркем дә очрамаган. Кешеләрнең атасы Адәм галәйһиссәләм җиргә иңдерелгәч, Пәйгамбәребезне вәсилә иткән. Моны сөекле Пәйгамбәребез бер хәдис шәрифендә болай сөйләгән: «Адәм (галәйһиссәләм) хатасы сәбәпле җәннәттән чыгарылгач: „Йә Раббым! Мине Мөхәммәд хакына гафу ит“, – диде. Аллаһы Тәгалә: „Әй Адәм! Син Мөхәммәдне каян белдең? Мин аны әле бар итмәдем бит?“ – диде. Адәм (галәйһиссәләм): „Йә Раббым! Син мине яратып, миңа рух биргәндә, күземне ачып карасам, Гарышның читендә «Ля иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дип язылганын күрдем. Син исемен Үз исемең белән бергә сөйгән зат – ул“, – диде. Аллаһы Тәгалә: „Дөрес әйттең, әй Адәм! Махлукларым арасында Мин иң сөйгәнем – ул. Аның хакына гафу сораганың өчен, Мин сине гафу иттем“, – диде».2 Бер риваятьтә Ул: «Ул – синең нәселеңнән киләчәк бер пәйгамбәр. Мин аны бар итмәсәм, сине дә, балаларыңны да бар итмәс идем. Аны шәфәгатьче иткәнең өчен, Мин сине гафу иттем, ярлыкадым», – диде.3
Моның белән бәйле меңләгән мисал бар. Аларның берничәсе түбәндә китерелә. Ике күзе дә сукыр бер кеше күзләре ачылсын өчен Рәсүлуллаһтан дога сорады. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Теләсәң, дога кылам. Ләкин сабыр итеп түзсәң, синең өчен яхшырак булыр», – диде. «Сабыр итәргә көчем калмады. Дога кылуыңны ялварып сорыйм», – диде сукыр мөселман. Шуннан соң Пәйгамбәребез аңа: «Алайса, тәһарәт алып, мондый доганы ук!» – диде:
«Аллаһуммә инни әсәлүкә вә әтәвәҗҗәһү иләйкә би-Нәбиййикә Мөхәммәдин Нәбиййир-рахмә. Йә Мөхәммәд! Инни әтәвәҗҗәһү бикә иләә Рабби фи хаҗәти һәзиһи, ли-тукда ли. Аллаһуммә шәффигъһу фиййә».
Ул кеше бу доганы укыгач, Аллаһы Тәгалә кабул итеп, аның күзләре ачылганын хәдис галимнәреннән имам Нәсаи белдерә. Рәсүлуллаһны вәсилә итү белән бәйле Госман ибне Хәниф хәзрәтләре мондый вакыйганы сөйли: «Госман ибне Гаффан хәлифә булганда, зур мохтаҗлыгы булган бер кеше хәлифә каршына чыгарга оялып, миңа зарын сөйләде. Мин аңа: „Тиз генә тәһарәт ал! Мәсҗиде сәгадәткә бар! Югарыда белдерелгән доганы кыл да, теләгеңне әйт“, – дидем. Бичара дога кылганнан соң, хәлифә булган урынга барган, һәм аны хәлифә хозурына керткәннәр. Хәлифә аны үзенең намазлыгына утыртып, зарын тыңлаган һәм үтәгән. Бичара эшенең кинәт башкарылганын күреп, шатланып минем яныма килде. „Аллаһы Тәгалә синнән разый булсын! Хәлифәгә син әйтмәсәң, мин бу авырлыктан котыла алмас идем“, – диде. Ул минем хәлифә белән сөйләшкәнемне уйлаган иде».
«(Әй Адәм!) Ул – синең нәселеңнән киләчәк бер пәйгамбәр. Мин аны бар итмәсәм, сине дә, балаларыңны да бар итмәс идем. Аны шәфәгатьче иткәнең өчен, Мин сине гафу иттем, ярлыкадым» Хәдис кодси
Хәзрәти Гомәр хәлифә булганда, бер тапкыр корылык булды. Мөхтәрәм сәхабәләрдән Билал ибне Харис Рәсүлуллаһның төрбәсенә барып: «Йә Рәсүлуллаһ! Өммәтең ачлыктан үләргә тора. Яңгыр явуы өчен вәсилә булуыңны ялварып сорыйм», – диде. Рәсүлуллаһ шул төнне аның төшенә кереп: «Хәлифәгә бар! Миннән сәлам әйт! Яңгыр догасына чыксын!» – диде. Хәзрәти Гомәр яңгыр догасына чыккач, яңгыр ява башлады. Аллаһы Тәгалә Үзе сөйгәннәрнең хакына догаларны кабул итә. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмне бик сөйгәнен белдергән. Шуңа күрә бер кеше: «Аллаһуммә инни әсәлүкә би-җәһи Нәбиййикәл-Мостафа», – дип дога кылса, аның догасы кире кагылмый. Шуның белән бергә, вак-төяк дөнья эшләре өчен Рәсүлуллаһны вәсилә итү әдәпкә туры килми. Бөрһанеддин Ибраһим Малики болай диде: «Бик ач булган бер фәкыйрь Хөҗрәи сәгадәткә барып: „Йә Рәсүлуллаһ! Мин ач“, – диде. Бераздан берәү килеп, фәкыйрьне өенә алып китте һәм туйдырды. Фәкыйрь кылган догасы кабул булганын әйткәч, тегесе: „Кардәшем! Син бала-чагаңнан аерылып, ерак юллардан авырлыклар күреп, Рәсүлуллаһны зиярәт кылу өчен килдең. Бер телем икмәк өчен Рәсүлуллаһ хозурына чыгу килешәме соң? Ул бөек хозурда җәннәтне һәм мәңгелек нигъмәтләрне сорарга кирәк иде! Монда соралган нәрсәләрне Аллаһы Тәгалә кире какмый“, – диде. Рәсүлуллаһны зиярәт кылу шәрәфенә ирешүчеләр кыямәт көнендә аның шәфәгать кылуын сорап дога кылырга тиеш». Бер көнне имам Әбү Бәкер Мокри имам Табарани һәм Әбүш-Шәех белән Мәсҗиде сәгадәттә утыралар иде. Берничә көннән бирле бернәрсә дә ашамаганга, алар бик ачыккан иде. Имам Әбү Бәкер инде түзә алмыйча: «Мин ач, йә Рәсүлуллаһ!» – дигәннән соң, бер почмакка китеп утырды. Сәедләрдән бер зат ике хезмәтчесе белән килеп: «Кардәшләрем! Бабам Рәсүлуллаһтан ачлыктан интегеп ярдәм сораган икәнсез. Ул сезне туйдыруымны боерды», – диде. Китергәннәрен бергәләп ашадылар. Калганын ул аларга калдырып китте. Ислам галимнәреннән Әбү Габдулла ибне Нөгман Мәррәкуши Тилимсани (683 / милади 1284) «Мисбахуз-золам» исемле кыйммәтле китабында Рәсүлуллаһны вәсилә итеп, теләкләренә ирешкән йөзләгән мөселманны һәм аларның догаларын җентекләп яза. Рәсүлуллаһны вәсилә итеп теләкләренә ирешүчеләрнең берсе – Мөхәммәд ибне Мөнкәдир. Ул болай сөйли: «Бер кеше атама сиксән алтын калдырып, җиһадка киткән иде. „Боларны сакла! Бик мохтаҗ булганга да ярдәм итә аласың“, – дигән иде. Мәдинәдә корылык булды. Атам алтыннарның барысын да ачлыктан интегүчеләргә таратты. Алтыннарның иясе килеп, аларны сорады. Атам: „Бер төннән соң кил“, – диде. Ул Хөҗрәи сәгадәткә барып, иртәнгә кадәр Рәсүлуллаһка ялварды. Төн уртасында бер кеше килеп: „Кулыңны суз!“ – диде. Бер янчык алтын бирде дә юкка чыкты. Атам өйдә алтыннарны санап, аларның сиксән икәнен күргәч, шатланып, шунда ук иясенә бирде».
Әбү Габдулла Тилимсани хәзрәтләре бу китабында үз башыннан узган бер вакыйганы да болай сөйли:
«637 (милади 1239) елда Сәдәр кальгасыннан сайланган бер җәмәгать белән бергә чыктык. Безнең белән юл күрсәтүче бер кеше бар иде. Бераз баргач, суыбыз бетте. Су эзли башладык. Мин дә шул арада йомышымны үтәргә киттем. Шул вакытта мине коточкыч йокы басты. „Барыбер, кузгалганда мине уятырлар“, – дип, башымны җиргә куйдым.
Уянсам, үземне чүл уртасында япа-ялгыз таптым. Юлдашларым мине онытып киткәннәр иде. Ялгызлыктан мине зур курку басты. Чүлдә уңга-сулга йөри башладым. Кайда икәнемне, кая барырга кирәк икәнен белми идем. Һәр як тигез ком иде. Бераздан караңгы төште. Без юл йөргән кәрванның эзе дә юк иде. Мин төнге караңгылыкта япа-ялгыз идем. Куркуым тагын да көчәйде. Борчылып, тизрәк атлый башладым. Бераз баргач, бик сусап, арып-талып, хәлсезләнеп җиргә егылдым. Инде тормышымнан өметемне өзгән, үлемем якынлашканын тоя башлаган идем. Әйтеп бетергесез газапта идем, михнәтем һәм хәсрәтем соңгы чигенә җиткән иде. Кинәт уема бер нәрсә килде. Төнге караңгылыкта бөтен көчемне җыеп, чын күңелдән, ихлас белән тагын бер тапкыр: „Йә Рәсүлуллаһ! Ярдәм ит! Синнән Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән ярдәм итүеңне сорыйм!“ – дип ыңгырашып әйттем. Сүземне әйтеп бетерүгә, берәүнең миңа эндәшкәнен ишеттем. Тавыш килгән якка карасам, төнге караңгылыкта тирә-ягына нур сибүче, ап-ак киемнәр кигән, моңа кадәр һич күрмәгән бер кешенең мине чакырганын күрдем. Ул миңа якынлашып, кулымны тотты. Шул мизгелдә бөтен арыганлыгым һәм сусавым юкка чыкты. Яңадан туган кебек булдым. Күңелем аңа кинәт җылынып китте. Кулга-кул тотынышып бераз бардык. Тормышымның иң татлы мизгелләренең берсен кичергәнемне тойдым. Ком калкулыгын узгач, бергә юл йөргән кәрванымның утларын күрдем, юлдашларымның тавышларын ишеттем. Алар янына таба якынлаштык. Мин атланып йөргән хайван кәрванның иң артыннан бара иде. Кинәт ул килеп, минем алдымда туктады. Үз хайванымны алдымда күргәч, шатланып кычкырып җибәрдем. Мин кычкыргач, минем белән килгән зат кулын кулымнан тартып алды. Аннары кулымнан тотып, мине хайваныма атландырды. Аннары: „Бездән берәр нәрсә сораучыны һәм ярдәм теләүчене без буш кайтармыйбыз“, – дип, кире борылып китте. Шул чакта аның Рәсүлуллаһ икәнен аңладым. Ул кире борылып киткәндә, тирә-ягына сипкән нурларның төнге караңгылыкта күккә таба күтәрелгәне күренә иде. Ул күздән югалгач, кинәт акылым башыма кайтты. „Ничек итеп мин Рәсүлуллаһның кулын-аягын үпмәдем!“ – дип әрнедем, ләкин эш узган, форсат кулдан ычкынган иде». Әбүл-Хәер Акта Мәдинәдә биш көн ач калды. Хөҗрәи сәгадәт янына килеп, Рәсүлуллаһка сәлам бирде. Ач икәнен әйтте. Бер якка китеп йоклады. Төшендә Рәсүлуллаһның килгәнен күрде. Аның уң ягында Әбү Бәкер Сыйддыйк, сул ягында Гомәрел-Фарук һәм алдында Галиел-Мортаза бар иде.
Хәзрәти Гали килеп: «Әй Әбүл-Хәер! Тор, нигә ятасың? Рәсүлуллаһ килә!» – диде. Ул шунда ук торды. Рәсүлуллаһ килеп, аңа зур бер икмәк бирде. Әбүл-Хәер болай ди: «Бик ач булганга, шунда ук ашый башладым. Яртысын ашап бетергәч, уяндым. Калган яртысын кулымда таптым».
«Берәр нәрсәдән зарар күргән кеше кимчелексез тәһарәт алып, ике рәкагать намаз укысын! Аннары: „Йә Раббым! Синнән сорыйм. Галәмнәргә рәхмәт булган Пәйгамбәрең Мөхәммәд галәйһиссәләмне вәсилә итеп, Сиңа ялварам. Әй Мөхәммәд! Теләгемне кабул итсен өчен, Раббыма сине вәсилә итәм. Йә Раббым! Аны миңа шәфәгатьче ит!“ – дисен» Хәдис шәриф
Шулай ук «Мисбахуз-золам» китабында сөйләнә: Әхмәд ибне Мөхәммәд Суфи болай ди: «Хиҗаз чүлләрендә бөтен барлыгым бетте. Мәдинәгә килдем. Хөҗрәи сәгадәт янында Рәсүлуллаһка сәлам бирдем. Бер якка утырып йокладым. Рәсүлуллаһ күренеп: „Килдеңме, Әхмәд? Учыңны ач!“ – диде. Учымны алтын белән тутырды. Уяндым. Кулларым алтын белән тулы иде». Имам Сәмһуди дә «Мәдинә тарихы» исемле китабында үз башыннан узган бер вакыйганы болай сөйли: «Ишегемнең ачкычын төшереп югалттым. Таба алмадым. Хөҗрәи сәгадәт алдына килеп: „Йә Рәсүлуллаһ! Ачкычымны югалттым, өемә керә алмыйм!“ – дидем. Шул вакытта бер бала килде. Кулындагы ачкычны күрсәтеп: „Мин моны таптым. Сезнекеме икән?“ – диде».
Килислы Мостафа Ышкый әфәнде «Mevârid-i Mecîdiyye» исемле тарих китабында болай ди: «Мәккәдә егерме ел тордым. Алтмыш алтын җыеп, һиҗри 1247 (милади 1831) елда хатыным һәм балаларым белән Мәдинәгә килдем. Юлда акча бетте. Бер танышымда кунак булып, Хөҗрәи сәгадәткә килдем. Рәсүлуллаһтан ярдәм сорадым. Өч көннән соң без торган өйгә бер бәк килеп, минем өчен бер өй яллаганын әйтте. Әйберләремне шунда күчертте. Бер еллык өй хакын түләде. Берничә айдан соң мин авырып, бер ай ятып тордым. Өйдә ашарга да, сатарга да бернәрсә калмады. Хатынымның ярдәме белән түбәгә менеп, Рәсүлуллаһның төрбәсенә каршы авырлыгымны сөйләп, ярдәм сорарга теләдем. Кулларымны күтәргәч, дөнья нәрсәсе сораудан оялдым. Бернәрсә дә әйтә алмадым. Бүлмәмә төштем. Икенче көнне бер кеше килеп, фәлән әфәнде бу алтыннарны сиңа бүләк итеп җибәрде, диде. Янчыкны алдым. Тормышыбыз рәтләнсә дә, авырудан котыла алмадым. Ярдәм белән Хөҗрәи сәгадәт алдына килеп, Рәсүлуллаһтан шифа сорадым. Мәчеттән чыгып, беркемнән дә ярдәм сорамыйча, өемә атладым. Өйгә кергәндә, авыруымнан эз дә калмаган иде. Күз тимәсен өчен, берничә көн урамга таякка таянып чыктым. Ләкин акча беткән иде. Бала-чагамны караңгыда калдырып, Мәсҗиде Нәбәвигә килдем. Ястү намазыннан соң авырлыгымны Рәсүлуллаһка сөйләдем. Юлда мин танымаган бер кеше яныма килеп, кулыма бер янчык тоттырды. Анда һәрберсе тугыз корыш торган кырык тугыз алтын бар иде. Шәм һәм кирәкле нәрсәләр алып, өйгә кайттым».
«Şakâyık-i Nu’mâniyye» китабы тәрҗемәсенең икенче томында болай диелә: Госманлы дәүләтенең беренче шәехел-исламы һәм үз заманының мөҗәддиде булган бөек ислам галиме Мәүләна Шәмседдин Мөхәммәд ибне Хәмзә Фәнаринең күзләренә пәрдә төшеп, ул күрми башлады. Бер төнне Рәсүлуллаһ төшендә аңа: «Таһа сүрәсен тәфсир кыл!» – дигәч, ул: «Бөек хозурыгызда Коръән Кәримне тәфсир кылырга көчем булмаган кебек, күзләрем дә күрми», – дигән. Пәйгамбәрләрнең табибы булган Рәсүлуллаһ мөбарәк хыркасыннан бер кисәк мамык чыгарып, аны мөбарәк төкереге белән юешләгәннән соң, аның күзләре өстенә куйган. Мулла Фәнари уянып, мамыкны күзләре өстендә табып, аны алгач, күрә башлаган. Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм шөкер иткән. Мамык җепләрен саклап, үлгәч күзләре өстенә куелуын васыять иткән. 834 (милади 1431) елда Бурсада вафат булгач, аның васыятен үтәгәннәр.
Габбаси хәлифәләреннән Әбү Җәгъфәр Мансур Мәсҗиде Нәбәви эчендә имам Малик белән сөйләшә иде. Имам Малик: «Әй Мансур! Бу – Мәсҗиде сәгадәт! Акрын тавыш белән сөйлә! Хак Тәгалә Хөҗерат сүрәсендә мәгънәсе буенча: „Тавышларыгызны Рәсүлуллаһның тавышыннан күтәрмәгез!“4 – дип, бер җәмәгатьне шелтәләде. „Рәсүлуллаһ хозурында тавышларын түбән тотучылар…“5 дигән изге аять белән исә Ул тавышларын түбән тотучыларны мактады. Рәсүлуллаһка вафатыннан соң хөрмәт күрсәтү тере вакытында хөрмәт күрсәтү кебек», – диде. Мансур башын иеп: «Әй Әбү Габдулла! Кыйблага каршы басаргамы, әллә Кабре сәгадәткә каршымы?» – дип сорады. Имам Малик хәзрәтләре: «Рәсүлуллаһтан йөзеңне борма! Кыямәт көненең шәфәгатьчесе булган ул бөек Пәйгамбәр (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) кыямәт көнендә синең һәм атаң Адәм галәйһиссәләмнең котылуына вәсилә булачак. Син Кабре сәгадәткә юнәлеп, Рәсүлуллаһның мөбарәк рухына сыенып, шәфәгать сорарга тиеш. Ниса сүрәсенең 64 енче изге аятендә мәгънәсе буенча болай диелгән:
«Нәфесләренә золым кылганнар (үзләренә зарар китергәннәр) сиңа килеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорасалар, Рәсүлем дә алар өчен гафу сораса, Аллаһы Тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче һәм мәрхәмәтле итеп табарлар». Бу изге аять Рәсүлуллаһны вәсилә итүчеләрнең тәүбәләре кабул ителәчәгенә сүз бирә», – диде. Шуннан соң Мансур урыныннан торып, Хөҗрәи сәгадәт алдына басты һәм: «Йә Раббым! Бу изге аятьтә Син Рәсүлеңне вәсилә итүчеләрнең тәүбәсен кабул итәчәгеңә сүз бирдең. Мин дә бөек Пәйгамбәреңнең бөек хозурына килеп, Синнән гафу сорыйм. Ул тере вакытта гафу сорап, Син гафу иткән колларың кебек, мине дә гафу ит! Йә Раббым! Нәбиййүр-рәхмә (рәхмәт пәйгамбәре) булган бөек Пәйгамбәреңне вәсилә итеп, Сиңа ялварам. Әй пәйгамбәрләрнең иң өстене булган Мөхәммәд галәйһиссәләм! Сиңа тәвәссүл кылып, Раббыма ялвардым. Йә Раббым! Ул бөек Пәйгамбәрне миңа шәфәгатьче ит!» – дип ялвара башлады. Ул аркасын кыйблага, йөзен Мөваҗәһәи сәгадәт тәрәзәсенә каршы куеп, басып дога кылды. Мөнбәре Нәбәви аның сул ягында калган иде. Имам Маликның хәлифә Мансурга биргән нәсыйхәте Хөҗрәи сәгадәт алдында дога кылучыларның бик уяу булырга тиеш икәнен күрсәтә. Ул мәкамга лаеклы әдәпне һәм хөрмәтне күрсәтә алмаячак кешеләрнең Мөнәүвәрә Мәдинәдә озак торулары дөрес булмый, диелде. Анадолу авыл кешеләреннән берәү Мөнәүвәрә Мәдинәдә еллар буе яшәгән, өйләнгән һәм Хөҗрәи сәгадәттә билгеле бер хезмәткә кергән иде. Бер көнне ул кызулы авыруга тотылды, һәм аның әйрән эчәсе килде. «Әгәр авылымда булсам, катыктан әйрән ясатып эчәр идем», – дигән уй күңеленнән узды. Шул төнне Рәсүлуллаһ Шәйхел-Харәм әфәндегә төшендә күренеп, ул кешенең эшен башка берәүгә бирүне боерды. Шәйхел-Харәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Ул хезмәтне өммәтеңнән фәлән кеше башкара», – дигәч, ул: «Ул кешегә әйт! Авылына кайтып, әйрән эчсен!..» – диде. Икенче көнне бу боерык җиткерелгәч, авыл кешесе: «Баш өсте!» – дип, туган ягына китте.
«Нәфесләренә золым кылганнар сиңа килеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорасалар, Рәсүлем дә алар өчен гафу сораса, Аллаһы Тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче һәм мәрхәмәтле итеп табарлар» Ниса: 64
Күңелдән узган бер уй гына шулкадәр зарар китергәч, Аллаһ сакласын, шаяртып булса да әйтелгән урынсыз бер сүзнең яки әдәпкә туры килмәгән бер хәрәкәтнең никадәр зур зарары булачагын моннан аңларга кирәк.
Сине сөйгән мөэминнең күңелендәге иманы син,
Кайгысы һич булмас, дәртенә дәрман син,
Шәфәгатеңне көтә, күңеленең фәрманы син,
Ярдәм өмет иткән, әлбәттә, ирешер, йә Рәсүлуллаһ.
Рәсүлуллаһка салават шәриф әйтүнең әһәмияте һәм фазыйләте
Пәйгамбәребезнең исеме әйтелгәндә, ишетелгәндә һәм язылганда, хөрмәт һәм ихтирам билгесе итеп аңа салават шәриф уку – иң мөһим вазифаларыбыздан. Коръән Кәримдә Әхзаб сүрәсенең 56 нчы изге аятендә мәгънәсе буенча болай диелгән:
«Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр (аның шәрәфен һәм шанын күтәрү өчен). Әй иман китергәннәр! Сез дә аңа салават һәм сәлам әйтегез һәм аңа чын күңелдән буйсыныгыз».
Тәфсир галимнәре бу изге аятьтә искә алынган «салат» сүзенең Аллаһы Тәгаләдән – рәхмәт, фәрештәләрдән – истигъфар, мөэминнәрдән – дога мәгънәсендә булуын белдергәннәр. Бөтен ислам галимнәре бердәм белдерделәр: гомердә бер тапкыр салават әйтү – фарыз. Аның исемен һәр тапкыр әйткәндә, ишеткәндә, укыганда, язганда бер тапкыр салават әйтү – ваҗиб, исеме кабатланганда мөстәхәб.
Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сораучы кеше башта Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәна әйткәннән соң, Рәсүлуллаһка салават укырга тиеш. Мондый дога кабул булырга бик лаек. Ике салават белән (доганың башында һәм ахырында) кылынган дога кире кайтарылмый. Әбү Тальха хәзрәтләре сөйли: «Рәсүлуллаһ хозурына кердем. Аңарда моңа кадәр һич күрмәгән шатлык һәм канәгатьлек күрдем. Сәбәбен сорагач, ул: „Ничек шатланмыйм? Әле генә Җәбраил (галәйһиссәләм) сөенечле хәбәр китерде: Аллаһы Тәгалә әйтә: өммәтеңнән берәү сиңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә моның өчен аңа ун салават кылыр“, – диде».6
Бу хакта хәдис шәрифләрнең кайберләре болай:
«Янында исемем искә алынып та, миңа салават һәм сәлам әйтмәгән кешенең борыны җиргә сөртелсен. Рамазан ае кереп, гөнаһларын гафу иттермичә Рамазан ае чыгып киткән кешенең дә борыны җиргә сөртелсен. Ата-анасының картлыгына җитеп тә, аларның ризалыгын казанып җәннәткә керә алмаган кешенең дә борыны җиргә сөртелсен».
«Янында исемем искә алынып, миңа салават һәм сәлам әйтмәгән кеше – саранның иң сараны». Әбү Хөмәйд Сәгыйди хәзрәтләре белдерә: «Мөхтәрәм сәхабәләрнең кайберләре Рәсүлуллаһтан: „Йә Рәсүлуллаһ! Сиңа ничек салават һәм сәлам әйтик?“ – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: „Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә әзваҗиһи вә зөрриййәтиһи кәмә сәлләйтә галә Ибраһимә вә бәрик галә Мөхәммәдин вә әзваҗиһи вә зөрриййәтиһи кәмә бәрәктә галә Ибраһимә иннәкә хәмидүн мәҗид, – дип әйтегез“, – диде».7
Кайбер салаватлар болай:
«Галәйһиссәләм».
«Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм».
«Галәйһиссәләту вәссәләму вәт-тәхиййә».
«Аллаһуммә салли галә сәййидинә Мөхәммәд».
«Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн».
«Галәйһи вә галә җәмигы минәс-саләвати әтәммүһә вә минәт-тәхиййати әймәнүһә».
«Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әли Мөхәммәд, кәмә сәлләйтә галә Ибраһимә вә галә әли Ибраһим…»
Бер кеше болай сөйләде: дусларымнан берсе җибәргән бер хатында Рәсүлуллаһның мөбарәк исеме искә алынган һәр урында «саллаллаһу галәйһи вә сәлләм тәслимән кәсирән кәсира» дип язган. Аны очратып, сәбәбен сорагач, ул болай диде: «Яшь чагымда хәдис китаплары күчереп яздым. Рәсүлуллаһның мөбарәк исемен язган саен салаватны язмый идем. Төшемдә Галәмнәрнең Сәеден күреп, аның янына бардым. Ул мөбарәк йөзен миннән борды. Икенче ягына чыктым, тагын борды. Каршысына барып: „Йә Рәсүлуллаһ! Нигә миннән йөзеңне борасың?“ – дидем. Ул: „Чөнки син китабыңда минем исемемне язганда, миңа салават язмадың!“ – диде. Шуннан бирле аның мөбарәк исемен һәрвакыт салават белән бергә язам».
Хәдис шәрифләрдә болай диелгән:
«Кем миңа бер тапкыр салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун тапкыр салават (рәхмәт) кылыр, аның ун гөнаһын гафу итәр һәм дәрәҗәсен ун мәртәбә күтәрер».
«Кыямәт көнендә миңа иң якын булучы, минем шәфәгатемә иң лаеклы кеше – миңа иң күп салават һәм сәлам әйтүче». Хак Тәгалә хәзрәти Мусага: «Әй Муса, Минем синең телеңә сүзеңнән, күңелеңә уеңнан, тәнеңә рухыңнан, күзеңә нурыңнан да якынрак булуымны телисеңме?» – диде. Ул: «Әйе, йә Раббым!» – дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Алайса, Мөхәммәдкә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) күп салават әйт», – диде. Аннары: «Әй Муса, кыямәт көнендә сусау газабын чикмәүне телисеңме?» – диде. Ул: «Әйе, йә Раббым!» – дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Алайса, Мөхәммәдкә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) күп салават әйт», – диде.8
Пәйгамбәребез болай диде:
«Кыямәттә һәр мәкамда миңа иң якын булучыгыз – дөньяда миңа күп салават укучыгыз. Җомга көнне һәм җомга кичендә миңа йөз салават укучының Аллаһы Тәгалә йөз ихтыяҗын үти. Аларның җитмеше ахирәткә, утызы дөньяга кагылышлы эшләр. Аннары Аллаһы Тәгалә бер фәрештә аша бу салаватларны минем каберемә китертә. Алар сезгә килгән бүләк кебек булалар. Ул фәрештә миңа җибәрүченең исемен, нәселен һәм кабиләсен белдерә. Аны минем янымдагы бер ак биткә яза. Минем үлгәннән соң белүем тере вакытта белүем кебек».9
«Кем миңа бер тапкыр салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун тапкыр салават (рәхмәт) кылыр, аның ун гөнаһын гафу итәр һәм дәрәҗәсен ун мәртәбә күтәрер» Хәдис шәриф
«Пәнҗешәмбе көне җиткәч, Аллаһы Тәгалә кулларында көмеш дәфтәрләр һәм алтын каләмнәр булган фәрештәләрне җибәрә. Алар пәнҗешәмбе көнне һәм җомга кичендә Пәйгамбәргә күп салават әйтүчеләрне язып баралар». «Ике мөселман очрашып мосафәха кылсалар (кул бирешеп күрешсәләр) һәм Пәйгамбәргә салават әйтсәләр, аерылышканчы ук аларның элекке һәм соңгы гөнаһлары гафу ителә». «Сезнең берегез мәчеткә кергәч, Пәйгамбәргә сәлам бирсен һәм: „Йә Раббым! Мине шайтаннан сакла!“ – дисен»10
Бер риваятьтә: «Мәчеттән чыкканда „Аллаһуммә инни әсәлүкә мин фәдликә“ дип укысын».
Доганың башында Аллаһы Тәгаләгә мактау (хәмед) һәм Рәсүлуллаһка салават булмаса, дога пәрдә артында кала. Башында хәмед һәм салават булган дога кабул була. Рәсүлуллаһка һәм аның гаиләсенә (Әленә) салават укылмаганчы, дога белән күк арасында пәрдә тора. Салават укылгач, бу пәрдә ертыла һәм дога күккә күтәрелә. Салават укылмаса, дога кире кайта.
Берәр мәҗлестә Аллаһы Тәгалә искә алынмаса һәм Рәсүлуллаһка салават әйтелмәсә, андагыларның өстендә камчы тора: Ул теләсә, аларны газаплый, теләсә – гафу итә.
«Колагы чыңлаган кеше мине искә алсын һәм миңа салават укысын».
«Берәр эшкә ниятләгән кеше ул хакта киңәшләшсен. Шунда Аллаһы Тәгалә аңа ул эштә дөрес юл (рөшд) насыйп итәр. Бер кеше берәр сүз әйтергә теләп тә, аны онытса, миңа салават укысын. Чөнки аның миңа укыган салаватында әйтәсе сүзенә алмаш бар. Бәлки, шуннан соң ул аны исенә төшерер».11
«Хәерле эш Аллаһның исеме һәм миңа салават белән башланмаса, ул эштә хәер юк, аның бөтен бәрәкәте алынган».12 Ислам бөекләреннән Әбү Хафс Кагыйди вафат булгач, берәү аны төшендә күреп: «Аллаһы Тәгалә сиңа ничек мөгамәлә кылды?» – дип сорады. Ул: «Миңа рәхмәт кылды, мине гафу итте һәм җәннәткә урнаштырды», – диде. Теге кеше: «Ни сәбәпле?» – дип сорады. Ул болай дип җавап бирде: «Мине фәрештәләр арасында туктаттылар. Алар минем гөнаһларымны һәм Рәсүлуллаһка әйткән салаватларымны санадылар һәм салаватларымны күбрәк таптылар. Шунда Аллаһы Тәгалә аларга: „Әй фәрештәләрем! Эшегез тәмам. Башка хисап сорамагыз. Аны Минем җәннәтемә алып барыгыз!“ – диде».
Сәләфтән берәү сөйли: «Бергә хәдис өйрәнгән бер иптәшем вафат булды. Мин аны төшемдә өстенә яшел җәннәт киемнәре кигән хәлдә күрдем. Сәбәбен сорагач, ул болай диде: „Һәр хәдистә күргән Рәсүлуллаһ исеме янына саллаллаһу галәйһи вә сәлләм дип яза идем. Хак Тәгалә моның әҗерен шулай бирде“».
Тагын сәләфтән берәү сөйли: «Язу эше белән шөгыльләнгән бер күршем вафат булды. Мин аны төшемдә күреп, Аллаһы Тәгалә аның белән ничек мөгамәлә кылганын сорадым. Ул Аллаһы Тәгалә аны гафу иткәнен әйтте. Ни сәбәпле дип сорагач, ул: „Рәсүлуллаһның исемен һәр язган саен, аның янына саллаллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләрен дә яза идем, шуның өчен“, – диде». Әбү Сөләйман Дарани сөйли: «Хәдис язганда, Пәйгамбәребезнең шәрәфле исемен язган саен саллаллаһу галәйһ дип яза идем, ә вә сәлләм сүзләрен язмый идем. Мин аны төшемдә күрдем. Ул миңа болай диде: „Әй Әбү Сөләйман! Хәдистә минем исемемне язганда, салават белән бергә вә сәлләм сүзләрен дә яз. Ул – дүрт хәреф. Һәр хәрефенә ун савап бар. Язмасаң, кырык савапны калдырасың дигән сүз“».
Мондый гадәт башка бер кешедә дә бар иде. Рәсүлуллаһ аңа төшендә: «Сиңа ни булды, ни өчен миңа салаватны тулы язмыйсың?» – диде.
Әбү Бәкер Сыйддыйк болай диде: «Онытудан курыккан кеше Рәсүлуллаһка күп салават укысын».
Салихларның бөекләреннән Мөхәммәд ибне Сәгыйд ибне Мотарриф сөйли: «Һәр кичне йокларга ятканда билгеле бер күләмдә салават укый идем. Бер төнне төшемдә Рәсүлуллаһны күрдем. Ул минем яныма керде. Бүлмәм нур белән тулды. Аннары ул миңа таба килде дә: „Китер, миңа күп салават укый торган шушы авызыңны үбим“, – диде. Ә мин авызымны куярга оялып, яңагымны куйдым. Ул аны мөбарәк иреннәре белән үпте. Шатланып уяндым. Бүлмәм миск исе белән тулган иде. Сигез көн буе яңагымнан ул хуш ис китмәде». Сәләфнең бөекләреннән Халлад ибне Кәсир вафат булгач, аның баш астыннан: «Бу – Халлад ибне Кәсирнең җәһәннәмнән котылу язуы», – дип язылган кәгазь таптылар. Шунда якыннарыннан: «Аның нинди гамәлләре бар иде?» – дип сорадылар. Алар: «Һәр җомга көнне салават әйтә иде», – диделәр. Шәех Гайнинең Зәйнел-мәҗалис китабында болай язылган: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кыямәт көнендә өч төркем кеше Гарыш астында булачак, анда аның күләгәсеннән башка күләгә булмаячак», – диде. «Алар кемнәр?» – дип сорагач, ул: «Өммәтемне авырлыктан коткаручылар, сөннәтемне терелтүчеләр һәм миңа күп салават әйтүчеләр», – диде.
Шәех Әбү Муса Дарири сөйли: «Диңгездә безне көчле давыл тотты. Һәркем үлемнән куркып елый иде. Шул хәлдә мине йокы басты. Төшемдә Рәсүле әкрамны күрдем. Ул миңа корабтагыларга мең тапкыр: „Аллаһуммә салли галә сәййидинә Мөхәммәдин вә галә әли сәййидинә Мөхәммәд, салятән тунҗинә биһә мин җәмигыйль-әһвәли вәл-афат, вә такди ләнә биһә җәмигаль-хаҗәт, вә тутаһһирунә биһә мин җәмигыйс-сәййиат, вә тәрфәгунә биһә гындәкә әгъләд-дәрәҗәт, вә тубәллигунә биһә аксал-гаяти мин җәмигыйль-хәйрати фил-хәяти вә бәгъдәл-мәмәт“ дип укырга әйтергә кушты. Без әле өч йөз тапкыр да укып өлгермәгән идек, давыл тынды һәм без котылдык». Бу салаватны һәр мөһим эштә, һәр бәла-казада, афәттә һәм җир тетрәгәндә укырга киңәш иттеләр.
Көне-төне телемдә – синең мөбарәк рухыңа салават һәм сәлам, әй Фәхрел-әнам!
Мөгтәбәр китапларда салаватның ничек булуы турында кырыктан артык хәдис бар.
Шуларның берсе:
«Колагы чыңлаган кеше мине искә алсын һәм миңа салават укысын» Хәдис шәриф
Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әли Мөхәммәд, кәмә сәлләйтә галә Ибраһимә вә галә әли Ибраһим, вә барик галә Мөхәммәдин вә галә әли Мөхәммәд, кәмә бәрәктә галә Ибраһимә вә галә әли Ибраһим, иннәкә хәмидүн мәҗид.
Аллаһуммә салли вә сәллим вә барик вәрхәм галә сәййидинә Мөхәммәдин һүвә сәййидел-гарәби вәл-гаҗәм.
Вә имамил-Мәккәтил-мөкәррәмәти вәл-Мәдинәтил-мөнәүвәрәти вәл-харам. Гәлләмәл-инсанә мә ләм йәгъләм.
Әслүһү нурун вә нәслүһү Адәм.
Бәгъсүһү мөәххарун вә хәлкуһү мөкаддәм.
Исмүһүш-шәрифү мәктүбүн галәл-Ләүхил-мәхфүзи бияакутил-каләм.
Вә җисмүһүш-шәрифү мәдфүнүн фил-Мәдинәтил-мөнәүвәрәти вәл-харам.
Йә ләйтә әктәхилү тураббәлләзи тәхтәл-кадәм.
Фә туба сүммә туба лимән дәга вә тәбигаһү вә лимән әсләмә сахибәш-шәфагати лил-галәмин.
Каилән йә Рабби! Сәллим өммәти, өммәти, вә өммәтә йә зәл-лүтфи вәл-кәрәм.
Фә йүнәдил-мүнәди мин кыйбәлир-Рахман, кабилтү шәфагатәкә йә Нәбиййәл-мөхтәрәм.
Удхулүл-җәннәтә ля хәүфүн галәйкүм вә ля хүзнүн вә ля әләм.
Сүммә радыяллаһу тәгалә ган Әби Бәкрин вә Гомәрә вә Госманә вә Галиййин зил-кәрәм.
Вә саллаллаһу галә сәййидинә Мөхәммәдин вәл-хәмдү ләкә йә Раббәл-галәмин.
Бихөрмәти Сәййидил-мөрсәлин.
Мөбарәк чәчләренә таң җиле кагылса,
һава миск һәм гәнбәр исе белән тула иде.
Энҗе тешләренең нурыннан төнлә
төшкән энәне дә табып була иде.
Нурлы күкрәгенең яктысында караңгы төннәрдә юлдан яшьләр дә, картлар да йөри иде.
Хакның ул сөеклесе ишарә кылгач
бармагы белән айга – ай икегә ярылды.
Тирләсә, һәр тамчы тире гөлгә әйләнә иде,
кешеләр аның тиреннән гөлләрне шатланып җыя иде.
Ул җиһан шаһы хөрмә агачы утыртты,
утырткан сәгатендә үк ул җимеш бирде.
Могҗизаларын мәхшәргәчә туктаусыз сөйләсәң дә,
ничә мәхшәр үтсә дә, алар тәмам булмас.
Уттан котылырга теләсәгез,
гыйшык белән, сагыш белән салават әйтегез.
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Рәсүлаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Хәбибаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Нүрә Гаршиллаһ!
