Сөекле Пәйгамбәрем

ТӘБҮК ЯУЫ

Тәбүк – Мөнәүвәрә Мәдинә белән Дәмәшк шәһәре уртасында урнашкан билгеле бер урын. Кайберәүләр моны бер чишмәнең исеме диделәр. Бу сәфәр Пәйгамбәребезнең соңгы сәфәре булганга, аны «Тәбүк газәваты» дип атадылар. Аны «Фадыйха» дип тә атыйлар, чөнки бу сугышта мөнафыйклар рисвай булдылар. Аны «Җәйшел-гөсрә» дип тә атыйлар. Бу сәфәрдә мөселманнар бик күп михнәт чиктеләр. Өстәвенә, юл ерак, һава бик эссе иде. Дошман гаскәре күп һәм көчле иде. Ачлык заманы иде. Бер дөягә чиратлашып ун кеше атлана иде. Гаскәриләрнең күбесе бер ай буе хөрмәдән башка бернәрсә дә ашамады. Кайчак кыздырылган арпа ашыйлар иде. Кайчак аны да таба алмыйлар иде. Тәбүк сәфәренә һиҗрәтнең тугызынчы елында, Рәҗәб аенда, пәнҗешәмбе көнне юлга чыктылар.

Ислам Гарәп ярымутравында тиз таралган шул тугызынчы елда христиан гарәпләр «Ислам дәүләтен» көнләүче һәм аның үсүенә комачауларга теләүче Византия императоры Ираклийга хат яздылар. Алар: «Пәйгамбәрлек дәгъвасы белән чыккан теге кеше вафат булды. Мөселманнар хәзер ачлык һәм юклык эчендә. Әгәр аларны үз динеңә борырга теләсәң, хәзер нәкъ вакыты», – дип язганнар иде. Бу хаттан соң Ираклий мөселманнар белән сугышу өчен Кубад җитәкчелегендә кырык мең кешелек гаскәр юлга чыгарды. Моны ишеткән Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез сәхабәләрен җыйды һәм аларга сугышка әзерләнергә боерды. Ул елны корылык булганга, сәхабәләр матди яктан зур кысынкылыкта иделәр. Сәүдә белән шөгыльләнүчеләрнең генә хәле бераз яхшырак иде. Ислам гаскәре бик күп иде. Азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары аз иде. Авырлыклар күрәсе булачак иде. Пәйгамбәребез сәхабәләренең сугышка катнашачак гаскәриләрне кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен мал белән ярдәм итүләрен теләде. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бу теләге сәхабәләрне хәрәкәткә китерде. Һәркем кулында булганын китерә, малы һәм җаны белән җиһадка әзерләнергә тырыша иде.

Пәйгамбәребезнең мәгарә юлдашы хәзрәти Әбү Бәкер бөтен малын китергән иде. Рәсүле әкрам аннан: «Гаиләңә нәрсә калдырдың, әй Әбү Бәкер?» – дип сорагач, ул: «Аллаһы Тәгаләне һәм Аның Рәсүлен калдырдым», – дип җавап бирде. Хәзрәти Гомәр малының яртысын ярдәм итеп китергән иде. Пәйгамбәребез аннан да: «Гаиләңә нәрсә калдырдың, әй Гомәр?» – дип сорады. Ул: «Китергәнем кадәр калдырдым», – дип җавап бирде. Пәйгамбәребез: «Икегез арасындагы аерма – сүзләрегез арасындагы аерма кебек», – диде. Шуннан соң хәзрәти Гомәр аны хөрмәт итеп: «Анам-атам сиңа корбан булсын, әй Әбү Бәкер! Хәер юлындагы бөтен ярышларда син мине узып китәсең. Хәзер инде бернәрсәдә дә сине уза алмаячагымны яхшы аңладым», – диде.1 Мөхтәрәм сәхабәләр көчләре җиткәнчә ярдәм итәргә тырыша иделәр. Ләкин мөнафыйклар: «Сез күрсәтер өчен бирәсез», – дип, алардан көлә иделәр. Пәйгамбәребез: «Кем бүген бер садака бирсә, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында аның садакасы аның файдасына шаһитлык кылачак», – диде. Пәйгамбәребезнең бу мөбарәк сүзләреннән соң мөэминнәр тагын да күбрәк ярдәм итә башладылар. Хәзрәти Госман ибне Гаффан гаскәрнең яртысын кирәк-ярак белән тәэмин итте.2 Госман Зиннүрәйн (радыяллаһу ганһү) бу гаскәргә бөтен җиһазлары белән тугыз йөз илле дөя, илле ат бирде, аларга атланучыларның кирәк-ярагын да үз өстенә алды, моннан тыш тагын ун мең динар, яки җиде йөз рукыя алтын җибәрде.3 Шулай итеп ул мөселманнар арасында иң күп ярдәм итүче булды. Хәзрәти Госман гаскәрнең ихтыяҗларын шулкадәр тулы канәгатьләндерде: хәтта су турсыкларын төзәткәндә кирәк булачак зур энәне дә онытмады. Аның бу ярдәменнән соң Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бүгеннән соң Госманга гөнаһ язылмас», – диде.4 Ә матди хәле бик начар булган сәхабәләрнең берсе җиһадка ярдәм итү савабына ирешер өчен ул төнне иртәнгә кадәр бер хөрмә бакчасында су ташыды, эшләп тапкан хөрмәләрен Пәйгамбәребезгә китерде һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Раббымның ризалыгын казаныр өчен кулымда булганны китердем. Кабул ит», – диде.

«Әй Гомәр! Икегез (Әбү Бәкер белән син) арасындагы аерма – сүзләрегез арасындагы аерма кебек» Хәдис шәриф

Мөселман ир-атлары кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканда, хатын-кызлар да бу юлда үзләренә төшкән вазифаны тиешенчә үтиләр иде. Тәбүк сәфәренә әзерләнгән вакытта мөселманнар бик авыр хәлдә иделәр. Ачлык бик көчле иде: кулларында бернәрсәсе калмаган мөхтәрәм сәхабәләрдән бик күпләре Рәсүлуллаһ хозурына килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Без җәяү калдык! Ашарга да бернәрсәбез юк! Бу газәватта синнән аерылмыйча, җиһад савабына ирешергә телибез», – диләр иде. Сөекле Пәйгамбәребез аларга утыртырлык бер хайваны да калмаганын кайгырып белдерә иде. Бервакыт Салим ибне Гомәйр, Габдулла ибне Мөгаффәл, Әбү Ләйлә Мазини, Гүлбә ибне Зәйд, Гамр ибне Хөмам, Һәрәми ибне Габдулла һәм Гырбад ибне Сәрия сөекле Пәйгамбәребез хозурына шул ук үтенеч белән килделәр. Пәйгамбәребез аларга зур кайгы белән: «Сезне утыртырлык бернәрсә дә таба алмыйм», – дигәч, алар Пәйгамбәребездән аерылып калу һәм җиһадка катнаша алмау кайгысыннан елый башладылар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу изге аятьне җибәрде, анда мәгънәсе буенча болай диелә: «(Әй Рәсүлем!) Алар (җиһадка катнашу өчен) синең яныңа килгәч, син аларга: „Сезгә атланыр хайван бирерлек хәлем юк“, – дидең. Бу юлда сарыф итәргә нәрсәләре булмаганга (сугышка катнаша алмаганга), алар кайгыдан күз яшьләре түгеп кире киттеләр. Аларга җаваплылык (гөнаһ) юк».5 Ахырда хәзрәти Габбас белән хәзрәти Госман аларны да сәфәргә әзерләделәр. Әзерлек тәмамлангач, Пәйгамбәребез гаскәрне Сәнийәтел-Вәдагъда җыйды. Сәфәргә катнашмаучылар юк дәрәҗәсендә аз иде. Гаскәрне җыеп, кузгалырга карар кылгач, Рәсүле әкрам Мәдинәдә үз урынына Мөхәммәд ибне Мәсләмәне калдырды.6 Сәфәр башланыр алдыннан Пәйгамбәребез: «Үзегез белән артык аяк киеме дә алыгыз. Өстәмә аяк киемегез булганда, авырлык күрмәссез», – диде.

Гаскәр кузгалгач, мөнафыйкларның башы Габдулла ибне Өбәй мөселманнарны куркыту өчен юк-бар сүзләр сөйләде. Хәтта ул: «Ант итәм, мин аны һәм аның сәхабәләрен икешәрләп бауга бәйләнгән хәлдә күргәндәй булам…» – ди иде. Ләкин мөхтәрәм сәхабәләр бу сүзләргә һич тә игътибар итмиләр, аларның җиһадка катнашу дәрте көннән-көн арта иде. Моны күргән мөнафыйклар ачуларыннан шартлардай булалар иде. Рәсүлуллаһ Сәнийәтел-Вәдагътан Тәбүккә кузгалыр алдыннан гаскәрнең байракларын (туг һәм әләмнәрен) җәйдерде. Зур байракны хәзрәти Әбү Бәкергә, бер байракны Зөбәер ибне Гаввам хәзрәтләренә бирде. Әүс кабиләсенең байрагын Өсәйд ибне Хозәйргә, Хәзрәҗ кабиләсенең байрагын Әбү Дуҗанәгә бирде.7 Пәйгамбәребез җитәкчелегендәге мөхтәрәм сәхабәләрнең саны утыз мең иде, аларның ун меңе атлылар иде. Уң канат башлыгы итеп хәзрәти Тальха ибне Гобәйдулла, сул канат башлыгы итеп Габдеррахман ибне Гауф хәзрәтләре билгеләнде.8 Данлы сәхабәләр бик эссе һавада, үз Пәйгамбәрләре җитәкчелегендә юлга чыктылар. Башларында Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе булгач, ашарга-эчәргә булмау аларны юлларыннан кайтара алмый, барачак юлларының ераклыгы да, дошман гаскәренең күплеге дә аларны куркыта алмый иде. Мондый хәлдә теләсә кая барып булыр иде. Сөекле Пәйгамбәребез һәм батыр сәхабәләр һәр тукталышта бераз ял иткәннән соң яңадан юлларын дәвам итәләр иде. Аларның сигезенче тукталышы Салих галәйһиссәләмнең кавеме һәлак ителгән Хиҗр иде. Пәйгамбәрләренең боерыгын тыңламаганнары өчен Аллаһы Тәгалә аларны көчле бер сәйхә, ягъни аваз белән һәлак иткән иде. Галәм Солтаны сәхабәләренә: «Бу төнне каршы яктан көчле давыл чыгачак. Янында иптәше булмыйча беркем дә урыныннан тормасын. Һәркем дөясенең тезен бәйләсен. Бу – газап иңгән урын. Беркем дә бу судан эчмәсен һәм тәһарәт алмасын!..» – диде. Һәркем бу боерыкка буйсынды. Төнлә чыккан көчле давыл бөтен тирә-якны астын-өскә китерә башлады. Шул вакытта дөясен бәйләмичә калдырган бер кеше аны эзләр өчен берүзе торгач, давыл аны эләктереп алып китте һәм Тай тавы итәгенә ташлады. Икенче бер кешенең табигый ихтыяҗы бик нык кыстаган иде. Ул ихтыяҗын үтәргә барган урында хуннак (күк йөтәл) дигән авыруга тотылды. Пәйгамбәребезнең догасы белән ул яңадан савыкты.

Ул иртәдә су савытларында бер тамчы да су калмаган иде. Сусызлыктан барысы да үләр хәлгә җиткән иде. Мөнафыйклар моны уңай форсат дип белделәр һәм: «Мөхәммәд чыннан да пәйгамбәр булса, дога кылып яңгыр яудырыр иде», – дип фетнә чыгарырга маташтылар.

Хәл Галәмнәрнең Сәеденә җиткерелгәч, ул мөбарәк кулларын күтәрде һәм Аллаһы Тәгаләгә яңгыр бирүен сорап ялварды. Эссе һәм болытсыз һавада шундук яңгыр болытлары пәйда булды. Көчле яңгыр башланды. Һәркем савытларын тутырды, тәһарәт алды һәм хайваннарын эчертте. Яңгыр туктап, болытлар таралгач, яңгырның бары тик гаскәр өстенә генә яуганы күренде.

«Кем бүген бер садака бирсә, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында аның садакасы аның файдасына шаһитлык кылачак» Хәдис шәриф

Тәбүк яуы

Сөекле Пәйгамбәребез һәм сәхабәләр тәкбир әйттеләр. Аллаһы Тәгаләгә хәмед кылдылар. Ә мөнафыйкларга: «Инде сезнең бернинди сылтавыгыз калмады. Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иман китерегез һәм изге мөселман булыгыз!..» – диделәр. Ләкин оятсыз мөнафыйклар: «Ни булган соң?.. Бер болыт узып барышлый яуды да китте!..» – дип җавап бирделәр. Ачлык та соңгы чигенә җиткән иде: бер хөрмәне ике кеше бүлешеп ашарлык хәлгә калдылар. Каты эсселеккә, ачлыкка һәм сусызлыкка карамастан, алар Тәбүккә якынлаштылар. Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Иншаллаһ, иртәгә төш алдыннан Тәбүк чишмәсенә барып җитәрсез. Мин килгәнче ул суга кул сузмагыз», – диде. Икенче көнне алар анда барып җиттеләр. Чишмәнең суы бик аз иде. Сөекле Пәйгамбәребез ул судан бераз савытка салдырды, аңа мөбарәк кулын тыгып дога кылды. Аннары суны кире чишмәгә түктеләр. Су бер мизгелдә күпереп артты. Утыз мең кешелек ислам гаскәре эчсә дә, ул һич тә кимемәде. Соңыннан Галәм горурлыгы Пәйгамбәребезнең могҗизасы булган бу су белән тирә-якның барысы да сугарылды. Ул төбәк яшеллеккә күмелгән, бәрәкәт белән тулып ташыган кырга әйләнде. Рәсүле әкрам данлы сәхабәләре белән Тәбүккә килгәч, алар үз каршыларында византиялеләрдән һәм Гамилә, Ләхм, Җүзам кебек христианлашкан гарәп кабиләләреннән торган Византия гаскәрләрен тапмадылар. Мүътәдә өч мең мөҗаһидкә каршы йөз мең кешелек Византия гаскәре җиңелгән иде. Хәзер исә аларга каршы утыз мең мөҗаһид тора иде, һәм аларның җитәкчесе Галәм Сәеде иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең батыр сәхабәләрен җыеп килгәнен ишеткәч, византиялеләрнең һәрберсе качарга урын эзләде.

Рәсүлуллаһ сәхабәләре белән киңәшләшеп, Тәбүктән ары китмәде. Бу вакытта ул төбәктә яшәгән кайбер кабиләләр һәм дәүләтләр ислам гаскәренең килгәнен ишеттеләр. Куркуларыннан алар Пәйгамбәребезгә вәкилләр төркеме җибәреп, җизья түләү шарты белән иминлек (аман) сорадылар. Пәйгамбәребез мәрхәмәт күрсәтеп, аларның тәкъдимнәрен кабул итте; һәрберсе белән аерым-аерым килешү маддәләре язылды, һәм аларга иминлектә булулары игълан ителде.

Галәм сәрвәре (галәйһи әфдалүс-салават) егерме көнгә якын дошманны көтте. Тәбүктә ул мөхтәрәм сәхабәләре белән бик күп сөхбәтләр корды, аларның күңелләрен нур диңгезендә юды. Мөбарәк йөрәгеннән бәреп чыккан фәезне һәм бәрәкәтләрне аларның йөрәкләренә агызды. Тиңе булмаган сөхбәтләренең берсендә ул: «Сезгә кешеләрнең иң яхшысын һәм иң шәрәфлесен хәбәр итимме?» – диде. Мөхтәрәм сәхабәләр: «Әйе, хәбәр ит, йә Рәсүлуллаһ!» – диделәр.

Шуннан соң ул: «Кешеләрнең хәерлесе – атының яки дөясенең аркасында, яисә ике аягы өстендә соңгы сулышына кадәр Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итүче кеше. Ә кешеләрнең начары – Аллаһы Тәгаләнең Китабын укып, аннан бернинди файда алмаган азгын кеше», – диде.

Шәһитлек турында сораган бер кешегә исә: «Минем барлыгымны кодрәт кулында тотучы Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: шәһитләр кыямәт көнендә кылычларын муеннарына асып киләчәкләр. Алар нурдан мөнбәрләр өстенә утырачаклар», – диде.9

Бу газәватта Пәйгамбәребезнең бик күп могҗизалары күренде. Мәсәлән, Тәбүктән Мәдинәгә кайтырга әзерләнгән вакытта, ачлыкка түзә алмас хәлгә җиткән сәхабәләр үз хәлләрен Пәйгамбәребезгә җиткерделәр. Рәсүлуллаһ аларның калган ашамлыкларын бер күн ашъяулык өстенә җыйдырды. Алар кечкенә бер казанны көчкә тутырдылар. Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тәһарәтен яңартты һәм ике рәкагать намаз укыды. Мөбарәк кулларын күтәреп, ашамлыкларның бәрәкәтле булуын сорап дога кылды. Аннары сәхабәләренә савытларын китерергә кушты. Зур гаскәрдә бер генә савыт та буш калмаслык итеп тутырылды. Моннан тыш, бөтен мөҗаһидләр туйганчы ашасалар да, ашъяулыктагы ризыкның һич тә кимемәгәне күренде.

«Иншаллаһ, иртәгә төш алдыннан Тәбүк чишмәсенә барып җитәрсез. Мин килгәнче ул суга кул сузмагыз» Хәдис шәриф

Халид ибне Вәлиднең Дүмәтел-Җәндәлгә сәриясе

Хәзрәти Хәбибе әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәбүктә булганда Халид ибне Вәлидне (радыяллаһу ганһү) Дүмәтел-Җәндәлгә җибәрде. Андагы хаким Әкәйдир ибне Габделмәлик христиан иде. Ислам гаскәре кальга тирәсенә якынлашып, посып ятты. Шул вакытта кальга капкасына бер кыргый үгез килгәнен ишеткән Әкәйдир аны ауларга дип атына атланды һәм аның артыннан чыкты. Әкәйдир, аның бертуганы Хәссан һәм аларның кешеләре ауда йөргәндә, мөҗаһидләр аларны чолгап алдылар. Хәссан кылычына үрелгәч, үтерелде. Әкәйдир әсир алынды. Калганнары качып кальгага сыендылар. Хәзрәти Халид Әкәйдиргә: «Мин сиңа иминлек бирәм һәм сине Рәсүлуллаһ хозурына алып барам. Ләкин шундый шарт белән: син кальгага керәсең һәм ике мең дөя, сигез йөз ат, сигез йөз калкан, дүрт йөз сөңге тапшырасың. Хакимлек синдә калачак», – диде. Әкәйдир риза булды. Кальгага кереп, олҗаны алдылар һәм Мәдинәгә килделәр. Бөек хозурга кабул ителгән Әкәйдир һәм аның бертуганы Хәсар иман китереп мөселман булдылар.

Тозак

Мөҗаһидләр Тәбүктән китеп, Мәдинә юлын тоттылар. Мөнафыйклар сөекле Пәйгамбәребезгә тозак корып, аны үтерергә үзара сөйләштеләр. Бер төнне алар ислам гаскәре бара торган юлдагы бер тар үткәлдә посып, көтә башладылар. Пәйгамбәребезнең дөясен тезгененнән Гаммар ибне Ясир хәзрәтләре җитәкләп бара, ә артыннан хәзрәти Хозәйфә ибне Ямән килә иде. Мөнафыйкларның сөйләшеп, хыянәт белән үтерергә җыенганнарын Җәбраил галәйһиссәләм хәбәр итте. Пәйгамбәребез үткәлгә якынлашкач, гаскәргә: «Сез үзәнлек эченнән барыгыз; анда сезгә җиңелрәк тә, иркенрәк тә», – диде. Ул үзе тар үткәлгә таба барганда, гаскәр үзәнлек эченә таба юл тотты. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үткәлгә якынлашкач, бу мөнафыйклар төркеме йөзләрен каплап һөҗүмгә ташланды. Хәзрәти Хозәйфә: «Әй Аллаһы Тәгаләнең дошманнары!» – дип кычкырды һәм кулындагы таягы белән мөнафыйкларга һәм аларның хайваннарына суга башлады. Бу кычкыру-шаулаудан куркып, унике мөнафыйк шундук гаскәриләр арасына кереп катыштылар. Рәсүлуллаһ аларның исемнәрен хәзрәти Хозәйфәгә әйтте һәм аларны башкаларга әйтмәскә кушты.

Вакыйганы ишетеп хозурга килгән Өсәйд ибне Хозәйр хәзрәтләре Пәйгамбәребезгә: «Җаным сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Аларны миңа әйт, мин аларның башларын сиңа китерим!» – дип бик ялварды. Ләкин Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) рөхсәт бирмәде.10

Мәсҗиде Дырар

Ниһаять, сөекле Пәйгамбәребез һәм аның батыр сәхабәләре византиялеләрне куркуга салып, каршылыкларын сындырып, нурлы Мәдинәгә якынлаштылар. Галәм Солтаны Мәдинәгә бик якын булган Зи Әван дигән урында сәхабәләренә тукталып ял итәргә кушты. Сәхабәләр ял иткәндә, берничә мөнафыйк сөекле Пәйгамбәребез янына килде һәм аннан Мәсҗиде Дырарга килүен үтенде. Мәсҗиде Дырар Кубада иде. Аны мөнафыйклар Рәсүлуллаһның Мәдинәгә һиҗрәте вакытында Кубада салдырган беренче мәчете каршына салган иделәр. Сөекле Пәйгамбәребез сәхабәләре белән Тәбүккә барганда, мөнафыйклар аның хозурына килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Без яңа мәчет салдык, килеп безгә намаз укытмассыңмы?» – дип чакырганнар иде. Ләкин сәфәрдә булган Галәмнәрнең Сәеде, насыйп булса, Тәбүктән кайтышлый керүе мөмкин икәнен әйткән иде.

Мөнафыйкларның максаты мөселман җәмәгатен бүлгәләү, аны үз теләкләренә корал итү, фетнә чыгарып, мөселманнарны бер-берсенә каршы котырту иде. Хәтта алар Византия гаскәрләрен Мәдинәгә чакырырга һәм бу мәчеттә туплаган кораллары белән аларга ярдәм итәргә җыеналар иде. Пәйгамбәребез анда намаз укыса, Мәсҗиде Дырар изге урын дигән тәэсир туачак иде. Шулай итеп мөселманнар анда намаз уку өчен бер-берсе белән ярышачаклар һәм, мөнафыйклар уйлаганча, аларның ятьмәсенә эләгәчәкләр иде!.. Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөнафыйкларның бу чакыруын кабул иткән, барырга карар кылган иде. Аллаһы Тәгалә Тәүбә сүрәсенең 107 нче һәм 108 нче изге аятьләрен җибәреп, эшнең асылын белдерде. Шуннан соң Галәмнәрнең Сәеде Малик ибне Дөхшем белән Гасыйм ибне Гадигә: «Халкы золым кылучы булган шул мәчеткә керегез. Аны җимерегез, яндырыгыз!» – диде. Алар ахшам белән ястү арасында барып, бинага ут төрттеләр. Аннары аны җимереп, җир белән тигезләделәр. Мөнафыйклардан бер тавыш та чыкмады.11 Пәйгамбәребезнең һәм аның данлы сәхабәләренең килүен ишеткән мәдинәлеләр шундук җыелдылар һәм зур дулкынлану белән каршыларга чыктылар…

Габдулла ибне Өбәйнең үлеме

Сөекле Пәйгамбәребез Тәбүк сәфәреннән кайтканнан соң ике айдан, Шәүвәл аенда мөнафыйкларның башы Габдулла ибне Өбәй үлде. Моннан соң мөнафыйкларның берлекләре таркалды, алар чәчелеп беттеләр.12 Шулай итеп Гарәбстанда мөнафыйкларның гына түгел, мөшрикләрнең һәм яһүдләрнең дә башлары изелде, аларның исламга каршы торуга һәм аңа комачаулауга юнәлгән эшләре сүндерелде.

Һиҗрәтнең тугызынчы елында булган башка вакыйгалар

Рәсүлуллаһ Тәбүккә килгәч, башта Әйлә, аннары Җәрба хакимнәре килеп хәраҗ (салым) түләделәр. Рәсүлуллаһ килешү язуы яздырып, аларның кулына бирде. Бу газәватта ул Ираклийга хат җибәреп, аны тагын исламга чакырды. Ләкин аңа һидаять насыйп булмады.

«Минем барлыгымны кодрәт кулында тотучы Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: шәһитләр кыямәт көнендә кылычларын муеннарына асып киләчәкләр. Алар нурдан мөнбәрләр өстенә утырачаклар» Хәдис шәриф

Бу елны Рәсүлуллаһның кызы Өмме Гөлсем вафат булды. Аның җеназа намазын Рәсүлуллаһ үзе укытты, ә аны күмгәндә кабере янында мөбарәк күзләреннән яшьләр акты.

Сәнәтел-вүфүд (Илчеләр елы)

Тәбүк сәфәреннән кайткач, Галәм сәрвәре (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) төрле дәүләтләргә илчеләр җибәреп, аларны исламга чакырды. Оман һәм Бәхрәйн халкы мөселман булу шәрәфенә ирештеләр.

Инде ислам бик тиз тарала иде. Тирә-як кабиләләргә, дәүләтләргә дин нигезләрен өйрәтү өчен мөгаллимнәр, аларны идарә итү өчен идарәчеләр җибәрелә иде. Һиҗрәтнең тугызынчы елында Мәдинәгә мөселман булган вәкилләр төркемнәре агылып килде. Төрле кабиләләрдән килгән төркемнәр Галәмнәрнең Сәеденә буйсынуларын белдерделәр һәм бәхеткә ирештеләр. Килүчеләр күп булганга, бу елны Сәнәтел-вүфүд (Илчеләр елы) дип атадылар. Рәсүлуллаһ, кайчан гына илче килсә дә, кыйммәтле киемнәр кия иде. Сәхабәләргә дә матур киемнәр кидерә иде. Килгәннәрне чиста һәм матур урында кабул итә иде. Аларга мәҗлес ясап, күп бүләкләр биреп озата иде. Алар да канәгать булып, мактап, рәхмәт әйтеп кайталар иде. Илче җибәргән кабиләләрнең берсе Бәни Мөррә кабиләсе иде. Алар илче итеп унөч кеше җибәрделәр. Болар кабиләләренең мөселман булганын белдерделәр. Илләрендә бөтенләй яңгыр яумаганын, үлән үсмәгәнен һәм каты ачлык кичергәннәрен сөйләделәр. Бу авырлыктан котылу өчен алар Рәсүлуллаһтан (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дога кылуын сорадылар. Ул: «Йә Раббым! Аларны яңгыр белән туйдыр», – дип дога кылды. Бәни Мөррә кабиләсенең илчеләре илләренә кайткач, кавемнәренең хәле бөтенләй җиңеләйгәнен күрделәр. Чөнки Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алар өчен дога кылган көнне анда мул яңгыр яуган иде. Бу нәкъ дога кылынган вакытка туры килгән иде.

Бәни Әсәд кабиләсеннән ун кеше килеп, мөселман булуларын миннәт итеп белдерделәр. Алар: «Без ачлык елында ерак җирдән килдек. Өстебезгә гаскәр килмәстән, үз теләгебез белән мөселман булдык», – диделәр. Алар турында Хөҗерат сүрәсенең унҗиденче аяте иңде. Бәни Бикар вәкилләре төркеме башында торган Мөгавия ибне Сәүр ибне Гөбадә ибне Бикар йөз яшьләр тирәсендә иде. Аның белән бергә улы Бөшәйр, Мәҗмәгъ ибне Габдулла һәм Габде Гамр ибне Әсам бар иде. Ул Рәсүлуллаһтан мөбарәк кулын улының тәненә тидерүен сорады һәм: «Чөнки ул миңа бик нык хөрмәт күрсәтте һәм күп яхшылык кылды», – диде. Рәсүлуллаһ мөбарәк кулы белән Бөшәйрнең йөзен сыйпады һәм аларга бик күп кәҗә бүләк итте. Ул Габде Гамрның исемен дә Габдеррахманга алыштырды. Бәни Нәҗиб вәкилләре ун кеше иде. Алар малларының һәм хайваннарының зәкятен дә үзләре белән алып килгәннәр иде. Рәсүлуллаһ аларның килүенә бик шатланды. Аларны яхшы урынга урнаштырырга кушты. Нәҗиб илчесе фарыз һәм сөннәт турында бик күп сораулар бирде, шуңа күрә Рәсүлуллаһның аңа мәхәббәте тагын да артты. Ул аңа хөрмәтне һәм илтифатны арттырды, аның белән башка илчеләргә караганда аерым мөгамәлә кылды. Әйберләр янында калган егетне дә чакыртып, аның Аллаһы Тәгаләдән башка бар нәрсәдән йөз чөергәнен күргәч, аңа да хәер-дога кылды. Башкаларга кебек, аңа да бүләкләр бирде. Ул төркем теләкләренә ирешеп, шатланып кабиләләренә кайтты. Бәни Кинанәдән бер җәмәгать килеп мөселман булды. Аларның башлыгы Васыйлә ибне Әскагъ иде. Ул килгәндә Рәсүлуллаһ Тәбүк сәфәренә әзерләнә иде. Васыйлә бәйгать бирде һәм кабиләсенә кайтты. Аның атасы иман китермәде, ә кыз туганы иман китерде. Аннары ул Мәдинәгә китте һәм Тәбүккә барган гаскәр артыннан юлга чыкты. Рәсүлуллаһны куып җитте. Аны Халид белән бергә Әкәйдиргә каршы сугышка җибәрделәр. Аның өлешенә күп дөя тиде.

Бәни Сагыйдәдән Дымам ибне Сәгъләбә килде. Ул Рәсүлуллаһ хозурына барып, аңа намаз, ураза, хаҗ һәм зәкят турында бик күп сораулар бирде. Сораулары беткәч, ул: «Иман китердем; Аллаһ каршыннан нәрсә китергән булсаң, барысына да ышандым», – диде. Кавеме янына кайтып, аларга исламны җиткерде. Ул кабиләнең барысы да мөселман булды.

Йә Рәсүлуллаһ! Синең ишегеңдәге колның
Аякларына тигән туфракны үпмәгән,
Һәм бу бәхет өчен җанын фида кылмаган кешенең
Сиңа мәхәббәте юк; ышанмыйм, сүзе ялган.
Син баскан туфракларны башыма таҗ итсәм,
Үпсәм, күземә сөртсәм, йөрәгемә дәва итсәм,
Туры юлны күрсәтүче яктырткыч чыра итсәм,
Һәм юлларыңа ятсам, сиңа гашыйк һәм хәйран.
Синең яктан искән һәр җилне иснәп карыйм,
Хуш исеңнән эз бармы дип эзләп карыйм;
Юлыңда корбан булсын гаиләм, балаларым,
Анам, атам, туганнарым һәм тагын меңнәрчә җан.
Синең җаннан гашыйгың Мәүләна Халид әйтә:
Әй галәм солтаны, әй бөтен җиһанның сөеклесе!
Бер генә җаным бар, ул да синнән – синең миңа бүләгең;
Сиңа корбан итәргә җан алып килдем, дип әйтә алмыйм.
Мәүләна Халид Багдади

«Йә Раббым! Аларны (Бәни Мөррә кабиләсен) яңгыр белән туйдыр» Хәдис шәриф

Мөгаззәмә Кәгъбәнең төнге күренеше