ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ СӘХАБӘЛӘРЕ
Пәйгамбәребезнең юлдашлары: хатын яки ир, бала яки олы бер мөселман Рәсүлуллаһны бик аз гына вакытка булса да бер тапкыр күрсә, ә сукыр булса, аның белән бер тапкыр сөйләшсә һәм иман белән вафат булса, аңа Сахиб яки Сәхаби дип әйтелә. Аларның берничәсенә Әсхабе кирам (мөхтәрәм сәхабәләр), Сәхабәи кирам яки Сәхб дип әйтелә (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн). Пәйгамбәребезне кяфер чагында күреп, Рәсүлуллаһ вафатыннан соң иман китергән яки мөселман чагында күреп, соңыннан мөртәд булган (исламнан чыккан) кеше сәхаби түгел. Сәхаби булганнан соң мөртәд булып, Рәсүлуллаһ вафатыннан соң яңадан иман китергән кеше сәхаби булып кала. Пәйгамбәребез җеннәргә дә пәйгамбәр булганга, җен дә сәхаби була ала.
Пәйгамбәрләрдән һәм фәрештәләрнең өстеннәреннән соң бөтен яратылганнарның иң өстеннәре – мөхтәрәм сәхабәләр. Аларның һәрберсенең исемен «хәзрәти» яки «радыяллаһу ганһү» дип, хөрмәт һәм ихтирам белән әйтергә кирәк. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәр икәненә ышанган һәркемгә, ягъни нинди генә нәселдән, нинди генә илдән булмасын, һәр мөселманга Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәте дип әйтелә. Мөхтәрәм сәхабәләрнең һәрберсе бу өммәтнең барысыннан да өстенрәк. Мөхтәрәм сәхабәләрнең (радыяллаһу ганһүм) фазыйләте һәм өстенлеге турындагы изге аятьләрдә мәгънәсе буенча болай диелә: «Сез – өммәтләрнең иң хәерлесе».1 «Мөһаҗирләрдән һәм ансарлардан иң элек иман китергәннәрдән һәм аларга изгелектә ияргәннәрдән (алар юлыннан баручылардан) Аллаһы Тәгалә разый. Алар да Аллаһы Тәгаләдән разыйлар. Аллаһы Тәгалә алар өчен астыннан елгалар ага торган җәннәтләр әзерләде. Алар анда мәңге калачаклар. Бу – бик зур котылу».2 «Мөхәммәд (галәйһиссәләм) – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәре. Аның белән бергә булганнарның (ягъни мөхтәрәм сәхабәләрнең) барысы да кяферләргә каршы катылар, ә бер-берсенә шәфкатьлеләр. Аларны еш кына рөкүгъдә һәм сәҗдәдә күрәсез. Алар бу гыйбадәтләре белән, кешеләргә күрсәткән шәфкатьләре һәм мәхәббәтләре белән Җәнабе Хакның ризалыгын һәм ихсанын телиләр. Аларның күп сәҗдә кылулары йөзләреннән билгеле (йөзләрендә сәҗдә кылу билгеләре һәм эзләре бар). Менә Тәүратта аларның хәле шундый. Инҗилдәге сыйфатлары исә болай: алар шытып чыккан, ныгыган, калынайган, сабагы өстендә турайган игенгә охшыйлар, бу исә игенчеләргә ошый. (Мөхтәрәм сәхабәләр дә шундый иделәр. Алар башта аз һәм көчсез иделәр, аннары артып, көчәйделәр.) Бу охшату кяферләрне, инкарь итүчеләрне ярсуга һәм ачуга төшерде. Аллаһы Тәгалә иман китереп изге гамәлләр кылучыларга ярлыкау һәм зур әҗер вәгъдә итте».3
Мөхтәрәм сәхабәләр турындагы кайбер хәдис шәрифләр:
«Сәхабәләремне сүкмәгез! Сәхабәләремнән соң килгәннәрдән берәрсе тау кадәр алтын садака бирсә дә, сәхабәләремнең берсенең бер уч арпа биреп казанган савабына, хәтта аның яртысына да ирешә алмас!»4
«Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле. Аның белән бергә булганнар (мөхтәрәм сәхабәләр) кяферләргә каршы бик катылар, ә бер-берсенә бик мәрхәмәтлеләр (бик шәфкатьлеләр)» Фәтех: 29
«Сәхабәләрем күктәге йолдызлар кебек. Кайсысына иярсәгез дә, һидаятькә ирешерсез».5
«Сәхабәләремә дошманлык итүдән сакланыгыз! Аллаһтан куркыгыз! Аларны яратучы мине яратканга күрә ярата. Аларга дошманлык итүче миңа дошманлык иткән була. Аларны рәнҗетүче мине рәнҗеткән була. Ә мине рәнҗетүче, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләне рәнҗетә».
«Өммәтемнең иң яхшылары – мин булган заманда яшәүчеләр. Алардан соң иң яхшылары – алардан соң килүчеләр. Алардан соң иң яхшылары – тагын да соңрак килүчеләр».
«Мине күргән һәм мине күргәннәрне күргән мөселманны җәһәннәм уты яндырмас».6
Югарыдагы изге аятьләр һәм хәдис шәрифләр мөхтәрәм сәхабәләрнең өстенлеген һәм фазыйләтен ачык күрсәтә.
Мөхтәрәм сәхабәләр – дини хөкемнәр мәсьәләсендә иң ышанычлы таяныч. Чөнки алар Коръән Кәримне Пәйгамбәребездән өйрәнеп, үзләреннән соң килүчеләргә өйрәттеләр һәм аңлаттылар. Пәйгамбәребезнең эшләгәннәре һәм сөйләгәннәре турындагы белемнәр аларның үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишетеп тапшырганнарына нигезләнә.
Менә аларның бергәләп тапшырган хөкемнәре хәдис шәрифләрнең нигезен тәшкил итте. Исламда иҗмагы өммәт, ягъни галимнәрнең бердәм фикере, бары тик сәхабәләр заманында гына тулы һәм камил рәвештә гамәлгә ашты. Моннан тыш, сәхабәләрнең һәрберсе – диндә сүзе дәлил һәм нигез булган мөҗтәһид галимнәрдән. Алар соңыннан килгән мөҗтәһидләрдән өстенрәк. Әһле сөннәт галимнәре мөхтәрәм сәхабәләрне өстенлек дәрәҗәсе буенча өч төркемгә бүлделәр: 1. Мөһаҗирләр: Мәккә шәһәре алынганчы, Мәккәдән яки башка җирләрдән ватаннарын, якыннарын калдырып, Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылучылар. Алар Рәсүлуллаһ янына иман белән килгәннәр яки килгәч иман китергәннәр. Гамр ибне Гас хәзрәтләре – алардан (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн).
2. Ансарлар: Мәдинә шәһәрендә яки бу шәһәргә якын җирләрдә яшәгән һәм Әүс белән Хәзрәҗ исемле ике кабиләдән булган мөселманнарга ансарлар дип әйтелә. Чөнки алар Пәйгамбәребезгә һәм мәккәлеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтергә һәм фидакарьлек кылырга сүз бирделәр һәм сүзләрендә тордылар (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн).
3. Башка мөхтәрәм сәхабәләр: мөһаҗир дә, ансар да булмаган, ләкин башка җирләрдән килеп, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) белән сөхбәттә булу шәрәфенә ирешкән мөселманнар. Мәккә шәһәре алынганда яки башка җирләрдә иман китергәннәр – алардан. Аларга гади генә сәхаби дип әйтәләр (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн). Мөхтәрәм сәхабәләрнең иң өстеннәре – Рәсүлуллаһның дүрт хәлифәсе. Алар хәлифәлек тәртибе буенча: хәзрәти Әбү Бәкер, хәзрәти Гомәр, хәзрәти Госман һәм хәзрәти Гали. Алардан соң иң өстеннәре – Гашәрәи мөбәшшәрәдән, ягъни җәннәт белән сөенечле хәбәр бирелгән ун кешедән калган алтысы: Тальха ибне Гобәйдулла, Зөбәер ибне Гаввам, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Сәгыйд ибне Зәйд, Әбү Гобәйдә ибне Җәррах, шулай ук хәзрәти Хәсән белән хәзрәти Хөсәен (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн).
Алардан соң өстен булганнар – беренче булып мөселман булган кырык кеше. Аннары – Бәдер сугышында катнашкан өч йөз унөч сәхаби. Аннары – Өхед сугышында катнашкан җиде йөз батыр. Алардан соң өстен булганнар – һиҗрәтнең алтынчы елында агач астында Рәсүлуллаһка: «Үлем бар, кире чигенү юк!» – дип сүз биргән мең дүрт йөз кеше. Бу антлашуга «Бәйгате Ризван» дип әйтелә.7
Мөхтәрәм сәхабәләрнең саны: Мәккә яулап алынганда унике мең, Тәбүк яуында утыз мең, Видагъ хаҗында туксан мең сәхаби бар иде, ә Рәсүлуллаһ вафат булганда җир йөзендә йөз егерме дүрт меңләп сәхаби бар иде. Бу хакта башка риваятьләр дә бар.8
Мөхтәрәм сәхабәләрдән иң соңыннан вафат булганнар: Габдулла ибне Әүфа милади 705 (һиҗри 86) елда Куфәдә вафат булды. Габдулла ибне Ясир милади 706 (һиҗри 88) елда Дәмәшктә, Сәһл ибне Сәгъд милади 709 (һиҗри 91) елда 100 яшендә Мәдинәдә, Әнәс ибне Малик милади 711 (һиҗри 93) елда Басрада, Әбүт-Туфәйл Гамир ибне Васыйлә милади 718 (һиҗри 100) елда Мәккәдә вафат булдылар (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн). Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң, дүрт хәлифә чорында да мөхтәрәм сәхабәләр ислам динен тарату һәм җиһад кылу мәсьәләсендә сүзләренә тугры калдылар. Алар сүзләреннән һич кайтмадылар. Барысы да бердәм рәвештә йортларын, ватаннарын калдырып, Гарәбстаннан чыгып, һәр якка тарадылар. Киткәннәрнең күбесе кире кайтмады, барган җирләрендә үлгәнче җиһад кылды һәм ислам динен таратты. Шулай итеп аз вакыт эчендә күп илләр алынды. Яулап алынган җирләрдә ислам тиз таралды. Мөхтәрәм сәхабәләрнең барысы да гадел. Исламны белдерүдә аларның барысы да уртак. Коръән Кәримне алар җыйды. Хәдис шәрифләрне Пәйгамбәребездән алар тапшырды. Аларның барысын да ярату – Әһле сөннәт гакыйдәсендә булуның иң мөһим, мәҗбүри шарты. (Мөхтәрәм сәхабәләрнең ислам диненә кылган хезмәтләрен, үрнәк тормышларын, фазыйләтләрен, барысының исемнәрен һәм тәрҗемәи хәлләрен бәян иткән бик күп әсәрләр язылды һәм басылды. Hakikat Kitabevi нәшрияты бастырган «Eshâb-ı Kirâm» һәм «Menâkıb-ı Çihâr Yâr-i Güzîn» китаплары бик кыйммәтле.)
«Сәхабәләрем күктәге йолдызлар кебек. Кайсысына иярсәгез дә, һидаятькә ирешерсез» Хәдис шәриф
Галәмнәр Раббысының сөеклесе – Мөхәммәд,
Тәне пакь, исеме Әхмәд, ул – галәмнәргә рәхмәт.
Бөек әхлак иясе, «Ләүләкә…» хитабы иясе,
Ул – гыйлем, әдәп, фәез, нур һәм мәхәббәт чишмәсе.
Ул – Хак белән кол арасында чын арадашчы,
Сүзе – рухларга шифа, исеме – күңел тутыгын кыручы.
Ул – өметсез калган күңел авыруына хакыйкый табиб,
Үзе генә түгел, өммәте дә фәрештәләрдән өстенрәк.
Бу иң сайлап алынган колына Хак ярдәмчеләр бирде,
Иң сөйгән колларын аңа сәхабәләр итте.
Рәсүлуллаһ: «Аларның юлы – минем юлым», – диде,
Гасырларның иң хәерлесе итеп бу гасырны күрсәтте.
Мөхәммәд Мостафаны җаннарыннан артык сөйделәр,
Малларын, мөлкләрен, дәрәҗәләрен аның юлында ташладылар.
Исламны тарату өчен яратып җан бирделәр,
Йә Раббым, бу нинди гүзәл хәл, йә Раббым, бу нинди гыйззәт!
Аның бер сөхбәтендә нәфесләре пакь булды,
Күңелләренә мәгърифәт, фәез, нур, тәҗәлли тулды.
Әүлия хәлләрен алар бер мизгелдә таптылар
Һәм һәрвакыт аңа иярделәр – бу нинди зур шәрәф!
Алар барысы да гадел, беркемгә дә золым итмиләр,
Үз нәфесләре өчен һич хәлифәлек теләмиләр.
Шуңа күрә сугышмыйлар, бер-берсен рәнҗетмиләр,
Иң югары дәрәҗәдәләр, һәм барысы да мөҗтәһид.
