Сөекле Пәйгамбәрем

54 ФАРЫЗ

Ислам галимнәре һәр мөселман өйрәнергә, ышанырга һәм буйсынырга тиешле фарызлардан илле дүртен сайлап алганнар: 1. Аллаһы Тәгаләне бер дип белү һәм Аны һич онытмау. (Ягъни һәр нәрсәне исламга туры китереп эшләргә тырышу.)

2. Хәләлдән ашау-эчү. 3. Тәһарәт алу.

4. Һәр көн вакыты җиткәч биш вакыт намаз уку. 5. Хәездән, нифастан һәм җөнеблектән госел коену.

6. Кешенең ризыгына Аллаһы Тәгалә кәфил икәненә ышану. 7. Хәләлдән табылган чиста кием кию. 8. Хакка тәвәккәл кылып эшләү. 9. Канәгать булу.

10. Нигъмәтләре өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү (нигъмәтләрен кушылган урыннарда куллану). 11. Каза һәм кадәргә разый булу.

12. Бәлаләргә сабыр итү (баш күтәрмәү). 13. Гөнаһлардан тәүбә итү.

14. Ихлас белән гыйбадәт кылу. 15. Ислам дошманнарын дошман дип белү.

16. Коръән Кәримне дүрт дәлилнең берсе дип белү.

17. Үлемгә әзерләнү, ягъни фарызларны үтәп, хәрамнардан качып, иман белән үләргә тырышу.

18. Аллаһы Тәгалә сөйгәнне сөю, Ул сөймәгәнне сөймәү һәм аннан качу. (Моны «хөббе филләһ вә бөгъзе филләһ» диләр.) 19. Ата-анага яхшылык итү. 20. Хәле җиткәннәрнең мөмкинлекләре күләмендә дин әмерләрен таратырга тырышуы.

21. Мәхрәм булган салих туганнарның хәлен белешеп тору. 22. Аманәткә хыянәт итмәү.

23. Һәрвакыт Аллаһтан куркып, хәрамнардан саклану.

24. Аллаһка һәм Аның Рәсүленә буйсыну. (Ягъни һәр нәрсәне исламга туры китереп эшләү.)

25. Гөнаһтан качып, гыйбадәт белән шөгыльләнү. 26. Хакимга (үлүл-әмергә, кануннарга) каршы чыкмау, мөселман җитәкчеләргә буйсыну. 27. Галәмгә гыйбрәт белән карау.

28. Аллаһы Тәгаләнең барлыгы турында уйлану. 29. Телен хәрам, әдәпсез сүзләрдән саклау.

30. Күңелен дөньяның файдасыз нәрсәләреннән, зарарлы теләкләреннән чистарту. 31. Беркемнән дә көлмәү. 32. Хәрамга карамау. 33. Һәрвакыт сүзендә тору. 34. Колагын әдәпсез сүздән һәм музыка коралларыннан саклау. 35. Фарызларны һәм хәрамнарны өйрәнү. 36. Үлчәү һәм үлчәм коралларын дөрес куллану.

37. Аллаһы Тәгаләнең газабыннан имин булмыйча, һәрвакыт курку. 38. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметне өзмәү. 39. Мөселман фәкыйрьләргә зәкят бирү һәм ярдәм итү. 40. Нәфеснең хәрам теләкләренә иярмәү.

41. Ач кешене Аллаһ ризалыгы өчен туйдыру.

42. Җитәрлек ризык (ашамлык, кием һәм йорт) өчен эшләү.

43. Малның зәкятен, уңышның гошерен бирү. 44. Хәез һәм нифас хәлендәге хатыны белән якынлык кылмау.

45. Күңелен гөнаһлардан чистарту.

46. Тәкәбберлектән саклану. 47. Ятим баланың малын саклау.

48. Яшь егетләр белән шәһвәткә сәбәп булырлык хәлләрдән һәм хәрәкәтләрдән ерак тору.

49. Көндәлек вакыт намазларын казага калдырмау. 50. Ширек катмау.

51. Зинадан саклану. 52. Исерткеч эчемлекләр эчмәү.

53. Юкка ант итмәү.

54. Хаксыз рәвештә, золым белән, ягъни шәригатькә каршы юл белән башкаларның малын алмау. Кол хакыннан курку. (Иң мөһим һәм газабы иң зур булган кол хакы – туганнарына һәм кул астындагыларга әмер бил-мәгъруф кылмау, аларга дин гыйлемен өйрәтмәү. Бидгать иясенең Әһле сөннәт гакыйдәсен үзгәртүе, динне, иманны бозуы да шундый.)

«Бер кеше гөнаһ эшләсә, аннары үкенсә, бу үкенү аның гөнаһына кәффарәт була» Хәдис шәриф

Әй күңел, нигә кирәк бу кием, бу шау-шу, бу зинәт,
Өстеңә бер палас белән бер җөббә җиткән чакта?
Җөрмем вә гыйсъяным чиктән ашкан булса да, әй Сәрвәр,
Син – шәфәгать чишмәсе, килдем сиңа шәфкать өмет итеп.
Бу Мөхибби тәүбә итә, тәүбәсен кабул ит,
Шайтан фетнәсеннән аны сакла, йә Раббыбыз!
Kanûnî Sultân Süleymân (Muhibbî)