Сөекле Пәйгамбәрем

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ КАЙБЕР ЗӘВАИД СӨННӘТЛӘРЕ

Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) эшләгән нәрсәләре өч төргә бүленә. Беренчесе – мөселманнарның да эшләргә тиешле нәрсәләре. Боларга «сөннәт» дип әйтелә. Икенчесе – Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) генә хас булган нәрсәләр. Боларга «хасаис» дип әйтелә. Аларны башкаларга эшләү ярамый. Өченчесе – гадәткә бәйле нәрсәләр. Аларны һәр мөселман яшәгән җиренең гадәтенә туры китереп эшләргә тиеш. Гадәткә туры китермичә эшләнсә, фетнә кузгала. Фетнә кузгату исә хәрам.1

Пәйгамбәребез (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) үзе гыйбадәт итеп эшләгән нәрсәләрне калдыручыны гаепләмәсә, ягъни аңа үпкәләмәсә, мондый гыйбадәтләргә «сөннәте һөда» дип әйтелә. Әгәр аларны даими эшләгән булса, аларга «сөннәте мөәккәдә» дип әйтелә. Рәсүлуллаһның гадәт итеп эшләгән нәрсәләренә «сөннәте заидә» яки «мөстәхәб» дип әйтелә.2 Мәсәлән, яхшы эшләрне уң яктан башлау, уң кул белән эшләү, шулай ук бина төзүдә, ашауда, эчүдә, утыруда, торуда (ятуда), киемдә, коралларда аның эшләгән һәм кулланган нәрсәләре – шундыйлар. Соңыннан барлыкка килгән нәрсәләргә «бидгать» дип әйтелә. Он иләге, кашык куллану кебек «гадәттәге бидгать» булган нәрсәләрне, ягъни соңыннан барлыкка килгән гадәтләрне эшләү адашу (дәләләт) булмый. Ул гөнаһ булмый. Моннан шул аңлашыла: өстәл янында ашау, чәнечке, кашык куллану, караватта йоклау, конференцияләрдә, мәктәпләрдә әхлак һәм фән дәресләрендә радио, телевизор һәм магнитофон куллану, һәртөрле транспорт чараларына утыру, күзлек, хисаплау машинасы кебек фән чараларыннан файдалану ярый. Чөнки болар – гадәттәге бидгатьләр. Гадәттәге бидгатьләрне, яңалыкларны хәрам эшләүдә куллану – хәрам. Намазда, азанда һәм мәчеттәге вәгазьдә, хотбәдә радио, яңгыраткыч, магнитофон куллану турында «Se’âdet-i Ebediyye» һәм «İslâm Ahlâkı» китапларында киң мәгълүмат бар. Гыйбадәттә бидгать кылу, хәтта кечкенә генә үзгәреш кертү бик зур гөнаһ була.3 Җиһад, ягъни хөкүмәтнең, гаскәрнең дошманнар белән сугышуы – гыйбадәт. Ләкин сугышта һәртөрле фән чараларын куллану бидгать булмый. Киресенчә, бу бик зур савап була. Чөнки сугышта һәртөрле фән чараларын куллану әмер ителде. Гыйбадәтләрдә әмер ителгән нәрсәләрне эшләүгә ярдәм итүче яңалыкларны эшләргә кирәк. Тыелган нәрсәләрне эшләүгә ярдәм итүче яңалыклар, үзгәрешләр кертү бидгать була. Мәсәлән, азан әйтү өчен манарага менәргә кирәк, чөнки аны биек урында әйтергә әмер ителде. Ләкин азанны яңгыраткыч белән әйтү бидгать, чөнки аны корал белән әйтү әмер ителмәде. Аны кеше әйтергә тиеш дип әмер ителде. Моннан тыш, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) намаз вакытларын белдерү яки башка гыйбадәтләрне кылу өчен кыңгырау кагу, быргы уйнау кебек музыка коралларын куллануны тыйды.4

«Гадәткә бәйле нәрсәләрдә дә Рәсүлуллаһка иярү кешегә дөньяда һәм ахирәттә күп нәрсә казандыра һәм төрле бәхетләргә юл ача» Мәктүбаты Раббани, II, 5 нче мәктүп

«Сөннәте һөда» дип аталганны калдыру – мәкруһ. Ә «сөннәте заидә» дип аталганны калдыру мәкруһ түгел.5

Пәйгамбәребезнең чисталыкка, тәртипкә һәм низамга биргән әһәмияте

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) чисталыкка, тәртипкә һәм низамга бик зур әһәмият бирә иде. Ул һәр эшен уң яктан башларга, уң кулы белән эшләргә ярата иде.6 Бары тик истинҗаны гына сул кулы белән кыла иде.

Мөмкин кадәр ул һәр эшен так санда кыла иде. Ул: «Кемнең чәче бар, ул аны яхшы карасын!» – дия иде.

Пәйгамбәребез мәчеттә чакта, анда чәче-сакалы тузгыган бер кеше керде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Бу кешенең чәчен тигезләр өчен гөл мае да табылмыймыни?» – дигәннән соң, аңа кулы белән шунда ук тышка чыгып, чәчен, сакалын рәтләргә ишарә итте. Теге кеше шулай эшләп кайткач, Пәйгамбәребез: «Сезнең берәрегезнең шулай килүе яхшыракмы, әллә чәче-сакалы шайтанныкы кебек тузгып килүеме?» – диде.

Ул сәфәрдә дә шешә белән май йөртә иде. Май сөрткәндә, башына башта юка яулык сала, баш киемен яулык өстеннән кия иде. Шулай итеп, аның май сөрткәне тыштан күренми иде. Пәйгамбәребез көн саен сакалын ике тапкыр тарый иде.

Әнәс ибне Малик болай ди: «Рәсүл галәйһиссәләм мөбарәк чәченә еш кына гөл мае сөртә һәм мөбарәк сакалын су белән чылатып тарый иде».7 Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк сакалының озынлыгыннан һәм ян-якларыннан бераз ала иде. Җомга намазына чыкканчы, ул мөбарәк мыегын кыскарта, мөбарәк тырнакларының үскәнен кисә иде. Мөселманнарга да мыекларын кыскартырга куша иде.

Пәйгамбәребез көзгегә караган саен Аллаһы Тәгаләгә хәмед кыла һәм: «Аллаһым! Минем сурәтемне гүзәл яраткан кебек, әхлагымны да гүзәл ит!» – дип дога кыла иде.

Пәйгамбәребез һәр төнне йокларга ятар алдыннан мөбарәк күзләренә өч тапкыр сөрмә тарта иде. Ул мөбарәк уң күзенә өч, мөбарәк сул күзенә ике тапкыр сөрмә тарта иде. Ул: «Сөрмә тартыгыз! Чөнки ул күзне ялтырата, чәчне (керфекне) үстерә», – дия иде.8

Ислам галимнәре ир кешегә дәвалану өчен сөрмә тарту ярый, ә бизәнү өчен тарту ярамый дип белдерделәр. Җәмал һәм зинәт сүзләрен бер-берсе белән бутарга ярамый.

Җәмал – ямьсезлекне бетерү, вәкарь иясе булу һәм шөкер итү өчен нигъмәтне күрсәтү дигән сүз. Нигъмәтне кеше күрсен дип, мактану өчен күрсәтү җәмал булмый, тәкәбберлек була. Рәсүлуллаһ мисвәк куллануга бик зур әһәмият бирә иде. Ул аны яныннан һич аермый иде. Пәйгамбәребез: «Әрак агачының чыбыгы белән мисвәкләнегез!» – дия иде. Мисвәк авызга хуш ис бирә. Пәйгамбәребез: «Ул минем дә, миннән элекке пәйгамбәрләрнең дә сөннәте!» – диде.

Пәйгамбәребез болай диде: «Әгәр өммәтемә авырлык китермәсәм, аларга һәр намаз өчен мисвәк кулланырга әмер итәр идем!»9 «Сезгә мисвәк кулланырга бик нык киңәш итәм!»

«Мисвәк – авызның чисталыгы һәм Раббымның ризалыгы!» Сөекле Пәйгамбәребез өенә кергәч, беренче эше мөбарәк тешләрен мисвәкләү була иде. Янында мисвәк булмаса, ул йокламый иде, ә уянгач та мөбарәк тешләрен мисвәкләүдән башлый иде. Төнлә тәһәҗҗүд намазына торганда да мөбарәк тешләрен мисвәкли иде.10 Анабыз хәзрәти Гаишә (радыяллаһу ганһә): «Пәйгамбәр галәйһиссәләм бер генә төнне яки көнне дә йоклап уянганнан соң тәһарәт алдыннан мисвәк кулланмыйча калмады!» – диде. Сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) улы Ибраһим вафат булган иде. Күмгәндә кабергә куелган кирпечләрнең берсе кыек торды. Пәйгамбәребез катнашып, аны турайтты. Ул кыек торган кирпечнең вафат булган кешегә бернинди файдасы да, зарары да юк икәнен, ләкин тәртипсезлектән үзенең күңеле борчылганын белдерде.

Пәйгамбәребезнең Сәгадәт йорты

Сөекле Пәйгамбәребез Мәдинәдә мәчетен салдырганда, мәчет янына саман кирпечтән ике бүлмә салдырып, өсләрен хөрмә агачы бүрәнәләре һәм ботаклары белән яптырган иде. Мәсҗиде шәриф салынганда, Гаишә һәм Сәүдә (радыяллаһу ганһүмә) өчен берәр бүлмә салынды. Анабыз хәзрәти Гаишәнең бүлмәсенең ишеге мәчеткә бара торган юлга карый иде. Анабыз хәзрәти Сәүдә өчен салынган бүлмәнең ишеге мәчетнең өченче капкасы – Әле Госман капкасына таба карый иде. Пәйгамбәребез башка хатыннар алгач, бүлмәләр саны артты һәм алар тугыз булды. Алар анабыз хәзрәти Гаишәнең бүлмәсе белән кыйбла арасында салынды. Бүлмәләрнең кайберләре саман кирпечтән, кайберләре таштан иде. Кайберләре хөрмә ботакларыннан (Багдад рәвешендә) ясалып, өсләре балчык белән сыланган, түшәмнәре дә хөрмә ботакларыннан эшләнгән иде. Хәсән ибне Әбүл-Хәсән (радыяллаһу ганһү) болай ди: «Мин үсмер чагымда Рәсүлуллаһның өйләренә кердем һәм кулымны сузып, түшәменә җиткердем. Рәсүлуллаһның бүлмәсенең ябуы кипарис яки артыш бүрәнәсе өстенә тартылган йон тукымадан гына гыйбарәт иде».

Имам Бохари белдергәнчә, «Рәсүлуллаһның өе ишегендә боҗра булмаган, аны җәя очы белән шакыганнар». Мөхәммәд ибне Һилал һәм Гата Хорасани Пәйгамбәребезнең хатыннарының бүлмәләрен күргәннәр һәм аларның хөрмә ботакларыннан эшләнгәнен, ишек урынына кара йоннан пәрдәләр эленгәнен белдергәннәр. Үз күзе белән күргән Давыд ибне Кайс сүзләре буенча, бүлмәләрнең ишектән ян диварларга кадәрге киңлеге һәрберсендә 6–7 зира11 (3–3,5 м) чамасы, ә эчке тирәнлеге якынча ун зира (4,8 м) иде. (Бер зира – 48 см.)

«Мисвәк – авызның чисталыгы һәм Раббымның ризалыгы!» Хәдис шәриф

Хәлифә Габделмәликнең Пәйгамбәребезнең хатыннарына караган бүлмәләрне сатып алып, мәчеткә кушу турындагы язуы килеп, Мәдинәдә укылган көнне бик күп кеше күз яшьләрен тыя алмады, мәдинәлеләр Пәйгамбәребез вафат булган көндәге кебек еладылар.12

Сәгыйд ибне Мөсәййәб тә: «Аллаһ белән ант итәм, аларның элекке хәлләрендә калдырылуларын ничек кенә теләр идем! Мәдинәлеләрдән яңа үсеп җиткәннәр һәм Мәдинәгә читтән килүчеләр Рәсүл галәйһиссәләмнең тормышында нәрсә белән канәгать булганын күрерләр иде, һәм кешеләр малларының күп булуына, аның белән мактануга омтылмаслар иде», – дип, бу хакта кайгысын белдерде.

Пәйгамбәребезнең өй эчендәге хәлләре

Хәзрәти Хөсәен сөйли: «Мин атамнан Пәйгамбәребезнең өйдәге шөгыльләре турында сорадым. Атам болай сөйләде: Пәйгамбәребез өенә кергәч, вакытын өчкә – Аллаһка гыйбадәт кылуга, өй әһелләренең эшләренә һәм үзенең шәхси эшләренә бүлә иде. Үзенә аерган вакытны да ул үзе белән кешеләр арасында бүлешә иде. Ул вакытта аның янына кешеләрдән бары тик сайланган сәхабәләр генә керә иде. Ул халыкка дини мәсьәләләрне алар аркылы җиткерә, халыкка кагылышлы бер нәрсәне дә үзендә тотмый, җыймый иде. Пәйгамбәребезнең өммәтенә аерган вакытын фазыйләт ияләренә, аларның диндәге өстенлек дәрәҗәләренә карап бүлеп, аларны шуңа күрә үз хозурына чакыру гадәте бар иде. Аларның кайсының бер йомышы, кайсының ике йомышы, кайсының тагын да күбрәк йомышы була иде. Пәйгамбәребез аларның дини йомышлары белән шөгыльләнә, сорауларына тиешле җавапларны бирә, аннары: „Моны монда булганнар монда булмаганнарга җиткерсен! Миңа үзе килеп йомышын әйтә алмаган кешенең йомышын сез миңа җиткерегез. Һичшиксез, йомышын әйтә алмаганның йомышын җиткергән кешенең аякларын Аллаһ кыямәт көнендә Сыйрат өстендә нык тотачак!“ – дия иде.

Пәйгамбәребез янында моннан башка нәрсә искә алынмый, телгә алынмый иде. Болай да ул үзе беркемнән дә моннан башканы кабул итми иде. Пәйгамбәребез хозурына керүчеләр гыйлем эзләүче булып керәләр, иң зур галим булып, гыйлем ләззәтен татып һәм башкаларга да аңа юл күрсәтүче булып чыгалар иде!»

Пәйгамбәребезнең өйдән тыштагы хәлләре

Хәзрәти Хөсәен атасы хәзрәти Галидән Пәйгамбәребезнең өйдән тыштагы хәлләре турында сорады. Ул аларны болай сөйләде:

Галәм Сәеде тышта сөйләшми иде. Бары тик сүзе мөселманнарга файдалы булса, аларны бер-берсенә якынайтса, алар арасындагы аерылышуны, салкынлыкны бетерсә генә сөйләшә иде. Ул һәр кавемнең иң яхшы сыйфатлы кешесен хөрмәтли һәм аны үз кавеме өстенә вали итеп куя иде.13 Ул халыкны яманнардан һәм яманлыклардан саклый, ә үзе дә андый хәлләргә төшүдән саклана иде. Ул беркемнән дә ачык йөзен һәм гүзәл холкын кызганмый иде.

Ул сәхабәләрен күрмәсә, аларны эзли, сәхабәләреннән алар арасында булган хәлләрне сорый иде. Яхшылыкны мактый һәм ныгыта, яманлыкны исә гаепли һәм зәгыйфьләндерә иде. Аның һәр эше уртача, каршылыксыз иде. Мөселманнар гафләткә төшәрләр дип борчылып, ул аларны кисәтеп торудан туктамый иде. Аның һәр хәле тигез, үзгәрешсез иде. Пәйгамбәребездә гыйбадәт һәм итагать өчен тулы сәләт бар иде. Ул хакны да узмый, аны үтәүдә дә кимчелек җибәрми иде. Аңа якын булганнар кешеләрнең иң хәерлеләре иде.

Аның каршында сәхабәләрнең иң өстене – нәсыйхәте иң киң колачлысы, дәрәҗәсе иң зуры исә мохтаҗларга ярдәме һәм изгелеге иң гүзәл булганы иде. Галәм Сәеде Аллаһны искә алмыйча утырмый да, тормый да иде.

Ул мәҗлестә үзенә аерым урын билгеләми, шулай эшләүне тыя иде. Кайда гына булса да, утырган җәмәгать янына барганда, түргә узмый, мәҗлеснең ахырына утыра һәм мөселманнарга да шулай эшләргә куша иде.

Үзе белән утырган һәркемгә өлешен бирә, шулкадәр хөрмәт итә иде, хәтта һәркем Рәсүлуллаһ каршында үзеннән дә кыйммәтлерәк кеше юк дип уйлый иде. Үзе белән утырган яки килеп йомышын әйткән кешенең һәр нәрсәсенә, ул борылып киткәнче, түзә иде.14

Берәр кеше аңа йомыш, үтенеч белән мөрәҗәгать итсә, ул аны кире какмый: йә бирә, йә татлы һәм йомшак сүз белән кайтара иде. Аның гүзәл әхлакы бөтен кешеләрне эченә алырлык киң иде. Ул аларга шәфкатьле ата булды. Хак мәсьәләсендә һәркем аның каршында тигез иде. Пәйгамбәребезнең мәҗлесе гыйлем, оят, сабырлык һәм ышаныч мәҗлесе иде.

Аның мәҗлесендә тавышлар күтәрелми, беркем гаепләнми, кылынган кимчелек һәм хата фаш ителми иде. Галәм Сәеденең мәҗлесендә булганнар бер-берсенә тиң иде, бер-берсеннән өстенлекләре бары тик тәкъвалык ягыннан гына иде. Барысы да түбәнчелекле иделәр. Олыларны хөрмәт итәләр, кечкенәләргә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтәләр, мохтаҗларны башкалардан алга куеп, аларның йомышларын үтәргә тырышалар, ятларны, читтән килгәннәрне саклыйлар һәм кайгырталар иде. Пәйгамбәребез һәрвакыт ачык йөзле, йомшак холыклы иде. Аның шәфкате, гафу итүе мул иде. Ул каты күңелле түгел иде. Ул беркем белән дә бәхәсләшми иде. Ул һич кычкырмый, ямьсез сүз сөйләми иде. Беркемне дә гаепләми иде. Саран түгел иде. Үзенә ошамаган нәрсәгә күз йома иде. Өмет итүчене өметсезлеккә төшерми, берәр нәрсәгә канәгатьсезлеген ачыктан-ачык белдерми иде.

Пәйгамбәребез өч нәрсәдән читтә тора иде:

- кешеләр белән бәхәсләшүдән,

- күп сөйләшүдән,

«Мин бер нәрсәгә таянган хәлдә ризык ашамыйм» Хәдис шәриф

- файдасыз, буш нәрсәләр белән шөгыльләнүдән.

Кешеләрне дә өч нәрсәдә үз хәлләренә калдыра иде:

- беркемне дә йөзенә каршы да, артыннан да гаепләми, шелтәләми иде,

- беркемнең дә гаебен һәм кимчелеген эзләми иде,

- беркемгә дә аның өчен савап һәм хәерле булмаган сүзне әйтми иде.

Пәйгамбәребез сөйләгәндә, аның хозурында булганнар башларына кош кунган кебек тавышсыз һәм хәрәкәтсез утыралар, ул сүзен бетереп тынгач, әйтәселәрен әйтәләр иде, ләкин аның янында һич бәхәсләшмиләр һәм талашмыйлар иде. Пәйгамбәребез янында берәрсе сөйләгәндә, ул сүзен бетергәнче башкалар тын торалар иде. Пәйгамбәребез өчен иң соңгы сөйләүченең сүзе белән иң беренче сөйләүченең сүзе арасында аерма юк иде. Аның мәҗлесендә булганнар берәр нәрсәгә көлсәләр, ул да алар белән бергә көлә, берәр нәрсәгә гаҗәпләнсәләр, ул да алар белән бергә гаҗәпләнә иде. Сәхабәләре дә аның кебек мөгамәлә итсеннәр дип, ул хозурына килгән ятларның, читтән килүчеләрнең сүзләрендәге һәм сорауларындагы тупаслыкка һәм рәнҗеткечлеккә түзә иде. Пәйгамбәребез: «Бер мохтаҗның йомышын сораганын күрсәгез, аңа йомышына ирешергә ярдәм итегез!» – дия иде.

Пәйгамбәребез дөреслеккә туры килмәгән мактауны кабул итми иде. Хакны бозмаганчы, беркемнең дә сүзен бүлми иде. Хакны бозганда исә, йә аны тыеп сүзен бүлә, йә мәҗлестән торып китә иде. Галәм Сәеденең эндәшми торуы дүрт нәрсәгә – хилемгә, хәзәргә, тәкъдиргә һәм тәфәккергә нигезләнә иде. Аның тәкъдире кешеләргә тигез карауда һәм аларны тигез тыңлауда шунда ук күренә иде. Аның тәфәккере дөнья һәм ахирәт эшләрен уйлавында күзгә ташлана иде.

Хилемне һәм сабырлыкны ул үзендә җыйган иде. Дөньяга караган бер нәрсә дә аны ачуландырмый иде. Хәзәргә килгәндә, бу холкы сәбәпле аңарда дүрт сыйфат җыелган иде:

- иң яхшысын иярелсен өчен ала иде,

- ямьсез нәрсәләрне алардан тыелсыннар өчен калдыра иде,

- фикерен өммәтенә файдалы булган нәрсәләргә сарыф итә иде,

- бөтен тырышлыгын өммәтенең дөнья һәм ахирәт бәхетен тәэмин итәчәк нәрсәләргә юнәлтә иде.

Галәм Сәеденең берәр нәрсәгә «Юк!» дигәне булмады. Эшләргә теләгән бер нәрсәне аннан сорасалар, «Ярый!» – дия иде, ә эшләргә теләмәгән нәрсәне сорасалар, эндәшми кала иде, һәм аның моны эшләргә теләмәве шушы эндәшмәвеннән аңлашыла иде. Ул һәркемнең дөнья һәм ахирәт бәхете өчен тырыша иде. Бер газәватта аннан кяферләрнең юк ителүе өчен дога кылуын сорагач, ул болай диде:

«Мин ләгънәт кылу өчен, кешеләрнең газап чигүе өчен җибәрелмәдем. Мин һәркемгә изгелек кылу өчен, кешеләрнең тынычлыкка ирешүе өчен җибәрелдем».

Әнбия сүрәсенең йөз җиденче аятендә мәгънәсе буенча: «Без сине галәмнәргә рәхмәт, изгелек итеп җибәрдек», – диелгән. Шуңа күрә ул һәрвакыт һәркемнең хәере өчен тырыша иде. Әнәс ибне Малик хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез берәрсе белән очрашканда, аның белән мосафәха кыла иде15, һәм ул кеше кулын тартып алмыйча, Пәйгамбәребез дә кулын тартмый, ул кеше йөзен бормыйча, Пәйгамбәребез дә аннан йөзен бормый иде.

Әнәс ибне Малик хәзрәтләре шулай ук болай сөйли: «Без Пәйгамбәребездән: „Йә Рәсүлуллаһ! Бер-беребезгә иелергәме?“ – дип сорадык. Ул: „Юк!“ – диде. „Бер-беребез белән кочаклашыргамы?“ – дип сорадык. Ул: „Юк! Ләкин мосафәха кылыгыз!“ – диде».16

Хәзрәти Бәра ибне Газиб Пәйгамбәребезнең болай дигәнен сөйләде: «Ике мөселман очрашып, мосафәха кылсалар, алар бер-берсеннән аерылганчы ук гафу ителәләр!»

Галәм Сәеде һәрвакыт уйчан иде. Аның эндәшми торуы сөйләвеннән озаграк дәвам итә иде. Рәсүлуллаһ кирәкмәгәндә сөйләшми иде. Сүзне башлаганда да, тәмамлаганда да Аллаһның исемен искә ала иде.

Ул кыска һәм мәгънәле сүзләр белән сөйләшә иде. Рәсүлуллаһның сүзләре һәрвакыт дөрес һәм урынлы иде. Рәсүлуллаһ сөйләгәндә артык сүз дә, ким сүз дә кулланмый иде. Ул беркемнең дә күңелен рәнҗетми, беркемне дә кимсетми иде.

Пәйгамбәребез дөнья өчен, дөнья эшләре өчен ачуланмый иде. Ләкин берәр хак тапталырга торганда, ул хакны кайтарып алмыйча, бернәрсә дә аның ачуын туктата алмый иде.

Ул үз шәхесе өчен һич ачуланмый һәм үч алмый иде. Берәр нәрсәгә ишарә иткәндә, бармагы белән түгел, бөтен кулы белән ишарә итә иде. Гаҗәпләнгәндә, кулын әйләндерә иде, ягъни учы күккә карап торса, аны җиргә таба, җиргә карап торса, күккә таба бора иде. Сөйләгәндә кулы белән хәрәкәтләр ясый, мөбарәк уң кулының учы белән сул кулының баш бармагының эчке ягына суга иде. Ачуланганда, ачуын шунда ук калдыра һәм аны сиздерми иде. Шатланганда, күңеле күтәрелгәндә, мөбарәк күзләрен йома иде. Аның иң күп көлүе – елмаю иде. Елмайганда, мөбарәк авызындагы мөбарәк тешләре энҗе бөртекләре кебек күренә иде.17

Яхшы эшләрдә уң якны алга куярга ярата иде,
Тәһарәт булсынмы, киемме – ашыга иде ул юмартлык хәзинәсе.
Уң ягына, йөзен кыйблага куеп ята иде,
Һәр сулышта гайбны күзәтә иде ул юмартлык хәзинәсе.

«Ике мөселман очрашып сәламләшсәләр һәм мосафәха кылсалар, алар бер-берсеннән аерылганчы ук гафу ителәләр!» Хәдис шәриф

Түшәге сахтиян иде, мендәре хөрмә җепселе белән тутырылган,
Төнлә ятса, аз йоклый иде ул уяу юмартлык хәзинәсе.
Күзләре йокласа да, күңеле Дусты белән йокламый иде,
Әзәлдән Аның гүзәллегенә хәйран иде ул юмартлык хәзинәсе.

Пәйгамбәребезнең ятуы, йоклавы

Пәйгамбәребез түшәгендә йокларга теләгәндә, мөбарәк уң ягына ята, мөбарәк уң кулын мөбарәк уң яңагы астына куя, аннары болай дип дога кыла иде: «Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым. Йөземне Сиңа юнәлттем. Эшемне Сиңа тапшырдым. Аркамны Сиңа терәдем. Мин Синең газабыңнан куркам, рәхмәтеңә өмет итәм. Синең рәхмәтеңнән башка сыеныр урын юк, Синең газабыңнан башка сакланыр нәрсә юк.

Бары тик Синең рәхмәтеңә генә сыенып була һәм бары тик Синең рәхмәтең белән генә котылып була. Мин Син иңдергән китабыңа һәм Син җибәргән Пәйгамбәреңә иман китердем.

Йә Раббым! Ягымны Синең исемең белән җиргә куйдым. Әгәр җанымны алып тотып калсаң, аңа рәхмәтең белән мөгамәлә ит! Әгәр аны кире җибәрсәң, изге колларыңны саклаган кебек, аны да сакла!

Аллаһым! Синең исемең белән үләм һәм Синең исемең белән тереләм. Безне ашатучы, эчерүче, һәр ихтыяҗыбызны үтәүче, безне урнаштыручы, сыендыручы Аллаһым! Сиңа чиксез хәмед итәм. Күпме кешеләрнең ихтыяҗларын үтәүче дә, аларны урнаштыручы да юк! Аллаһым! Колларыңны хозурыңа җыйган көндә мине газабыңнан сакла! Аллаһым! Әүвәл – Син! Синнән элек бернәрсә дә юк! Ахыр – Син! Синнән соң бернәрсә дә юк! Заһир – Син! Синнән өстен бернәрсә дә юк!»

Уянгач, ул болай дип дога кыла иде: «Синнән башка илаһ юк, бары тик Син генә бар! Сине тәсбих һәм тәнзиһ итәм. Аллаһым! Гөнаһларымны ярлыкавыңны һәм рәхмәтеңне сорыйм.

Безне үлгәннән соң терелткән Аллаһка хәмед булсын. Кыямәт көнендә кайтуыбыз да Аңа булачак».18 Аннары ул: «Аллаһым! Гыйлемемне арттыр! Миңа туры юлны күрсәткәннән соң, күңелемне тайпылдырма! Бөек хозурыңнан миңа рәхмәт тә ихсан ит! Чөнки иң күп ярлыкаучы – Син!» – дип дога кыла иде. Хәзрәти Бәра ибне Газиб сөйли: Галәм Сәеде миңа болай диде:

«Ятачак урыныңа барганда, намаз өчен тәһарәт алган кебек тәһарәт ал! Аннары уң ягыңа ят һәм: „Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым. Йөземне Сиңа юнәлттем. Аркамны Сиңа терәдем. Мин Синең газабыңнан куркам, рәхмәтеңә өмет итәм. Синең рәхмәтеңнән башка сыеныр урын юк, Синең газабыңнан сакланыр урын юк! Бары тик Синең рәхмәтеңә генә сыенып була һәм бары тик Синең рәхмәтең белән генә котылып була. Мин Син иңдергән китабыңа һәм Син җибәргән Пәйгамбәреңә иман китердем!“ – дип әйт! Шул төнне үлсәң, ислам фитрәте өстендә үләрсең. Кем моны әйтеп, шул төнне үлсә, ул ислам фитрәте өстендә үләр!»

Пәйгамбәребез болай диде: «Сезнең берәрегез төнлә түшәгеннән торып, аннары яңадан ятарга кайтса, түшәген өч тапкыр селексен. Чөнки ул үзе торганнан соң нәрсә булганын, түшәк өстенә нәрсә килеп урнашканын белми». Әсхабе Суффадан Габдулла ибне Тыхфә (радыяллаһу ганһү) болай сөйли: «Мин сәхәр вакытында мәчеттә корсагым, ягъни йөзем өстенә ятып йоклаганда, берәү мине аягы белән төртте.

– „Бу кем?“ – дип сорады ул.

– „Мин – Габдулла ибне Тыхфә“, – дип җавап бирдем.

Ни күрим! Ул Галәм Сәеде икән! Мин шунда ук торып утырдым.

– „Бу – бөек Аллаһның иң яратмаган ятышы!“ – диде ул».19 Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тәһарәтсез җиргә басмый иде.

Рәсүлуллаһның бәдрәфкә барып, аннары тәһарәт алмаганын беркем дә күрмәде.

Пәйгамбәребезнең йөреше

Хәзрәти Һинд ибне Әбү Һалә болай сөйли: «Галәм Сәеде йөргәндә, аякларын җирдән җитез итеп күтәрә, ике ягына чайкалмый, адымнарын киң ата, биек урыннан төшкән кебек алга таба бераз иелә, вәкарь һәм тынычлык белән, иркен атлый иде.

Карарга теләгән ягына ул тулысынча борылып карый иде. Тирә-ягына теләсә ничек каранмый иде.

Аның җиргә каравы күккә каравыннан озаграк иде.

Җиргә каравы да күз кырые белән иде. Юлда ул сәхабәләренең артыннан бара иде.

Берәрсе белән очрашканда, иң элек үзе сәлам бирә иде».

Хәзрәти Әбү Һөрәйрә болай сөйли: «Йөрүдә Галәм Сәеденнән дә җитезрәк кешене күрмәдем. Ул йөргәндә, җир аның аяк астында төрелгән кебек иде! Без аңа өлгерер өчен бик нык көчәнә идек. Ә Галәм Сәеде йөргәндә, һич тә көчәнми иде».20

Пәйгамбәребезнең утыруы

Ул күбесенчә тезләнеп утыра иде. Аның курфуса рәвешендә, ягъни тезләрен күтәреп, аларны куллары белән кочаклап утырганын да күргәннәр.21 Ул һичкайчан аякларын мәҗлесендә булганнарга таба сузмый иде. Гадәттә ул кыйблага карап утыра иде. Янына килгән кунаклар астына еш кына аркасындагы габаны җәеп, аларны шуңа утырта иде. Кайвакыт кунакларына үзенең мендәрен дә бирә иде. Хәнзалә ибне Хизъям: «Пәйгамбәребез янына барганымда, аны малдаш корып утырган хәлдә күрдем», – дип сөйләде. Җабир ибне Сәмүрә дә Пәйгамбәребезнең иртәнге намазны укыгач, кояш чыкканчы намаз урынында малдаш корып утырганын белдерде.

«Аллаһы Тәгаләнең әхлакы белән әхлакланыгыз!» Хәдис шәриф

Шәрид ибне Сүвәйд болай ди: «Галәм Сәеде минем яныма кергән иде. Ул вакытта мин сул кулымны артыма куеп, учымның яртысына таянып утыра идем. Шунда Галәм Сәеде: „Син Аллаһның ачуына дучар булганнарның (яһүдләрнең) утыруы белән утырасыңмы?“ – диде». Әбү Җүхәйфә сөйли: «Пәйгамбәребез: „Мин бер нәрсәгә таянган хәлдә ризык ашамыйм“, – диде».22

Малдаш корып, йә тезләнеп, йә тез күтәреп утыра иде,
Ачык та, яшерен дә әдәп белән тулы иде ул юмартлык хәзинәсе.
Өч бармагы белән ашап, аларны тәмләп ялый иде,
Суны өч сулышта эчә иде ул юмартлык хәзинәсе.
Балны, хәлвәне, кабакны, сиркәне, тиридне ярата иде, ләкин
Арпа икмәген туйганчы ашамады ул юмартлык хәзинәсе.
Мөбарәк корсагына кайчак ачлыктан таш бәйли иде,
«Йөрәгем калтыранмасын», – дия иде ул юмартлык хәзинәсе.
Сәгадәт йортында айлар буе ут яндырылмый иде,
Канәгатьлек белән хөрмә һәм анар ашый иде ул юмартлык хәзинәсе.

Пәйгамбәребезнең ашавы һәм эчүе

Пәйгамбәребез болай диде:

«Ризыкның бәрәкәте – ашаганчы тәһарәт алуда, ашаганнан соң кул юуда!»23

«Кем кулындагы ит, май исен, пычрагын юмыйча йоклап, аның башына берәр хәл килсә, үзеннән башка беркемне дә гаепләмәсен!» «Ризыкның бәрәкәте – аның уртасында! Сезнең берәрегез ашаганда, табакның уртасыннан түгел, кырыеннан ашасын, чөнки бәрәкәт аның уртасына иңә!» Анабыз хәзрәти Гаишә сөйли: «Галәм Сәеде болай диде: „Сезнең берәрегез ашарга җыенганда, Бисмилләһир-рахмәнир-рахим дисен, бөек Аллаһның исемен искә алсын. Ашый башлаганчы моны әйтергә онытса, ризыкның әүвәле һәм ахыры өчен Бисмилләһир-рахмәнир-рахим дисен!“».24

Өмәййә ибне Мәхши хәбәр иткәнчә, бер кеше бисмилла әйтмичә ашый иде.

Пәйгамбәребез аның бисмилла әйтмәгәнен аңлап: «Ризыкның әүвәле һәм ахыры өчен Бисмилләһир-рахмәнир-рахим дип әйт!» – диде. Теге кеше «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дигәч, Пәйгамбәребез елмайды һәм: «Шайтан синең белән бергә ашавын дәвам итә иде. Син бөек Аллаһның исемен искә алгач, шайтан корсагында бер нәрсә дә калдырмыйча кусты!» – диде.

Хәзрәти Габдулла ибне Гомәр хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез болай диде: «Сезнең берәрегез ашаганда, уң кулы белән ашасын. Берәр нәрсә эчкәндә дә, уң кулы белән эчсен. Чөнки шайтан сул кулы белән ашый һәм сул кулы белән эчә!»25

Сәләмә ибне Әквәгъ атасыннан ишетеп болай дип сөйләде: Пәйгамбәребез Әшҗәгъ кабиләсеннән Бөсер ибне Рагыйел-гыйр дип йөртелгән бер кешенең аның янында сул кулы белән ашап утырганын күргәч, аңа: «Уң кулың белән аша!» – диде. Теге кеше: «Моңа хәлем җитми, уң кулым белән ашый алмыйм!» – дип ялганлады. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Хәлең җитмәсен! Аңа уң кулы белән ашарга бары тик тәкәбберлек һәм горурлык кына комачаулый!» – диде. Шул көннән бирле теге кеше кулын авызына күтәрә алмас булды!26 Пәйгамбәребез: «Газиз һәм Җәлил булган Аллаһы Тәгалә ашый торган бер нәрсәне ашап яки эчә торган бер нәрсәне эчеп, шуның өчен Аңа хәмед әйткән бәндәсеннән, һичшиксез, разый була», – ди торган иде.

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) туфрак өстендә утыра, ашын да җирдә ашый иде. Ул: «Мин бәндә утырганча утырам, бәндә ашаганча ашыйм. Мин бары тик бер бәндә! Минем сөннәтемнән йөз чөергән кеше миннән түгел!» – ди иде.27

Гомәр ибне Әбү Сәләмә болай ди: «Мин Галәм Сәеденең тәрбиясендә үскән бер бала идем. Ашаганда кулым савытның эчендә әле анда, әле монда йөри иде. Галәм Сәеде миңа: „Улым! Бисмилла әйт. Уң кулың белән аша! Үз алдыңнан аша!“ – диде.28 Шуннан соң мин һәрвакыт шулай ашый башладым». Пәйгамбәребез бернинди ашны да түбән санамады, хурламады. Ул бер нигъмәтне дә ошаганы өчен мактамый, ошамаганы өчен хурламый иде. Бер ашны теләсә – ашый, теләмәсә – калдыра да дәшми иде. Иң кечкенә нигъмәткә дә хөрмәт күрсәтә, бер нигъмәтне дә хурламый иде. Рәсүлуллаһ «моны пешерегез, тегене пешерегез» дими иде. Ни бар, шуны ашый иде. Анабыз хәзрәти Гаишә сөйли: Пәйгамбәребез минем яныма килеп: «Синдә ашарга берәр нәрсә бармы?» – дип сорый иде. «Юк!» – дия идем. Шуннан ул: «Алайса, мин уразада!» – ди иде.29 Анабыз хәзрәти Гаишә сөйли: «Пәйгамбәребез Мәдинәгә килгәннән алып вафат булганчы, аның гаилә әһелләре өч төн рәттән бодай икмәге белән тамак туйдырмадылар.30 Күбесенчә алар арпа икмәге белән хөрмә генә ашадылар, анысы да күп түгел иде. Пәйгамбәребезнең карынында бер көндә ике төрле аш бергә җыелмады: мөбарәк карынын хөрмә белән туйдырганда, икмәк белән туйдырмады, икмәк белән туйдырганда исә хөрмә белән туйдырмады. Менә мине елаткан нәрсә дә шул!»31

Рәсүлуллаһ хәлвәне һәм балны, икмәк тириден, хөрмә тириден һәм яшелчә ашларын ярата иде. Аңа сөт китереп тәкъдим иткәч: «Сөттә ике бәрәкәт бар», – ди иде.32

«Сезнең берегез ашаганда уң кулы белән ашасын. Берәр нәрсә эчкәндә дә уң кулы белән эчсен, чөнки шайтан сул кулы белән ашый һәм сул кулы белән эчә!» Хәдис шәриф

Габдулла ибне Габбас сөйли: мин, Халид ибне Вәлид һәм Галәм Сәеде бергәләп минем тутам Мәймүнә бинте Харисның өенә бардык. Тутам: «Сезне сөт белән сыйлыйммы?» – дип сорады.

Галәм Сәеде: «Ярый!» – диде. Тутам китеп, савыт белән сөт алып килде. Галәм Сәеде аны алып эчте. Мин Галәм Сәеденең уң ягында идем, Халид ибне Вәлид исә сул ягында иде. Рәсүлуллаһ сөтнең калганын миңа биреп: «Син эч. Теләсәң, аны Халидка бирергә дә мөмкин», – диде.

Мин: «Синнән калганны эчүдә мин беркайчан да беркемне дә үземнән өстен куймыйм!» – дидем. Шуннан соң Рәсүлуллаһ болай диде:

«Аллаһы Тәгалә бер ризык белән тукландырган кеше: Аллаһуммә бәрик ләнә фиһи вә әтгыймнә хайран минһү (Аллаһым! Безнең өчен бу ризыкка бәрәкәт бир! Безне аннан да хәерлерәге белән тукландыр!), – дисен!

Аллаһы Тәгалә сөт эчергән кеше дә: Аллаһуммә бәрик ләнә фиһи вә зиднә минһү (Аллаһым! Безнең өчен бу сөткә бәрәкәт бир һәм аннан безгә бирәсеңне арттыр!), – дисен! Чөнки ризыкның да, эчемлекнең дә урынын сөттән башка бернәрсә дә тота алмый».33

Мәдинәле мөселманнар хөрмәләренең беренче өлгергәнен күргәч, аны Пәйгамбәребезгә китерәләр иде. Рәсүлуллаһ аны кулына алып, бәрәкәт догасы кылгач, күргән балаларның иң кечесен чакырып, аңа бирә иде. Ул: «Бер өйдә хөрмә булмаса, ул өйнең кешеләре ачтыр», – ди иде. Пәйгамбәребез савытның төбендә калган ашны ашарга ярата иде. Ул: «Кем дә кем бер табактан, бер савыттан ашаганнан соң аны сыпырып ашаса, ул савыт аның өчен истигъфар кыла (гафу үтенә)!» – ди иде. Пәйгамбәребезнең болай дигәне дә хәбәр ителә: «Әй Әбү Зәр! Ит пешергәндә, аның шулпасын күбрәк ит тә күршеләреңне кайгырт, аннан аларга да өлеш чыгар».34

«Күршесе ач булганда үзе тамак туйдырган кеше камил мөэмин түгел!»

«Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Ашатыгыз! Сәламне таратыгыз, шулай итеп җәннәтләргә керерсез!»35

«Бер кешенең ашы ике кешегә җитә. Өч кешенең ашы дүрт кешегә җитә. Дүрт кешенең ашы сигез кешегә җитә!»36

Хәзрәти Әсма бинте Әбү Бәкер болай сөйләде: Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) пешкән ашны кайнавы һәм пары басылганчы каплап торырга киңәш итә һәм: «Ул – иң зур бәрәкәт!» – ди иде. Мәккә яулап алынганда, Рәсүлуллаһ агасы Әбү Талибның кызы хәзрәти Өмме Һанинең өенә барды. Аңардан: «Сездә ашарга берәр нәрсә бармы?» – дип сорады. Хәзрәти Өмме Һани: «Юк! Киптерелгән икмәк валчыклары белән серкә генә бар! Ләкин аларны сиңа тәкъдим итәргә оялам!» – диде. Пәйгамбәребез: «Аларны китер. Су эченә валчытып сал. Тоз да китер!» – диде. Аның өстенә серкә салып ашагач, бөек Аллаһка шөкер итте һәм: «Әй Өмме Һани! Серкә нинди яхшы кушымта! Серкәсе булган өй кушымтасыз калмый!» – диде.37 Ул икмәкне кушымтасыз да, яки хөрмә, серкә, җимеш, шулпа белән дә, яки зәйтүн маена манып та ашый иде. Ул тавык, куян, дөя, болан, балык итен, бастырма (киптерелгән ит) һәм сыр да ашый иде. Итнең беләк ягын ярата иде. Аны кулы белән тотып, тешләп ашый иде. (Пычак белән кисеп ашау да җаиз.) Күбесенчә сөт эчә яки хөрмә ашый иде. Ризыклардан сарык итен, ит шулпасын, кабакны, татлы ризыкларны, балны, хөрмәне, сөтне, каймакны, карбызны, кавынны, йөземне һәм кыярны ярата иде.38 Суны ашыкмыйча, бисмилла белән башлап, өч йотымда эчә, ахырда «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтә һәм дога кыла иде. Пәйгамбәребез Бөютес-Сокьядан китерелгән татлы суны эчә иде. Бөютес-Сокья Мәдинәдән ике көнлек юлда иде.39 «Эчемлекләрнең кайсысы тәмлерәк?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Татлы һәм салкынча су!» – дип җавап бирде.40

Пәйгамбәребез: «Сезнең берегез берәр нәрсә эчкәндә савыт эченә сулыш чыгармасын», – ди иде. Ул ашала һәм эчелә торган нәрсәләр эченә сулыш чыгаруны тыйган кебек, алтын һәм көмеш савытлардан ашап-эчүне дә тыя иде. Пәйгамбәребез су эчкәндә ике-өч мәртәбә сулыш ала һәм: «Болай файдалырак һәм сусауны яхшырак баса», – ди иде. Тагын: «Сезнең берегез берәр нәрсә эчкәндә бер сулышта эчмәсен», – ди иде. Һәм: «Дөяләр кебек бер сулышта эчмәгез! Ике яки өч сулышта эчегез! Эчкәндә „Бисмилләһ!“, авызыгызны савыттан аергач исә „Әлхәмдүлилләһ!“ дип әйтегез!» – ди иде.41

Хәзрәти Нәүфәл ибне Мөгавия сөйли: «Галәм Сәеде берәр нәрсә эчкәндә өч мәртәбә сулыш ала иде. Башта бөек Аллаһның исемен зикер итеп, „Бисмилләһир-рахмәнир-рахим“ дия, ахырда исә „Әлхәмдүлилләһ“ дип хәмед кыла иде».42

Әбү Өмамә Баһили хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез болай диде: «Газиз һәм Җәлил булган Раббым миңа Мәккә үзәнен алтынга әйләндерүне тәкъдим иткәч, мин: „Юк! Йә Раббым! Бер көн тук булыйм, бер көн ач булыйм. Ач чагымда Сиңа ялварыйм һәм Сине зикер итим. Тук чагымда исә Сиңа хәмед кылыйм, шөкер итим!“ – дидем».43

Ашау-эчү гыйлемен өйрәнү гыйбадәт гыйлемен өйрәнүдән алда тора. Ашка кадәр һәм аштан соң кул юу, уң кул белән ашау һәм уң кул белән эчү Рәсүлуллаһның гадәте иде. Ашка кадәр кул юганда башта яшьләр, аштан соң исә башта өлкәннәр юа.44 Табакның читеннән ашау, үз алдыңнан ашау, уң аякны бастырып, сул аяк өстенә утыру – Рәсүлуллаһның сөннәте. Бик кайнар нәрсәне ашарга һәм иснәргә ярамый.

«Күршесе ач булганда үзе тамак туйдырган кеше камил мөэмин түгел!» Хәдис шәриф

Ашаганда бөтенләй сөйләшмәүне Пәйгамбәребез дөрес санамый иде. Бу – утка табынучыларның гадәте. Күңелле итеп сөйләшергә кирәк.

Ашны тоз белән башлау һәм тоз белән тәмамлау – Рәсүлуллаһның сөннәте, һәм бу – шифа. Исламда иң элек барлыкка килгән бидгатьләрнең берсе – туйганчы ашау. Һәр көн ит ашау йөрәккә авырлык китерә. Фәрештәләр моны яратмый. Итне бик аз ашау исә әхлакны боза. Сөфрә, ягъни җәймә өстендә ашау һәм аны җиргә җәю яхшы. Сөфрә элек күннән була иде. Үсемлек ризыгы бик файдалы. Үсемлек ризыгы булмаган сөфрә акылсыз картка тиңләнгән.

Имам Җәгъфәр Садыйк: «Малы һәм балалары күп булуны теләгән кеше үсемлек ризыгын күп ашасын!» – диде. Башта сөфрә янына утырырга, ашны соңыннан китерергә кирәк.

Пәйгамбәребез: «Мин – бәндә. Бәндәләр кебек җиргә утырып ашыйм», – диде.45

Ачыкмыйча ашамаска, туймас борын тамактан торырга, гаҗәпләнерлек нәрсә булмаганда көлмәскә кирәк. Пәйгамбәребез: «Яхшылыкларның башы – ачлык. Яманлыкларның башы – туклык», – ди иде. Ашның тәме ачлык никадәр зур булса, шул кадәр арта. Туклык онытучан итә. Ул йөрәкне сукырайта, исерткеч эчемлекләр кебек канны боза. Ачлык акылны чистарта, йөрәкне балкыта. Ачыктан-ачык гөнаһ кылучылар (фасыйклар) һәм начар кешеләр белән бергә ашарга-эчәргә ярамый. Кайнар ашны каплап суытырга кирәк.

Рәсүлуллаһ: «Уң кул белән ашагыз. Уң кул белән эчегез», – ди иде. Өч бармак белән ашау – сөннәт. Пәйгамбәребез: «Әй Гали! Ашны өч бармагың белән аша, чөнки шайтан ике бармагы белән ашый», – диде. Пәйгамбәребез икмәкне уң кулы белән ала, ә карбызны соңыннан сул кулы белән ашый иде. Икмәкне бер кул белән түгел, ике кул белән сындырырга кирәк.46 Капкан кисәк кечкенә булырга һәм яхшылап чәйнәлергә тиеш. Уңга, сулга, өскә карамаска, үз кабымыңа һәм алдыңа карарга кирәк. Авызны бик зур ачарга ярамый. Сөфрә янында кулны киемгә, чәчкә сөртергә ярамый. Йөткергәндә һәм төчкергәндә башны артка борырга кирәк. Чакырылмаган сөфрәгә утырырга ярамый. Сөфрәдә һәркемнән күбрәк ашарга ярамый. Карын туйгач, бу туклыкны гөнаһ кылуга кулланмас өчен дога кылырга кирәк. Аның өчен кыямәттә ничек хисап бирәсен уйларга кирәк. Гыйбадәт кылырга көч туплау нияте белән ашарга кирәк. Ач булсаң да, ашыкмыйча ашарга кирәк. Башта өлкәннәр башларга тиеш. Өч мәртәбәдән артык «аша» дип беркемне дә борчырга ярамый. Рәсүлуллаһ аз ашый һәм күп ашаудан бик нык кисәтә иде. Ул: «Кеше йөрәге кырдагы игенгә охшаган. Аш исә яңгыр кебек. Артык су игенне корыткан кебек, артык ризык йөрәкне үтерә. Күп ашаучыны, күп эчүчене Аллаһы Тәгалә яратмый», – ди иде.

Рәсүлуллаһ ашказанының өчтән берен ризыкка, өчтән берен эчемлеккә калдырырга киңәш итә иде. Өчтән бере һавага калса, ягъни буш торса, бу иң түбән дәрәҗә. Иң яхшы дәрәҗә – аз ашау һәм аз йоклау. Күп ашау – авыруларның башы, аз ашау исә – дәваларның башы. Кунак өй хуҗасыннан тоз белән икмәктән башка нәрсә көтмәскә тиеш. Өй хуҗасы кунакка кисәк сузарга тиеш. Аның кулына су коярга тиеш. Кунакның яраткан нәрсәсен аның авызына бирергә тиеш. Кунак чиста урынга төшергән нәрсәне алып, аңа бирергә кирәк. Пычранган булса, мәчегә һәм башка хайваннарга калдырырга кирәк. Мондый өйнең бәрәкәте арта. Ул хәтта оныкларына да ирешә. Җиргә төшкән нәрсәләр җыеп алынмаса, аларны шайтан ашый.

Савытта калганны сыпырып ашау – сөннәт. Компот, әйрән кебек нәрсәләрнең калдыгына су салып, чайкатып эчү – бик зур савап. Табакта, стаканда калдык калдыру җаиз. Рәсүлуллаһ мөэминнең калдыгын ашарга ярата иде.

Аштан соң тешләрне мисвәк һәм теш чокычы белән чистарту – Рәсүлуллаһның сөннәте. Бу – чисталык. Чисталык иманны ныгыта. Аштан соң өй хуҗасына бәрәкәт, рәхмәт һәм гафу теләп дога кылына. Аннары китәргә рөхсәт сорала. Хуҗаны да үзеңә ашка чакыралар.

Ашаганда куркыныч һәм җирәнгеч нәрсәләр сөйләргә ярамый. Үлем, авыру турында сүз кузгатырга ярамый. Сөфрәгә китерелгән ашларга карап торырга ярамый. Бер кабымны йотмас борын икенчесен кулга алырга ярамый. Аш вакытында берәр нәрсә өчен, хәтта намаз өчен дә сөфрә яныннан торырга ярамый. Намазны алдан укырга кирәк. Әгәр әзерләнгән ашлар суыначак яки бозылачак булса һәм намаз вакыты аны аштан соң укырга мөмкинлек бирсә, намаздан алда ашарга кирәк. Сөфрә яныннан аш җыеп алынгач кына торырга кирәк. Юлда, басып торып, йөргәндә ашарга ярамый. Авызда, кулда ит, аш исе булганда йокларга ятарга ярамый. Балаларның кулын да юарга кирәк. Тук килеш йокларга ятарга ярамый. Азык-төлекне кирәгенчә үлчәп алырга, үлчәүсез, күп алмаска кирәк. Югыйсә исраф (әрәм-шәрәм итү) була. Ашау һәм эчү савытларының капкачы булырга тиеш. Елгадан, хауздан иелеп, авыз белән эчәргә ярамый. Комганның, чүлмәкнең авызыннан да эчәргә ярамый. Чынаякның, стаканның киткән җиреннән эчәргә ярамый. Җәен салкынча эчемлек эчәргә кирәк. Рәсүлуллаһ салкынча шәрбәт эчәргә ярата иде. Зәмзәм суын басып торып эчәргә ярый. Юлчы һәр суны басып торып эчә ала, диелде. Ач карынга су эчәргә ярамый. Суны ашыкмыйча, суырып эчәргә кирәк. Рәсүлуллаһ кешкәк ашын ярата иде. Һәрисә, ягъни кешкәк пешерергә Пәйгамбәребезне Җәбраил галәйһиссәләм өйрәтте. Һәрисә кешене бик көчәйтә. Барлык пәйгамбәрләр арпа икмәге ашадылар. Рәсүлуллаһ кабак хәлвәсен, ясмык шулпасын, ау итен һәм сарык итен ярата иде. Сарыкның беләк, күкрәк һәм җилкә итен ярата иде. Кәҗә бәтиенең җилкә итен бик ярата иде. Кәҗә бәтие ите җиңел сеңә. Ул һәркемгә дә туры килә.47

«Яхшылыкларның башы – ачлык. Яманлыкларның башы – туклык» Хәдис шәриф

Ата хайван ите ана хайван итеннән, кара ит ак иттән җиңелрәк сеңә. Җиңел сеңүе һәм тәме ягыннан сарык ите белән сыер сөте яхшырак.

Ау итләренең иң яхшысы – болан ите. Куян ите хәләл. Пәйгамбәребез аны ашаган. Ул сидек куа, артык ашаганда йокысызлык китерә. Ул һәркемгә дә туры килә. Кош, чебеш ите һәркем өчен дә яхшы. Йорт кошларыннан ите иң яхшысы – тавык.

Пәйгамбәребез: «Серкә нинди яхшы ризык!» – диде. Серкә – иң файдалы аш. Хөрмә дә – аш, ягъни аны икмәк белән ашыйлар. Йөзем – аш та, җимеш тә. Йөземне икмәк белән ашау – сөннәт. Хөрмәне так санда ашау – сөннәт. Кишмеш, чикләвек, бадәм ашау – сөннәт. Балда шифа бар. Җитмеш пәйгамбәр балга бәрәкәт теләп дога кылган. Рәсүлуллаһ хөрмәне бик ярата иде. Ул хөрмәне кавын, карбыз белән бергә ашый иде. Кавын, карбыз бөерләрне чистарта, баш авыртуын бетерә. Алар эчәктәге суалчаннарны куа. Күзләргә көч бирә. Пылау ашаганда салават укырга кирәк. Пәйгамбәребез бакланы кабыгы белән ашауны мактады. Ул: «Хәббәтүс-сәүда, ягъни кара тмин – авыруларга дәва», – диде. Чикләвекне сыр белән ашау – шифа. Аларны аерым гына ашау зарарлы. Аларны берәр нәрсә белән бергә ашарга кирәк. Пәйгамбәребез йөзем тәлгәшен сул кулына ала, йөземне уң кулы белән ашый иде.48 Әйвә йөрәктән авырлыкны бетерә. Һәр кавында, карбызда һәм анарда бер тамчы җәннәт суы бар. Анарны берүзеңә ашарга, аның бер тамчысын да әрәм итмәскә кирәк. Анар йөрәк ярсып тибүгә яхшы. Ул ашказанын ныгыта. Аны ите белән бергә сытып эчсәң, үт куа, эч катуны бетерә. Инҗир йөрәккә рәхәтлек бирә. Ул арка-җилкә сызлавын, ашкайнату әгъзаларының авыртуын бетерә.

Яшел кыярны тоз белән ашау, чикләвекне хөрмә һәм бал белән ашау – Рәсүлуллаһның сөннәте.49 Пәйгамбәребез баклажанны мактады һәм: «Аны зәйтүн мае белән пешерегез», – диде.

Ул семизотны (портулакны) да мактады. Сельдерей онытучанлыкны бетерә. Ул сидек куа. Кан һәм сөт ясый. Бавырны чистарта. Хәршәф, ягъни артишок, үт ташын эретә, канны чистарта, кан тамырларының катуына яхшы ярдәм итә. Ул тир исен дә бетерә. Бер илгә килгән кешенең башта бераз чи суган ашавы сәламәтлеккә файдалы. Суган микробларга каршы тору көчен арттыра. Сугандан соң сельдерей ашаса, аның начар исен бетерә. Рута үләнен аш белән ашаганда да исе бетә, диделәр. Рәсүлуллаһның соңгы ашаган ашында суган бар иде. Ул: «Суганны һәм сарымсакны пешкән килеш ашагыз», – ди иде. Аларның исе фәрештәләрне рәнҗетә. Торма сидек куа. Ашкайнатуны җиңеләйтә.

Пәйгамбәребезнең мөбарәк сакалы һәм чәче

Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк чәче һәм сакал төкләре артык бөдрә дә, бөтенләй туры да түгел, яратылыштан дулкынлы иде. Аның мөбарәк чәче озын иде. Башта ул маңгаена чәч төшереп йөрде, соңыннан чәчен ике якка аера башлады. Мөбарәк чәчен кайвакыт үстерә, кайвакыт исә кисеп кыскарта иде.

Рәсүлуллаһның мөбарәк чәче нинди булганын хәзрәти Әнәс ибне Маликтан сорагач, ул болай дип җавап бирде: «Артык бөдрә дә түгел иде, бөтенләй туры да түгел иде. Икесе арасында, уртача иде. Озынлыгы исә колаклары белән җилкә очлары арасындагы урталыкка җитә иде».50 Ибне Габбас хәзрәтләре: «Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез мөбарәк чәчен маңгае өстенә төшереп йөри иде. Соңыннан мөбарәк чәчен ике якка аера башлады», – диде.51 Галимнәр болай диделәр: «Чәчне ике якка аеру – Галәм горурлыгы (Фәхре кяинат) Пәйгамбәребезнең сөннәте, чөнки соңыннан ул шулай итә башлаган иде. Маңгай өстенә төшерү дә җаиз, ике якка аеру да җаиз. Ләкин аеру өстенрәк».

Анабыз хәзрәти Гаишә Сыйддыйка: «Пәйгамбәребезнең мөбарәк чәче җүммәдән югарырак, вәфрәдән түбәнрәк иде», – диде.52 Җилкә башларына җиткән чәчне «җүммә» дип атыйлар. Колак йомшагына җиткән чәчне исә «вәфрә» дип атыйлар. Кыскасы, анабыз хәзрәти Гаишәнең риваятенә күрә, Рәсүлуллаһның мөбарәк чәче колак йомшагыннан түбәнрәк төшә, ләкин җилкәләренә җитми иде, ягъни икесе уртасында иде.

Кады Гыяз хәзрәтләре болай диде: «Бу риваятьләр болай килештерелә: мөбарәк колаклары ягындагы чәче мөбарәк колак йомшакларына җитәрлек иде. Артындагы чәче исә мөбарәк җилкәләренә җитә иде». Шулай ук болай диделәр: «Кайбер риваятьләрдә колагына кадәр төшә иде, кайберләрендә мөбарәк җилкәсенә кадәр төшә иде диюләренең сәбәбе шул: бер вакытта болай, икенче вакытта тегеләй булган. Риваятьләрнең барысы да дөрес. Пәйгамбәребез мөбарәк чәчен кайвакыт үстерә иде, һәм ул җилкә башларына кадәр төшә иде. Кайвакыт исә кистерә иде, һәм ул мөбарәк колакларының йомшагына яки урталарына кадәр җитә иде». Ир-атлар өчен башны кыру яки чәчне үстереп, тарап, ике якка аеру – сөннәт. Хәлгә, гадәткә, заманга карап эш итәргә кирәк. Чәчне бөтерү, үрү – мәкруһ. Йөзне хатын-кызныкы кебек шома итү, хатын-кызга охшар өчен сакалны кырдыру, ияк астын кырып, яңаклар өстендә сакал үстерү – хәрам.

Хәзрәти Әнәс Рәсүлуллаһның мөбарәк сакалын болай тасвирлый: «Пәйгамбәребезнең мөбарәк сакалында агы бик аз иде. Мөбарәк башында һәм мөбарәк сакалында ак бөртекләр унҗиде-унсигездән артмый иде».

Бер көнне хәзрәти Әбү Бәкер Сыйддыйк: «Агардың, йә Рәсүлуллаһ», – дигәч, Рәсүлуллаһ болай диде: «Мине Һуд, Вакыйга, Мөрсәләт, Нәбә (Гамма йәтәсәәлүн) һәм Тәквир (Изәш-шәмсү күввирәт) сүрәләре агартты».53

Ягъни бу сүрәләрдә җәннәт һәм җәһәннәм хәлләре күп искә алына. «Өммәтемнең хәле ни булыр дип, кайгы-хәсрәттән чәчем һәм сакалым агарды», – диде ул. Гамр ибне Шөгаеб: «Рәсүлуллаһ мөбарәк сакалының иненнән дә, буеннан да ала иде», – диде. Тирмизи хәзрәтләре риваять иткән хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез: «Мыегын кыскартмаган кеше бездән түгел», – диде.54 Икенче бер хәдис шәрифтә исә: «Сакалларыгызны үстерегез һәм мыекларыгызны яхшылап кисегез», – диелде.55 Ибне Габделхәким: «Мыекны яхшылап кисәргә, ә сакалны кисмәскә кирәк. Мыекны яхшылап кисүдән максат – аны кыру түгел», – диде. Имам Нәвәви хәзрәтләре: «Мыекны кисүдә дөресе шул: аны иренең чите күренгәнче кисәргә, төбеннән үк кисмәскә, кыскартырга кирәк», – диде.

«Суганны һәм сарымсакны пешкән килеш ашагыз» Хәдис шәриф

Галимнәр мыекның өстен кыркып, ике ягыннан очларын салындырып калдыруны мәкруһ дип санадылар. Ибне Гомәр болай сөйли: «Рәсүлуллаһка мәҗүсиләр (утка табынучылар) җәмәгате турында сөйләделәр. Шуннан соң Рәсүлуллаһ: „Алар мыекларының очларын үстерәләр һәм сакалларын кырдыралар. Алайса, сез аларга капма-каршы эшләгез“, – диде».56

Әбү Өмамә: «Йә Рәсүлуллаһ! Китап әһелләре сакалларын кыркалар һәм мыекларын үстерәләр», – дигәч, Рәсүлуллаһ: «Сез мыекларыгызның очларын кыркыгыз һәм сакалларыгызны үстерегез», – диде.

Галимнәр белдергәнчә, мыекны кыркып, кашлар кадәр кыскарту – сөннәт. Сакалны бер учлам озынлыкта үстерү һәм бер учламнан артыгын кисү – сөннәт. Сакалны бер учламнан кыскарак калдыру да сөннәткә туры килми. Сөннәткә иярәм дигән ният белән кыска сакал калдыру – бидгать, ә бидгать – хәрам. Сакал үстерү – сөннәте зәваид. Әмер бил-мәгъруф өчен, нәфәка табу өчен, фетнә чыгудан саклану өчен сакалны бөтенләй кыру җаиз, хәтта кирәк тә. Болар – сөннәтне калдыру өчен гозер. Ләкин кыска сакал калдырып бидгать кылу өчен гозер булмый.

Пәйгамбәребезнең кигән киемнәре

Ул кияргә җаиз булган киемнәрдән кулына ни эләксә, шуны кия иде. Калын тукымадан ихрам рәвешендә, тегелмәгән нәрсәләргә төренә, бил япмасы урый, күлмәк һәм җөббә дә кия иде. Алар мамыктан, йоннан яки кылдан тукылган иде. Күбесенчә ак, кайвакыт яшел кия иде. Тегелгән кием кигән чаклары да була иде. Җомгада, гаетләрдә, чит ил илчеләре килгәндә һәм сугыш вакытларында кыйммәтле күлмәкләр, җөббәләр кия иде. Киемнәренең төсе күбесенчә ак була иде. Яшел, кызыл һәм кара булган чаклары да була иде. Киемнәре кулларын беләзекләренә кадәр, мөбарәк аякларын балтырның уртасына кадәр каплый иде. Имам Тирмизи (рәхмәтуллаһи тәгалә галәйһ) «Шәмаиле шәриф» китабында болай ди: «Рәсүлуллаһ камис, ягъни күлмәк кияргә ярата иде. Күлмәгенең җиңнәре беләзекләренә кадәр озын иде. Күлмәгенең җиңнәрендә һәм якасында төймә юк иде. Аяк киеме күннән иде, аның бер каешы һәм ике кыйбалы бар иде. Кыйбал – бер очы әлеге каешка, икенче очы аяк киеменең алгы очына тегелгән каеш. Ул ике бармак арасыннан үтә. Кием һәм аяк киеме киюдә гадәткә иярелә. Гадәттән аерылу дан-шөһрәткә сәбәп була. Шөһрәттән сакланырга кирәк. Мәккәгә кергән вакытта аның мөбарәк башына кара сәлдә уралган иде». Күбесенчә ак, кайвакыт кара ефәк яулыкны башына сәлдә итеп урый һәм аның очын ике җилкәсе арасына бер карыш чамасы салындыра иде. Сәлдәсе артык зур да, бик кечкенә дә булмыйча, якынча өч ярым метр озынлыкта иде. Ул сәлдәсен түбәтәйсез урый иде, кайвакыт сәлдәсез генә сырма түбәтәй кия иде. Пәйгамбәребезнең мамык һәм җитен җебеннән тукылган, сызыклы-буйлы Йәмән тукымасыннан тегелгән Хибәрә дип аталган бер киеме бар иде. Ул бу киемне кияргә бик ярата иде. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер ак киеме дә бар иде. Ул: «Киемнәрегезнең агын киегез! Тереләрегез ак кием кисен. Үлеләрегезне дә ак кәфенгә төрегез! Чөнки ул – киемнәрегезнең иң хәерлесе һәм иң яхшысы!» – ди иде.57

«Дан-шөһрәт һәм кешегә күрсәтү өчен кием кигән кешедән, ул аны салмыйча, Аллаһ йөз чөерә! Кыямәт көнендә аңа хурлык киеме кидерәчәк!» Хәдис шәриф

Пәйгамбәребезнең яшел кием кигәне дә күрелде. Хәзрәти Әбү Римсә Пәйгамбәребезне өстенә астлы-өстле ике кисәктән торган яшел кием кигән килеш күргәнен сөйли.58 Пәйгамбәребез ала-кола Хүлләне дә кия иде. Хәзрәти Бәра ибне Газиб: «Кызыл (ала) Хүллә дип аталган киемне кигән, чәче колак йомшагына җиткән кешеләр арасында Рәсүлуллаһтан (галәйһиссәләм) да гүзәлрәкне күрмәдем!» – диде.59 Пәйгамбәребезнең җомгаларда һәм гаетләрдә кия торган бер кызыл җөббәсе бар иде. Пәйгамбәребезнең Йәмәндә тегелгән бер җөббәсе дә бар иде. Пәйгамбәребез җиң очлары тар булган Дәмәшктә тегелгән җөббәне сәфәрләрдә кия иде. Пәйгамбәребез Иран шаһлары кия торган тәйләсан тукымасыннан тегелгән, якасына атлас кисәге тегелгән, итәгенең алгы һәм арткы ике ярыгында һәм җиңнәрендә атлас кайма булган җөббәне сугышларда дошман белән очрашкан вакытларда кия иде.

Бу җөббә хәзрәти Гаишә вафат булганчы аның янында торды, аннан соң аны Әсма бинте Әбү Бәкер алды. Пәйгамбәребез кигән бу җөббәне юган су белән авыруларны юындыралар иде, һәм алар шифа табалар иде.60 Дүмәтел-Җәндәл яуында алынган сугыш табышлары арасындагы бер җөббә сөекле Пәйгамбәребезнең өлешенә төште. Аның буй җепләре дә, аркавы да ибрәшем (чимал ефәк) җебеннән тукылган, тукымасы атлас иде, ә бизәкле урыннарына алтын җеп белән хөрмә яфраклары чигелгән иде. Пәйгамбәребез бу җөббәне киеп, мөнбәргә менеп утырды һәм бер сүз дә әйтмичә мөнбәрдән төште. Мөхтәрәм сәхабәләр аңа кулларын тидерәләр, карыйлар, гүзәллегенә сокланалар иде. Пәйгамбәребез: «Сез аның гүзәллегенә гаҗәпләнәсезме? Ул сезгә бик ошадымы?» – дип сорады. Алар: «Без моннан да гүзәлрәк кием күргәнебез юк!» – диделәр. Пәйгамбәребез: «Җаным кодрәт кулында булган Аллаһ белән ант итәм, Сәгъд ибне Мөгазның җәннәттәге яулыклары сез күргән нәрсәдән гүзәлрәк һәм яхшырак!» – диде.

Пәйгамбәребез: «Дан-шөһрәт һәм кешегә күрсәтү өчен кием кигән кешедән, ул аны салмыйча, Аллаһ йөз чөерә! Кыямәт көнендә аңа хурлык киеме кидерәчәк!» – диде.

Тагын Пәйгамбәребез: «Дан-шөһрәт һәм кешегә күрсәтү өчен кием кигән кешегә кыямәт көнендә Аллаһ шундый ук кием кидерәчәк. Аннары аны ут белән дөрләтәчәк!» – диде.

Хәзрәти Сәһл ибне Сәгъд болай ди: «Бер хатын Рәсүлуллаһка (галәйһиссәләм) үзе тукыган кайма чигүле бер бөрдә61 алып килде һәм: „Йә Рәсүлуллаһ! Моны үз кулым белән тукыдым. Сиңа бүләк итеп китердем“, – диде. Рәсүлуллаһ аның бүләген кабул итте. Ул бу бөрдәгә төренеп безнең янга чыкты. Җәмәгатьтән берәү аңа кулын тидереп: „Йә Рәсүлуллаһ! Бу бөрдәдән дә гүзәлрәге була алмый! Аны миңа бирмәссеңме?“ – диде. Рәсүлуллаһ: „Ярый!“ – диде. Мәчеттә безнең белән сөйләшеп, нәсыйхәт биргәннән соң, ул өйгә кайтты һәм бөрдәне төрдереп, теге кешегә җибәрде. Җәмәгать теге кешене: „Син һич тә яхшы эшләмәдең! Рәсүлуллаһ кигән һәм үзенә кирәк булган нәрсәне аннан сорадың! Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) сораучыны беркайчан да кире какмаганын, буш кул белән җибәрмәгәнен син дә беләсең бит!“ – дип шелтәләде. Теге кеше: „Аллаһ белән ант итәм, мин аны кияр өчен сорамадым. Үлгән көнемдә кәфенем булсын дип сорадым!“ – диде. Чыннан да, ул бөрдә аның үлгән көнендә кәфене булды».62 Пәйгамбәребезнең кара йон кием кигәне дә булды. Анабыз хәзрәти Гаишә: «Рәсүлуллаһка (галәйһиссәләм) кара йоннан бер кием тегелгән иде. Аны киеп тирләгәч, ул йон исен сизде. Шунда ук аны өстеннән салып куйды, чөнки ул бары тик хуш исне генә ярата иде», – диде. Пәйгамбәребез өстән кия торган кафтанның итәген бары тик балтыр уртасына кадәр яки бераз түбәнрәк, тубыкларга кадәр төшерергә рөхсәт итә, тубыклардан да түбәнрәк, ягъни җирдә сөйрәлерлек итеп төшерүне тыя иде. Ул тәкәбберләнеп кафтаннарын җирдә сөйрәткән ир-атларга кыямәт көнендә бөек Аллаһның рәхмәт күзе белән карамаячагын әйтә иде.

Бер көнне Пәйгамбәребез хәзрәти Җабир ибне Сөләймгә болай диде: «Кафтаныңның итәген балтыр уртасына кадәр төшер! Моны булдыра алмасаң, тубыкларыңа кадәр төшер! Җирдә сөйрәлерлек итеп төшерүдән сак бул! Чөнки бу – тәкәбберлек билгесе. Аллаһы Тәгалә исә тәкәбберләнүне яратмый!» Шуңа күрә Габдулла ибне Гомәр (радыяллаһу ганһүмә) кафтанын балтыр уртасына кадәр төшереп кия иде.63

«Йәмән ягыннан рәхмәт җиле искәнен сизәм» Хәдис шәриф

Пәйгамбәребезнең бер катлы мамык җебеннән тукылган бүздән тегелгән күлмәге бар иде. Анабыз хәзрәти Гаишә сөйли: хәзрәти Әбү Җәһм Пәйгамбәребезгә өсте бизәкле бер намазлык бүләк иткән иде. Бер көнне Пәйгамбәребез бу намазлык өстендә намаз укыганда, мөбарәк күзләре бизәккә төште. Сәлам биргәч, ул: «Моны Әбү Җәһмгә илтегез. Ул әле генә мине намазымда мәшгуль итте. Миңа бизәксез, гади намазлыкны китерсен», – диде.

Мәдинә туфрагы дымлы һәм шорлы булганга күрә, Пәйгамбәребез вафат булгач, бу намазлык аның мөбарәк каберенең төбенә җәелде.

Үвәйс Карани хәзрәтләренә җибәргән Хыркаи шәриф

Үвәйс ибне Гамир Карани (радыяллаһу ганһү) – табигыйннарның олугларыннан. Ул Йәмәндәге Карән авылыннан. Мөселман булганнан соң, гомере буе сөекле Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) булган гыйшык белән янып-көеп яшәде, бер мизгелгә дә Раббысын онытмады. Бәндәлектә ул шундый дәрәҗәгә иреште: аның һәр хәле, һәр хәрәкәте һәм һәр сүзе кешеләргә гыйбрәт һәм нәсыйхәт булды. Ул беркемнән дә рәнҗемәде һәм беркемне дә рәнҗетмәде. Аның иң мөһим сыйфатлары – Пәйгамбәребезгә гыйшкы, җаны-тәне белән гыйбадәттә даими булуы һәм анасына хөрмәте. Ул анасына күп хезмәт итеп, аның хәер догасын алды. Аның сөекле Пәйгамбәребезгә бу мәхәббәте һәм исламга тугрылыгы Пәйгамбәребезнең аны мактавына сәбәп булды. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) вакыт-вакыт мөбарәк йөзен Йәмән ягына борып: «Йәмән ягыннан рәхмәт җиле искәнен сизәм», – ди иде. Тагын болай диде: «Кыямәттә Аллаһы Тәгалә Үвәйс сурәтендә җитмеш мең фәрештә яратачак, һәм алар Үвәйсне үз араларында Гарасатка алып барачаклар. Ул җәннәткә керәчәк, һәм Аллаһы Тәгалә теләгәннәрдән (Ул белдергәннәрдән) башка бер махлук та аларның кайсысы Үвәйс икәнен белмәячәк». «Өммәтемнән бер кеше бар, ул кыямәттә Рәбига һәм Мөдар кабиләләренең сарыкларындагы йон саны кадәр кешегә шәфәгать кылачак». Мөхтәрәм сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ, ул кем?» – диделәр. Ул: «Аллаһның бәндәләреннән берсе», – диде. Алар: «Без барыбыз да бәндәләр; аның исеме ничек?» – диделәр. Ул: «Үвәйс», – диде. Алар: «Кайдан ул?» – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: «Карәннән», – диде. «Ул сине күрдеме?» – дип сорагач, ул: «Баш күзе белән күрмәде», – диде.

Алар: «Гаҗәп, сиңа шулкадәр гашыйк булсын да, хезмәт итәргә, синең яныңа ашыгып килмәсен», – диделәр. Рәсүлуллаһ: «Ике сәбәптән. Беренчесе – ул үз хәлләренә буйсынган. Икенчесе – минем динемә тугрылыгыннан. Аның карт анасы бар, ул иман китергән. Аның күзләре күрми, куллары-аяклары хәрәкәтләнми. Үвәйс көндез дөя көтүчесе булып эшли, алган хакын үзенең һәм анасының нәфәкасына тота», – диде. «Без аны күрербезме?» – диделәр. Хәзрәти Әбү Бәкергә ул: «Син аны үз заманыңда күрмәссең», – диде. Хәзрәти Гомәр белән хәзрәти Галигә исә: «Сез аны күрерсез. Аның тәне төкле. Сул ягында һәм учында бер көмеш тәңкә кадәр аклык бар. Бу – бәрас (ала) авыруының аклыгы түгел. Аның янына баргач, минем сәламемне әйтегез һәм өммәтемә дога кылуын үтенегез», – диде.

Үвәйс Карани (Үвәйс әл-Карни) хәзрәтләре анасы вафат булганнан соң Карән авылыннан чыгып, Куфә шәһәренә китте. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) вафаты якынлашкач: «Хыркаңны кемгә бирик?» – диделәр. Ул: «Үвәйс әл-Карнигә бирегез», – диде. Рәсүлуллаһ вафат булганнан соң хәзрәти Гомәр белән хәзрәти Гали Куфәгә килгәч, хәзрәти Гомәр: «Әй Нәҗд кешеләре, арагызда Карәннән берәр кеше бармы?» – диде. Алар: «Әйе», – диделәр. Ул алардан хәзрәти Үвәйс турында сорады. Алар: «Беләбез. Ул сез эзләрлек кешедән бик түбән кеше. Ул тилерәк, акылсыз, кешеләрдән кача торган хәлдә», – диделәр.

«Йә Раббым! Бу Хыркаи шәриф хөрмәтенә, сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хөрмәтенә Мөхәммәд өммәтенең барысын да гафу ит» Хәзрәти Үвәйс (радыяллаһу ганһү)

Хыркаи шәриф

Сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Үвәйс Карани (рәхмәтуллаһи галәйһ) хәзрәтләренә бүләк иткән мөбарәк хыркасын мөбарәк Рамазан аенда Истанбулның Фатих районындагы Хыркаи шәриф мәчетендә зиярәт кылырга мөмкин.

Хәзрәти Гомәр (радыяллаһу ганһү): «Мин аны эзлим; ул кайда?» – диде. Алар: «Ул Арнә үзәнендә безнең дөяләрне көтә, без дә моның өчен аңа кичке аш бирәбез. Чәче-сакалы тузгыган, шәһәрләргә килми, беркем белән дә сөйләшми, кешеләр ашаганны ашамый. Ул кайгы да, шатлык та белми: кешеләр көлгәндә ул елый, кешеләр елаганда ул көлә», – диделәр. Хәзрәти Гомәр: «Мин нәкъ шуны эзлим», – диде. Алар аның кайда булганын сөйләп бирделәр. Хәзрәти Гомәр белән хәзрәти Гали аның янына киттеләр. Аны намаз укыганда күрделәр. Аллаһы Тәгалә аның дөяләрен көтү өчен бер фәрештәне вазифалы иткән иде. Үвәйс намазын тәмамлап сәлам биргәч, хәзрәти Гомәр торды һәм сәлам бирде. Ул сәламне алды. Хәзрәти Гомәр: «Исемең ничек?» – дип сорады. Ул: «Габдулла, ягъни Аллаһның бәндәсе», – диде. Хәзрәти Гомәр: «Барыбыз да Аллаһның бәндәләре; чын исемең ничек?» – дип сорагач, ул: «Үвәйс», – диде. Хәзрәти Гомәр: «Уң кулыңны күрсәт», – диде. Ул күрсәткәч, хәзрәти Гомәр болай диде:

«Пәйгамбәребез сиңа сәлам әйтте. Ул мөбарәк хыркасын сиңа җибәрде һәм: „Алып кисен, өммәтемә дә дога кылсын“, – дип васыять итте».

Үвәйс: «Әй Гомәр! Мин – зәгыйфь, гаҗиз һәм гөнаһлы бер бәндә.

Игътибар белән кара, бу васыять бүтән берәүгә кагылышлы булмасын?» – дигәч, хәзрәти Гомәр: «Юк, әй Үвәйс, без эзләгән кеше – син. Пәйгамбәребез синең кыяфәтеңне һәм сыйфатларыңны ачык итеп әйтте», – дип җавап бирде.

Шуннан соң хәзрәти Үвәйс Хыркаи шәрифне хөрмәт белән алды, үпте, иснәде, йөзенә-күзенә сөртте. Ул бик озак елады һәм: «Сез монда көтеп торыгыз», – дип, алар яныннан китте. Бераз читтәрәк сәҗдәгә капланды. Күз яшьләре белән Аллаһы Тәгаләгә ялварырга, Мөхәммәд өммәтенең гафу ителүе өчен дога кылырга кереште. Ул сулкылдап елап, ялварып болай дип дога кылды: «Йә Раббым! Сөекле Пәйгамбәребез, мин лаек булмасам да, Синең бу фәкыйрь, гаҗиз бәндәңә хәзрәти Гомәр һәм хәзрәти Гали аша Хыркаи шәрифен җибәргән. Гөнаһлы өммәтемә дога кылсын, дигән. Йә Раббым! Бу Хыркаи шәриф хөрмәтенә, сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хөрмәтенә Мөхәммәд өммәтенең барысын да гафу ит… Гафу ит, Аллаһым, гафу ит… Аллаһым…» Күп гөнаһлы мөселманнарның гафу ителгәне белдерелгәч, ул Хыркаи шәрифне хөрмәт белән киде.

Үвәйс Каранигә бүләк ителгән бу Хыркаи шәриф Ван тирәсендәге Ирисан бәкләренә кадәр килеп җиткән һәм 1618 елда госманлы падишаһларыннан солтан Икенче Осман ханга китерелеп бүләк ителгән. Солтан Габделмәҗид хан бу Хыркаи шәриф өчен Фатихта «Хыркаи шәриф мәчете» дип аталган мәчет салдырган. Сөекле, шәрәфле Пәйгамбәребезнең мөбарәк тәненең гөл исен һаман да шул ук яңалыкта саклаган һәм бал күбеге кебек крем төсендәге бу мөбарәк Хыркаи шәриф һәр ел мөбарәк Рамазан аенда пыяла артында халыкка зиярәт кылдырыла.

Хәзрәти Кәгъб ибне Зөһәергә биргән Хыркаи сәгадәт

Шагыйрьләр гаиләсенең улы булган хәзрәти Кәгъб ибне Зөһәер (радыяллаһу ганһү) үзе дә шагыйрь иде. Элек ул Пәйгамбәребезгә һәм исламга каршы шигырьләр әйтә иде. Моны Пәйгамбәребезгә хәбәр иттеләр, һәм ул аны кайда күрсәләр, шунда үтерергә кушты.

«Шәһадәт бирәм ки, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы илаһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аның бәндәсе һәм рәсүле» Кәгъб ибне Зөһәер (радыяллаһу ганһү)

Аннан алдарак мөселман булган бертуганы хәзрәти Бөҗәер (радыяллаһу ганһү) аңа хат белән бу карарны хәбәр итте һәм, мөселман булса, рәхмәт диңгезе булган сөекле Пәйгамбәребезнең аны гафу итәчәген язды. Хатны укыгач, хәзрәти Кәгъб тирән уйга батты. Ул потларга табынуның мәгънәсезлеген, исламның бөеклеген һәм Пәйгамбәребезнең олуглыгын аңлый башлады, күңеле нурлана башлады. Ниһаять, мөселман булырга карар кылып, нурлы Мәдинә юлына чыкты. Ул Пәйгамбәребезне (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мактаган, үзенең тәүбә итеп мөселман булганын белдергән озын бер шигырь язды. Мәдинәгә килеп җиткәч, Җөһәйнә кабиләсеннән бер дусты белән Пәйгамбәребез хозурына барды. Пәйгамбәребез сәхабәләре белән сөйләшеп утыра иде. Хәзрәти Кәгъб үзен танытканчы: «Йә Рәсүлуллаһ! Кәгъб ибне Зөһәер эшләгәннәренә үкенеп, мөселман булып аман сорарга килгән. Мин аны сиңа китерсәм, аңа аман биреп, мөселман булуын кабул итәрсеңме?» – диде. Пәйгамбәребез: «Әйе», – диде. Шуннан соң хәзрәти Кәгъб: «Шәһадәт бирәм ки, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы илаһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аның бәндәсе һәм рәсүле», – диде. Пәйгамбәребез: «Син кем?» – дип сорады. Ул: «Мин – Кәгъб ибне Зөһәер, йә Рәсүлуллаһ», – диде. Ансарлардан берәү: «Йә Рәсүлуллаһ, рөхсәт ит, сиңа каршы булган бу кешенең башын чабыйм», – дигәч, Пәйгамбәребез: «Тимә аңа. Ул булган хәленә үкенеп һәм Хакка кайтып килгән», – диде. Шуннан соң Кәгъб ибне Зөһәер (радыяллаһу ганһү) үзенең мөселман булганын сөйләгән, сөекле Пәйгамбәребезнең һәм мөхтәрәм сәхабәләрнең бөеклеген һәм кадерен мактаган мәшһүр касыйдәсен укыды. «Банәт Сөгад / Сөеклем ерагайды» сүзләре белән башланган һәм болай дәвам иткән бу касыйдә Пәйгамбәребезгә бик ошады:

Һәр кеше, һичшиксез, бер көн табут өстендә күтәреләчәк…
Гафу үтенеп килдем, йә Рәсүлуллаһ, синең бөек хозурыңа…
Аның гафу итүе – иң өмет ителгән нәрсә…
Аның хозурында гафу үтенү кабул ителә…
Миңа рәхим ит, йә Рәсүлуллаһ…
Мине гафу ит, йә Рәсүлуллаһ…
Шиксез, Рәсүлуллаһ – Хак Тәгаләнең
Яманлыкларны юк итүче үткен кылычларыннан кыннан чыккан бер кылыч…
Ул – һидаять тарата торган, туры юлны күрсәтә торган нур…

Ул аны гафу итте. Ә Кәгъб менә бу бәеткә җиткәч:

Иннәр-Рәсүлә ләнүрүн йүстәдаү биһи,
Мөхәммәдүн мин сөюфилләһи мәслүлү.
Рәсүлуллаһ – бер нур, аның белән халык нурлана,
Ул – Хак Тәгаләнең кыннан чыккан кылычларыннан бер кылыч,

ике җиһан сәрвәре, галәм горурлыгы Мөхәммәд Мостафа (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк җилкәләреннән «Хыркаи сәгадәт» дип аталган хыркасын салып, хәзрәти Кәгъб ибне Зөһәернең җилкәләренә япты.64

Хәзрәти Мөгавия хәлифә булган чорында Кәгъб ибне Зөһәергә: «Рәсүлуллаһның хыркасын безгә сат!» – дип хәбәр җибәрде. Аңа ун мең дирһәм җибәрде. Кәгъб ибне Зөһәер: «Рәсүлуллаһның хыркасын кию мәсьәләсендә мин беркемне дә үземнән өстен куя алмыйм!» – дип, хәзрәти Мөгавиянең теләген кире какты. Хәзрәти Кәгъб ибне Зөһәер вафат булгач, хәзрәти Мөгавия аны Кәгъбнең улларыннан егерме мең дирһәмгә сатып алды. Пәйгамбәребезнең хәзрәти Кәгъб ибне Зөһәергә биргән бу мөбарәк хыркасы хәлифәдән хәлифәгә мирас булып күчте.

Үмәвиләр хакимияте җимерелгәннән соң, аны Габбасиләрнең беренче хәлифәсе Әбүл-Габбас Сәффах ибне Габдулла ибне Мөхәммәд өч йөз динарга сатып алды. Гаетләрдә аны хәлифәләр киде. Габбасиләр Мисырга килгәндә, аны үзләре белән алып килделәр. Явуз солтан Сәлим хан хәзрәтләре Мисырны алып хәлифә булгач, бу мөбарәк хырка Мисырдагы башка «Мөбарәк аманәтләр» белән бергә Истанбулга китерелде. Аны Истанбулда, Топкапы сараеның «Хыркаи сәгадәт бүлмәсендә» һәркем зиярәт кыла ала.

Бу мөбарәк хырка 124 сантиметр озынлыкта, киң җиңле, кара йон тукымадан тегелгән. Хырканың эчлеге крем төсендәге йон тукымадан. Ул берничә төргәккә төрелгән хәлдә солтан Морад хан III ясаткан, капкачы өстән ачыла торган алтын сандык эчендә саклана. Хыркаи сәгадәтнең бу сандыгы сәнгать ягыннан искиткеч әсәр, өстәвенә зөбәрҗәтләр белән дә бизәлгән. Сандык өстендә болай язылган:

«Ля иләһә илләллаһ, вә мә әрсәлнәкә илләә рахмәтән лил-гәләмин. Ля иләһә илләллаһул-мәликүл-хаккул-мөбин, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ, әс-садыйкуль-вәгъдил-әмин».

Пәйгамбәребезнең түшәге

Пәйгамбәребез өстендә ятып йоклаган түшәкнең (урынның) тышы күннән иде. Эченә хөрмә кайрысы җепселе тутырылган иде. Аның өстендә ул үзе дә, хатыны да йоклый иде. Пәйгамбәребез мөбарәк башы астына куя торган мендәрнең дә тышы күннән булып, эченә хөрмә җепселе тутырылган иде. Пәйгамбәребез дөньяга һәм дөньядагы нәрсәләргә әһәмият бирми иде.

Габдулла ибне Мәсгуд сөйли: Галәм Сәеде бер чыпта (хәсир) өстендә ятып йоклаган иде, һәм хәсир аның мөбарәк ягында эз калдырган иде. Ул уянгач, мин аның мөбарәк ягын уып: «Атам-анам сиңа корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Безгә әйткән булсаң иде, хәсир өстенә синең өчен аннан саклый торган берәр нәрсә җәяр идек!» – дидем. Аннары: «Сиңа йомшак бер түшәк алсак?» – дидем.

Галәм Сәеде: «Дөньяга караган нәрсәләр миңа нигә кирәк? Минем дөнья белән мисалым, хәлем – бер агач астында бераз күләгәдә ял иткәннән соң аны калдырып, юлын дәвам иткән бер җайдакның мисалы, хәле кебек!» – диде.65 Анабыз хәзрәти Гаишә сөйли: Минем яныма ансарлардан бер хатын килде. Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) түшәген күргәч, китеп, эченә йон тутырылган бер түшәк җибәрде.

Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) минем яныма килеп: «Бу нәрсә?» – дип сорады. Мин: «Йә Рәсүлуллаһ! Ансарлардан фәлән хатын минем яныма килгән иде. Синең түшәгеңне күргәч, китеп, сиңа моны җибәрде», – дидем. Ул: «Моны хәзер үк аңа кире кайтар!» – диде. Ләкин мин кире кайтармадым. Аның өемдә булуы миңа ошаган иде. Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) бу сүзен өч мәртәбә кабатлады. Ахырда: «Аллаһ белән ант итәм, әй Гаишә! Теләсәм, Аллаһ алтын һәм көмеш тауларын минем янымда йөртер иде!» – диде.66 Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) мендәре дә ике габадан гыйбарәт иде.

«Рәсүлуллаһ алтын һәм тимер йөзекләрне салдыра, көмеш йөзекләргә каршы килми иде» Гамр ибне Шөгаеб (радыяллаһу ганһү)

Бер төнне ул минем яныма килгәндә, мин бу габаны икеләтә бөкләп таррак иткән идем. Ул аның өстендә йоклады. Аннары: «Әй Гаишә! Бу төнге түшәгем ни өчен һәрвакыттагы кебек түгел иде?» – дип сорады. Мин: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин аны синең өчен бөкләп таррак иттем», – дидем. Ул: «Син аны элекке хәленә кайтар!» – диде.67

Хәзрәти Гаишә тагын болай сөйли: «Корәешләр өчен Мәккәдә сәрир өстендә йоклаудан да рәхәтрәк нәрсә юк иде. Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) Мәдинәгә килеп, Әбү Әюбнең өенә төшкәч, аңардан: „Әй Әбү Әюб! Сезнең сәрирегез юкмы?“ – дип сорады. Әбү Әюб: „Аллаһ белән ант итәм, юк“, – диде. Ансарлардан Сәгъд ибне Зурарә (радыяллаһу ганһү) моны ишеткәч, Рәсүлуллаһка аяклары тик агачыннан ясалган, өсте җитен җепселеннән үрелгән хәсир белән капланган бер сәрир җибәрде. Рәсүлуллаһ үз өенә күчкәнче шуның өстендә йоклады, вафат булганчы да шуның өстендә йоклады. Рәсүлуллаһны (галәйһиссәләм) юып кәфенләгәч, аны шул сәрир өстенә салдылар, һәм җеназа намазын да ул шул сәрир өстендә булганда укыдылар. Халык үлеләрен күтәреп бару өчен аны бездән сорый һәм аның белән бәрәкәтләнә иде. Хәзрәти Әбү Бәкернең һәм хәзрәти Гомәрнең җеназалары да аның өстендә күтәрелде».

Хәзрәти Гаишә болай ди: «Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) бер хәсире бар иде, ул төнлә аның өстендә намаз укый, көндез исә аны җәеп, өстендә халык белән утыра иде».68

Пәйгамбәребезнең йөзекләре

Ир-атларга бары тик көмеш йөзек кенә хәләл булганын, ә алтын, тимер һәм сары бакырдан йөзек кию хәрам булганын Пәйгамбәребез белдерде. Үзе дә вафат булганчы бары тик көмеш йөзек кенә киде.

Рәсүлуллаһ йөзеген мөбарәк уң кулына кия иде. Сул кулына кигәне дә күрелде. Уң кулга да, сул кулга да кию җаиз. Ул чәнчә бармакка яки аның янындагы бармакка киелә. Гаетләрдә һәркемнең йөзек киюе мөстәхәб. Кешегә күрсәтү, мактану өчен кию хәрам.

Хәбәшстан Нәҗашие Әсхәмәнең Пәйгамбәребезгә җибәргән бүләкләре арасында кашы Хәбәш ташыннан булган бер алтын йөзек тә бар иде. Сөекле Пәйгамбәребез Әбүл-Гасның кызы, үзенең оныгы хәзрәти Өмамәне чакырып: «Кызым! Моны син ки!» – диде.69

Бер көнне хәзрәти Нөгман ибне Бәшир Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килде. Аның бармагында алтын йөзек бар иде. Пәйгамбәребез: «Җәннәткә кергәнче ни өчен җәннәт бизәген кулландың?» – диде. Ул тимер йөзек кия башлады. Моны күргәч, Пәйгамбәребез: «Ни өчен җәһәннәм әйберен йөртәсең?» – диде. Ул аны да салды һәм бронзадан йөзек киде. Моны күргәч, Пәйгамбәребез: «Ни өчен синнән пот исе сизәм?» – диде. Ул: «Йә Рәсүлуллаһ! Нинди йөзек кияйм?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Көмеш йөзек кия аласың. Аның авырлыгы бер мыскалдан (4,8 г) артмасын, һәм аны уң кулыңа ки!» – диде.

Хәзрәти Гамр ибне Шөгаеб болай ди: «Рәсүлуллаһ алтын һәм тимер йөзекләрне салдыра, көмеш йөзекләргә каршы килми иде».

Сөекле Пәйгамбәребез Иран шаһына, Византия императорына һәм Хәбәшстан Нәҗашиенә хат яздырырга теләгәндә, аңа: «Йә Рәсүлуллаһ! Алар мөһер басылмаган хатны укымыйлар!» – диделәр. Шуннан соң Пәйгамбәребез көмештән бер йөзек ясатты, аның кашына өч юл итеп «Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дип уеп язылган иде.

Мөһер йөзектәге язу өстән аска таба өч юл булып тора иде: «Аллаһ» – бер юл, «Рәсүл» – бер юл һәм «Мөхәммәд» – бер юл. Пәйгамбәребезнең көмеш йөзегендәге таш Хәбәш ташы иде.70 Бу көмеш йөзекнең кашы да көмештән булганы риваять ителә.

Хәзрәти Гамр ибне Сәгыйд Пәйгамбәребез янына килгән иде. Сөекле Пәйгамбәребез аның бармагындагы йөзекне күргәч: «Кулыңдагы бу йөзек нәрсә?» – дип сорады. Хәзрәти Гамр ибне Сәгыйд: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу – бер боҗра. Мин аны үзем ясадым», – диде. Пәйгамбәребез: «Аңа нәрсә уеп язылган?» – дип сорады. Гамр ибне Сәгыйд (радыяллаһу ганһү): «Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ», – диде. Пәйгамбәребез: «Бир әле, карыйм», – диде. Ул аны алып, үзенең шәхси мөһере итеп кулланды, ә башкаларга йөзекләренә «Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» сүзләрен уеп язуны тыйды.71 Сөекле Пәйгамбәребез мөбарәк бармагында шушы мөһер йөзек булган хәлдә вафат булды.

Пәйгамбәребез йөзегенең кашлы ягын мөбарәк учына таба борып кия иде. Хаҗәтханәгә керәсе булса, йөзеген мөбарәк бармагыннан сала иде. Сөекле Пәйгамбәребез вафат булгач, аның мөһер йөзеген хәзрәти Әбү Бәкер, аннан соң хәзрәти Гомәр, хәзрәти Гомәрдән соң хәзрәти Госман киде. Хәзрәти Госман хәлифә чагында, бер көнне Әрис коесы башында утырганда, аны коега төшерде. Коеның бөтен суы суыртып алынса да, өч көн буе эзләсәләр дә, бу мөбарәк йөзек табылмады.72 Йөзек ташына язу язу гадәте Пәйгамбәребездән соң да дәвам итте.

Хәзрәти Әбү Бәкернең йөзегендә «Нигъмәл-кадиру Аллаһ» (Аллаһы Тәгаләнең һәр нәрсәгә кодрәте никадәр гүзәл җитә), хәзрәти Гомәрнекендә «Кәфә бил-мәүти вәгыйзан йә Гомәр» (нәсыйхәт итеп үлем җитә, әй Гомәр) дип язылган иде.

Хәзрәти Госманның йөзегендә «Лә-нәсбиранна» (әлбәттә, сабыр итәрбез), хәзрәти Галинекендә «Әл-мөлкү лилләһ» (мөлек бары тик Аллаһы Тәгаләнеке) дип язылган иде.

«Яһүдләргә охшамас өчен намазларыгызны нәгълайн белән укыгыз» Хәдис шәриф

Хәзрәти Хәсәннең йөзегендә «Әл-гыйззәтү лилләһ» (бөеклек, олуглык Аллаһы Тәгаләнеке) дип язылган иде.

Хәзрәти Мөгавиянең йөзегендә «Раббигъфир ли» (Раббым, гафу ит), хәзрәти Ибне Әбү Ләйләнекендә «Әд-дөнья гарурун» (дөнья алдаучы, ялганчы) дип язылган иде.

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә хәзрәтләренең йөзегендә «Күлил-хайра вә илләә фәскүт» (Яки хәерле сүз сөйлә, яки дәшмә!) дип язылган иде.

Имам Әбү Йосыф хәзрәтләренең йөзегендә «Мән гамилә бирәъйиһи нәдимә» (үз фикере белән эш иткән кеше үкенә), имам Мөхәммәд Шәйбани хәзрәтләренекендә «Мән сабәрә зафирә» (сабыр иткән кеше җиңүгә ирешә) дип язылган иде.

Имам Шафигый хәзрәтләренең йөзегендә «Әл-бәрәкәтү фил-канагать» (бәрәкәт – канәгатьлектә) дип язылган иде. Алар йөзекләрен мөһер итеп кулланалар иде.

Пәйгамбәребезнең Нәкъше кадәме шәрифе

Нәкъше кадәме шәриф – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк аяк эзләре. Пәйгамбәребезнең могҗизаларыннан берсе шул иде: ул йомшак нәрсәгә, мәсәлән, комга басканда аяк эзләре калмый, ә ташка, каты нәрсәгә басканда эзләр калка иде. Аның мөбарәк аягы баскан һәм эз калдырган кайбер ташлар һәм мәрмәрләр истәлек итеп гасырлар буе сакланган, кулдан кулга аманәт итеп тапшырылган һәм алар белән бәрәкәтләнгәннәр.

Бигрәк тә мөселман дәүләт эшлеклеләре, падишаһлар бу кыйммәтле истәлекләрне мөһим урыннарда махсус саклау астына алып тотканнар, үзләре зиярәт кылганнар һәм башкаларга да зиярәт кылдырганнар. Сакланып калган Нәкъше кадәме шәрифләрнең иң мәшһүрләре түбәндәгеләр: 1. Һиндстанда Фируз шаһ Туглукның улы Фәтех ханның төрбәсендәге Нәкъше кадәме шәриф. 2. Каһирәдә Кайытбай төрбәсендәге ике мөбарәк аяк эзе. 3. Каһирәдә Әсарен-Нәби мәчетендәге ике мөбарәк аяк эзе. 4. Истанбулда Халид ибне Зәйд Әбү Әюб әл-Ансари (Әюб Солтан) төрбәсендәге мөбарәк уң аяк эзе. Бу Нәкъше кадәме Пәйгамбәри Беренче Мәхмүд ханның әмере белән 1734 елда сарайдан төрбәгә китерелгән.

5. Беренче Габделхәмид ханның төрбәсендә, Яңа мәчет ягындагы диварда шкаф эчендә саклана торган ике аяк эзе.

6. Лалелидә солтан Өченче Мостафа ханның төрбәсендә диварда махсус ясалган шкаф эчендә саклана торган таш өстендәге ике мөбарәк аяк эзе. 7. Истанбулда, Топкапы сараеның Изге аманәтләр бүлегендәге аяк эзләре. Топкапы сараеның Хыркаи сәгадәт бүлегендә дүртесе таш, икесе кирпеч төрендәге алты Нәкъше кадәме шәриф бар. Аларның берсе – Пәйгамбәребез Мигъраҗга күтәрелгәндә баскан кыя өстендә калган мөбарәк аяк эзе, ул Хыркаи сәгадәт бүлмәсендә шкаф эчендә саклана. Рәсүлуллаһ Мигъраҗга күтәрелгәндә баскан бу мөбарәк кыя өстендә Куббәтес-Сахра исеме белән билгеле бина төзелгән. Нәкъше кадәме шәрифләр хәзерге урыннарына күчерелгәнче гасырлар буе төрле урыннарда сакланган. Ахырда бүгенге урыннарына куелганнар. Чын Нәкъше кадәме шәрифләрне исә бәрәкәт өчен зиярәт кылалар.

Кадәме шәриф һәм Беренче солтан Әхмәд хан

Унөч яшендә тәхеткә утырган һәм егерме сигез яшендә вафат булган госманлы падишаһы Беренче солтан Әхмәд исламга һәм Рәсүлуллаһка күңеле белән бирелгән иде. Бахти һәм Әхмәди тәхәллүсләре белән шигырьләр дә язган Беренче солтан Әхмәд Нәкъше кадәме шәриф рәвешендә асыл ташлар белән бизәлгән сәлдә бизәге ясаткан, уртасына зәңгәр минә өстенә алтын белән үзенең менә бу мисраларын яздырган иде:

Ник мин аны таҗым кебек башымда һәрдаим йөртмим,
Рәсүлләр шаһы ул хәзрәтнең пакь эзен (кадәмен).
Пәйгамбәрлек гөлбакчасының гөле – ул эзнең иясе;
Әй Әхмәд, торма, йөзеңне сөрт ул Гөлнең эзенә.
Sultan I. Ahmed (Bahtî)

Беренче солтан Әхмәд җомга һәм гает көннәрендә, башка мөбарәк көннәрдә дә бу бизәкне башына тага иде. Гайнтаблы Мөхәммәд Мөниб әфәнде Беренче солтан Габделхәмид төрбәсендәге Нәкъше кадәме шәрифнең табылуын һәм төрбәгә куелуын сөйләгән Âsâr-ul-Hikem fî Nakş-il Kadem исемле бер әсәр язган. Солтан Әхмәд хан бу кыйтганы үз кулы белән язып, шәехе Газиз Мәхмүд Һөдаи әфәндегә җибәргән. Моннан тыш, солтан Әхмәд бу шигырьне бер такта өстенә яздырып, солтанлык тәхете алдына элдергән. Шигырь язылган бу такта хәзер дә Солтан Әхмәд мәчетендә элеп тора.

Пәйгамбәребезнең Нәгълайне шәрифе

Пәйгамбәребез заманында кия торган нәгълайннәр бүгенгеләреннән аерылып тора иде. Алар асты күннән, өсте ачык, каешлы аяк киеме рәвешендә иде. Рәсүлуллаһ һәм мөхтәрәм сәхабәләр урамда кия торган нәгълайннәре белән намаз укыйлар иде. Аларның нәгълайннәре чиста, ә Мәсҗиде Нәбәвинең идәненә ком түшәлгән иде. Пычрак нәгълайн белән анда кермиләр иде.

Хәдис шәрифтә: «Яһүдләргә охшамас өчен намазларыгызны нәгълайн белән укыгыз», – диелде.

Нәгълайне сәгадәтнең хәтта рәсеме дә бәрәкәткә сәбәп булыр дип ышанып, аны өйләргә, эш урыннарына элә иделәр. Хыркаи сәгадәт бүлегендә Нәгълайне сәгадәт белән бергә аларның металлдан һәм агачтан ясалган үрнәкләре дә саклана.

Пәйгамбәребезнең үзе белән йөрткән җиде нәрсәсе

Сөекле Пәйгамбәребез янында тарак, көзге, мисвәк, гөл мае, сөрмә һәм кайчы булган хәлдә сәфәргә чыга, сәфәрдә дә, өйдә дә аларны үзеннән аермый иде. Хәзрәти Гаишә: «Яуларга Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) гөл маен, тарагын, көзгесен, ике кайчысын, сөрмәдәнен һәм мисвәген әзерли идем», – диде. Тагын анабыз хәзрәти Гаишә болай диде: «Сәфәрдә дә, өйдә дә Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) үзе белән җиде нәрсә йөртә иде:

1. гөл мае шешәсе, 2. тарак, 3. көзге, 4. сөрмәдән, 5. мисвәк, 6. ике кайчы, 7. чәч аера торган сөяк».73

Пәйгамбәребезнең таягы һәм таяклары

Пәйгамбәребез җомга көннәрендә хотбә укыганда таякка яки җәягә, сәфәрдә исә җәягә таяна иде. Сөекле Пәйгамбәребез таякка таянуның пәйгамбәрләр әхлакыннан икәнен әйтә, үзе дә таякка таяна һәм таянуны киңәш итә иде. Мөгавия ибне Әбү Суфьян (радыяллаһу ганһүмә) хәлифә булганда, Пәйгамбәребезнең таягы Сәгъд әл-Каразда иде. Хәзрәти Мөгавия ибне Әбү Суфьян һиҗрәтнең илленче елында хаҗга килгән иде. Ул сөекле Пәйгамбәребезнең мәчетендәге мөнбәрне сүтеп, Дәмәшккә күчерергә теләде. Сәгъд әл-Каразда булган таякны да сорап алдырырга теләде. Хәзрәти Җабир ибне Габдулла белән хәзрәти Әбү Һөрәйрә аның янына барып: «Әй мөэминнәр әмире! Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) мөнбәрен куелган урыныннан сүтеп алып китү дә, таягын Дәмәшккә күчерү дә дөрес булмас!» – диделәр. Шуннан соң хәзрәти Мөгавия бу ниятеннән баш тартты һәм гафу үтенде.

Пәйгамбәребез хәзрәти Габдулла ибне Үнәйсне мәчеттән үз өенә алып кайтты һәм аңа бер таяк биреп: «Бу таякны үзеңдә сакла, әй Габдулла ибне Үнәйс!» – диде. Габдулла ибне Үнәйс (радыяллаһу ганһү) бу таяк белән халык янына чыккач, аннан: «Бу нинди таяк?» – дип сорадылар. Ул: «Моны миңа Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) бирде һәм үземдә сакларга кушты», – диде. Алар хәзрәти Габдулла ибне Үнәйскә: «Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) янына кире барып, моны сиңа ни өчен биргәнен сорасаң иде!» – диделәр.

Пәйгамбәребезнең Нәгълайне шәрифе сурәте

Нәгълайне шәриф

Рәсүлуллаһның нәгълайне күкләргә күтәрелә,
Бөтен махлукат аның күләгәсендә тора.
Турда Мусага: «Нәгълайнеңне сал», – диелгәндә,
Гарыш өстендә аңа: «Син салма», – диелә.
Бу – иң шәрәфле Рәсүлнең нәгълайне сурәте,
Йолдызлар да ул баскан туфрак булырга тели.
Аны сагына җиде кат күк әһелләре,
Солтаннарның таҗлары аңа кызыгып карый.
Мостафаның нәгълайненә тиңдәш табылмый,
Күзгә нур, күңелгә тынычлык – барысы да аннан килә.
Нәгълайн сурәтен иң зур хөрмәт белән тот,
Бөтен башлар аңа аяк булырга тели.
Һәр якны бәла-казалар чолгап алганда,
Нәгълайне шәриф миңа ышанычлы кальга була.
Бу нык кальгада мин имин-аман,
Аның гүзәл сурәтенә сыенсам, ул мине саклый.
Күңел нәгълайне шәриф сурәтенә хезмәт итеп,
Ике дөньяда аның күләгәсендә яшәргә тели.
Ибне Мәсгуд нәгълайнгә хезмәт итеп бәхеткә иреште,
Минем бәхетем исә аның сурәте аша килә.
Йосыф Нәбһани

Шуннан соң Габдулла ибне Үнәйс Пәйгамбәребез янына кире барып: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу таякны миңа ни өчен бирдең?» – дип сорады. Сөекле Пәйгамбәребез: «Бу – кыямәт көнендә безнең арада бер билге! Ул вакытта җәннәттә таякка таянучы кешеләр бик аз булачак! Син җәннәттә моңа таяначаксың!» – диде. Габдулла ибне Үнәйс аны кылычы белән бергә йөртте, үзеннән һич аермады. Үлем түшәгенә яткач, гаилә әһелләренә аны кәфене эченә салырга һәм үзе белән бергә күмәргә васыять итте. Таякны тәне белән кәфене арасына салдылар, һәм аның васыяте үтәлде. Пәйгамбәребезнең бер аршын (68 см) яки бераз озынрак бер михҗәне бар иде. Михҗән – очы кәкре таяк. Пәйгамбәребез Хәҗәрел-әсвәдкә ерактан шуның белән ишарә итеп истилям кыла (сәлам бирә) иде. Пәйгамбәребез дөягә утырганда аны алдына элә иде. Пәйгамбәребезнең Гүрҗүн дип аталган (коры хөрмә ботагыннан ясалган) бер михсаррасы да бар иде. Агач ботагыннан ясалган таякны михсарра диләр. Пәйгамбәребез Бәкыйгыл-Гаркадка барганда аны үзе белән ала, аңа таяна, утырганда аны кулында әйләндерә иде. Пәйгамбәребезнең кулында шушы михсарра булган хәлдә хотбә укыган чаклары да була иде. Пәйгамбәребезнең тау агачларыннан кисеп ясалган, Мәмшук дип аталган бер кадыйбы (чыбык таягы) да бар иде. Хәзрәти Госман Пәйгамбәребезнең кадыйбын кулына тотып мөнбәрдә хотбә укыганда, Җәһҗәһ ибне Сәгыйд яки Җәһҗәһ ибне Кайс килеп, хәзрәти Госманның кулыннан кадыйбны алды да тезенә терәп бөкте, сындырды. Халык Җәһҗәһкә кычкырды. Бу илаһи гайрәткә тиде, һәм Аллаһы Тәгалә Җәһҗәһнең кулына яки тезенә әкилә (кычыткы) авыруы бирде. Хәзрәти Госман шәһит булганнан соң бер ел үтмәстән, Җәһҗәһ кашына-кашына үлде.

«Мостафаның нәгълайненә тиңдәш табылмый, күзгә нур, күңелгә тынычлык – барысы да аннан килә» Йосыф Нәбһани (рәхмәтуллаһи галәйһ)

Пәйгамбәребезнең кылычлары

Пәйгамбәребезнең тугыз кылычы бар иде.

Атасыннан калган һәм Мәэсүр дип аталган кылыч Пәйгамбәребез Мәдинәгә һиҗрәт кылганда аның янында иде.74 Габд: бу кылычны Пәйгамбәребезгә хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадә бүләк иткән иде, һәм Пәйгамбәребез Бәдер сугышына барганда аны үзе белән алды.

Зөлфикар: корәеш мөшрикләреннән Мөнәббиһ ибне Хәҗҗаҗның яки Гас ибне Мөнәббиһнең кылычы иде, Бәдер сугышында сугыш табышы булып калган иде. Пәйгамбәребез Зөлфикарны хәзрәти Галигә бүләк итте. Аның тотканының башы, бәйләвеченең боҗралары һәм чылбырлары көмештән иде.75

Пәйгамбәребез вафат булганнан соң хәзрәти Габбас хәзрәти Әбү Бәкергә мөрәҗәгать итеп, Зөлфикарны хәзрәти Галидән сорап алырга теләгәч, хәзрәти Әбү Бәкер: «Мин бу кылычны һәрвакыт аның кулында күрдем. Аны аннан тартып алуны яхшы санамыйм!» – диде. Хәзрәти Габбас та аны хәзрәти Галидә калдырды.

Пәйгамбәребезнең сөңгеләре

Пәйгамбәребезгә Бәни Кайнукагъ яһүдләреннән өч сөңге сугыш табышы булып калган иде. Пәйгамбәребезнең сөңгеләреннән берсенең исеме Мөсви, икенчесенеке Мөснә иде. Пәйгамбәребезнең Бәйда дип аталган бер зур хәрбәсе (кыска сөңгесе) һәм Гәнәзә дип аталган, сөңгедән кечерәк бер хәрбәсе дә бар иде. Хәбәшстан Нәҗашие хәзрәти Әсхәмә сөекле Пәйгамбәребезгә Нәбгъа дип аталган өч гәнәзә (сөңге) һәм бер хәрбә җибәргән иде. Пәйгамбәребез аларның берсен үзенә калдырды, икенчесен хәзрәти Галигә, өченчесен хәзрәти Гомәргә бирде.

Рамазан һәм Корбан гаетләрендә Билал Хәбәши (радыяллаһу ганһү) Пәйгамбәребезнең сөңгесен намазгаһка кадәр аның алдыннан күтәреп бара һәм анда Пәйгамбәребезнең алдына кадап куя иде. Сөекле Пәйгамбәребез гает намазын шуңа таба юнәлеп укыта иде. Пәйгамбәребез вафат булганнан соң, хәзрәти Билал Хәбәши гаетләрдә бу сөңгене хәзрәти Әбү Бәкернең алдыннан күтәреп барып, намазгаһта аның алдына кадый иде. Хәзрәти Әбү Бәкердән соң хәзрәти Гомәр, аннан соң хәзрәти Госман заманында бу вазифаны мөәзин хәзрәти Сәгъд әл-Караз шул ук рәвешчә үтәде. Мәдинә валиләре заманында да шулай эшләүне дәвам иттеләр.

Пәйгамбәребезнең җәяләре

Сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алты җәясе бар иде. Аларның Рәүха, Бәйда һәм Сафра дип аталган өчесе Бәни Кайнукагъ яһүдләреннән сугыш табышы булып калган иде. Сафра җәясе нәбгъ агачыннан ясалган иде.76 Кәтүм исемле җәя дә нәбгъ агачыннан ясалган иде, ул Өхед сугышында сынды. Сынган җәяне хәзрәти Катадә ибне Нөгман истәлек итеп алды. Моннан тыш, Пәйгамбәребезнең Сәдәд һәм Зәүра исемле җәяләре дә бар иде.77

«Галидән башка егет, Зөлфикардан башка кылыч юк!» Хәдис шәриф

Пәйгамбәребезнең калканнары

Пәйгамбәребезнең өч калканы бар иде. Зәлук дип аталган калкан өстендә тәкә башы сурәте бар иде. Бу калканны Пәйгамбәребезгә бүләк иткәннәр иде. Ләкин рәсемле булганга күрә, ул Пәйгамбәребезгә ошамады. Иртә җиткәч, Аллаһ ул сурәтне калканнан бетергән, юк иткән иде.78

Пәйгамбәребезнең көбә күлмәкләре

Рәсүлуллаһның җиде көбә күлмәге бар иде. Бу көбәләр түбәндәгеләр:

Зател-фүдул: аны Пәйгамбәребезгә хәзрәти Сәгъд ибне Гөбадә Бәдер сугышына чыкканда бүләк иткән иде.79

Сәгъдия һәм Фыддә: бу ике көбә дә Пәйгамбәребезгә Бәни Кайнукагъ яһүдләреннән сугыш табышы булып калган иде. Сәгъдия исемле көбә Дәүд галәйһиссәләмнең Җалут белән сугышыр өчен кигән тарихи көбәсе иде. Өхед сугышында Пәйгамбәребез Фүдул белән Фыддәне өсләп киде.80 Пәйгамбәребез вафат булган вакытта Зател-фүдул исемле көбә гаилә әһелләренең ихтыяҗы өчен алынган утыз сагъ арпа хисабына Бәни Зәфәрдән Әбүш-Шәхм исемле бер яһүдкә рәһен итеп калдырылган иде.81

Аның башка көбәләре – Зател-вишах, Зател-хәваши, Бәтра һәм Хырник.82

Хөнәйн сугышында Пәйгамбәребез Зател-фүдул белән Сәгъдияне киде.83

Пәйгамбәребезнең тимер башлыклары

Рәсүлуллаһның тимер башлыкларының беренчесе – Мүвәшшах. Бу башлык Бәни Кайнукагъ яһүдләреннән сугыш табышы булып калган иде. Зүс-сүбуг яки Зүс-сүсуб, яки Мәшбуг исемле башлык Пәйгамбәребезнең Өхед сугышында кигән башлыгы иде. Мөшрикләрнең кылыч белән сугуларыннан һәм ыргыткан ташлардан ул ватылды, һәм аның ике боҗрасы сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк яңакларына кадалды.

Пәйгамбәребез Мәккәне яулап алырга кергәндә дә тимер башлык кигән иде.

Атланды гаскәр, күтәреп санҗак-байраклар,
Мәһтәр84 уйнадылар, нәккарә-дафлар да.

Пәйгамбәребезнең байраклары һәм санҗаклары

Пәйгамбәребез яуларда ике төрле байрак (санҗак) куллана иде. Аның раясе кара, ә ливасы кечерәк һәм ак иде. Мөхәммәд ибне Касыймның азат иткән колы Йонус ибне Гобәйд болай сөйли: «Мөхәммәд ибне Касыйм мине Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) байрагы турында сорарга Бәра ибне Газибка җибәрде. Бәра ибне Газиб: „Ул кара, дүрт почмаклы, нәмирәдән (ак-кара сызыклы йон тукымадан) иде“, – диде». Бу байрак хәзрәти Гаишәнең өсте дөя ияре бизәкләре белән бизәлгән, йоннан тукылган бил япмасы иде, ул кара иде. Аны Гыйкаб дип атыйлар иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең байрагы хәзрәти Галидә саклана иде. Хәйбәр яуында Пәйгамбәребез: «Байракны Аллаһны һәм Аның Рәсүлен яраткан, Аллаһ һәм Аның Рәсүле дә яраткан бер ир-егеткә бирәм!» – диде һәм хәзрәти Галине чакырып, байрагын аңа бирде.85 Аллаһы Тәгалә Хәйбәрне яулап алуны хәзрәти Галигә насыйп итте.

Рәсүлуллаһның Ливаэл-хәмд дип аталган байрагы өстендә «Ля иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дип язылган иде. Харрар сәриясендә Пәйгамбәребез хәзрәти Сәгъд ибне Әбү Ваккас өчен бер ак санҗак бәйләде. Хәзрәти Галине Йәмәнгә җибәргәндә, ул сөңге башына бер сәлдә бәйләп: «Лива әнә шундый була!» – диде. Ливаны бары тик гаскәр башлыгы гына тота һәм күтәреп йөри иде. Пәйгамбәребезнең ак санҗагын Әбва (Вәддан) яуында хәзрәти Хәмзә, Бөват яуында Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Көрз ибне Җабир әл-Фиһрине эзәрлекләгәндә хәзрәти Гали, Зөл-Гошәйрә яуында хәзрәти Хәмзә күтәрде.

Бәдер сугышына чыкканда, Пәйгамбәребез ак санҗагын (ливасын) Мосгаб ибне Гомәйргә бирде, ә хәзрәти Гали Пәйгамбәребезнең алдыннан аның кара санҗагын (раясен) – Гыйкабны күтәреп барды.86 Пәйгамбәребезнең ак санҗагын (ливасын) Бәни Кайнукагъ яуында хәзрәти Хәмзә, Каркарател-Кәдер яуында, Өхед сугышында һәм Бәдрел-Мәүгуд яуында хәзрәти Гали, Хәндәк сугышында исә Зәйд ибне Харисә күтәрде. Пәйгамбәребез Мәккәне дә ак санҗагы белән яулап алды. Тәбүк яуында Пәйгамбәребез зур санҗагын хәзрәти Әбү Бәкергә, кечкенә санҗагын исә Зөбәер ибне Гаввамга күтәртте.

Пәйгамбәребезнең атлары

Сөекле Пәйгамбәребезнең беренче аты – Мәдинәдә Бәни Фәзарадан бер бәдәвидән ун укыя87 көмешкә сатып алган, чүл халкы Дарис дип, Пәйгамбәребез исә Сәкб дип атаган ат. Пәйгамбәребез Өхед сугышында шуңа атланган иде.88 Сәкбнең иренендә аклык бар иде. Өч аягы аклы, уң аякларының берсе генә аксыз иде. Сәкб бик җитез иде, ягъни барганда су кебек ага иде. Мөртәҗиз исемле атын Пәйгамбәребез Бәни Мөррәдән бер бәдәвидән сатып алган иде. Мөртәҗиз гүзәл, сыны килешле иде һәм шигырь сөйләгән кебек кешни иде.89 Лизаз исемле атын Пәйгамбәребезгә Искәндәрия патшасы Мукавкыйс бүләк иткән иде. Лизаз бик җитез чаба иде.90

Зариб исемле атны Пәйгамбәребезгә Фәрвә ибне Гомәйр әл-Җүзами бүләк иткән иде. Зариб бик көчле һәм чыдам ат иде.

Ләхиф (яки Лүхәйф). Бу атны Пәйгамбәребезгә Рәбига ибне Әбү Бәра әл-Кәлби бүләк иткән иде. Ләхифнең койрыгы озын иде. Аның койрыгы җирне себерә иде. Ягъсуб Пәйгамбәребезнең атларының иң яхшысы иде.

«Байракны Аллаһны һәм Аның Рәсүлен яраткан, Аллаһ һәм Аның Рәсүле дә яраткан бер ир-егеткә бирәм!» Хәдис шәриф

Мөравих – узыш аты, аны Гобәйд ибне Ясир Пәйгамбәребезгә Тәбүктә бүләк иткән иде. Мөравих җил кебек җитез чаба иде.

Мирвах исемле атны һиҗрәтнең унынчы елында Мәдинәгә килгән Бәни Рәһа вәкилләре Пәйгамбәребезгә бүләк иткәннәр иде. Мирвахка атланып Пәйгамбәребез алдыннан йөртеп күрсәткәндә, бу Пәйгамбәребезгә бик ошаган иде. Вәрд – бу атны Пәйгамбәребезгә Тәмим Дари бүләк иткән иде. Вәрднең төсе туры-кызгылт иде. Пәйгамбәребез аны хәзрәти Гомәргә бүләк итте. Хәзрәти Гомәр Вәрдкә атланып Аллаһы Тәгалә юлында сугышты, аны яудан яуга чаптырды. Пәйгамбәребез атларының өчесен узышка кертә иде. Зарибның җайдагы хәзрәти Сәһл ибне Сәгъд, Лизазныкы исә хәзрәти Әбү Өсәйд әс-Сәгыйди иде. Лизаз иң алдан, Зариб аның артыннан, Сәкб исә Зарибның артыннан бара иде.

Пәйгамбәребезнең ишәге һәм качыры

Рәсүлуллаһның ишәге дә, качыры да бар иде. Искәндәрия патшасы Мукавкыйс Пәйгамбәребезгә бер соры качыр белән бер соры ишәк бүләк иткән иде. Качырны Дөлдөл, ишәкне Йәгъфур яки Гуфәйр дип атыйлар иде.91 Исламда беренче күренгән ак качыр Дөлдөл булды. Пәйгамбәребезнең Хәйбәр яуында атланганы шушы соры качыр, Хөнәйн сугышында исә икенче соры качыр иде. Пәйгамбәребез качырын үкчәсе белән төртеп, Һәвазин кабиләсенә каршы барырга теләде; хәзрәти Габбас качырның тезгененнән, хәзрәти Әбү Суфьян ибне Харис исә өзәңгесеннән тотып, аның тизлеген киметергә һәм Пәйгамбәребезнең дошман арасына кереп китүенә комачауларга тырыштылар. Хәйбәр яуында Йәгъфурның өстенә ияр салып, башына хөрмә җепселеннән үрелгән бау йөгән кидереп, Пәйгамбәребезнең аңа да атланганы риваять ителә. Пәйгамбәребез Видагъ хаҗыннан кайтканда Йәгъфур үлгән иде, ә Дөлдөл Пәйгамбәребез вафат булганнан соң хәзрәти Галигә калды. Аңа хәзрәти Гали шәһит булганчы үзе, аннары хәзрәти Хәсән, аннары хәзрәти Хөсәен, аннан соң хәзрәти Мөхәммәд ибне Хәнәфия атланды. Дөлдөл хәзрәти Мөгавия заманына кадәр яшәде.

Пәйгамбәребезнең дөяләре

Касва: Пәйгамбәребезнең Җәдга һәм Гадба исемнәре белән дә аталган бу дөясе Бәни Кошәйр ибне Кәгъб ибне Рәбига ибне Гамирның яки Хөрәйш ибне Кәгъбнең хайваннарыннан иде, хәзрәти Әбү Бәкер аны дүрт йөз дирһәмгә сатып алып, шул ук бәягә сөекле Пәйгамбәребезгә тапшырды. Пәйгамбәребез Мәдинәгә Касва дөясенә атланып һиҗрәт кылды. Хөдәйбия гөмрәсенә шуңа атланып барды. Мәккәне дә шуңа атланып яулап алды. Пәйгамбәребез Касваны узышка кертә иде, һәм бер дөя дә аны узып китә алмый иде. Ләкин бер бәдәви ике яшьлек бер дөя белән узышка кереп, аны узып китте. Видагъ хаҗында Пәйгамбәребез Гарәфәт хотбәсен Касва өстендә укыды. Хәзрәти Әбү Бәкер хәлифә булган заманда Касваны Җәннәтел-Бәкыйгъ зиратына җибәрделәр. Ул анда үз ихтыярында утлап йөреп, үлгәнчегә кадәр яшәде.92

«Аллаһым! Сурәтемне гүзәл яраткан кебек, әхлакымны да гүзәл ит» Хәдис шәриф

Әбү Җәһелдән табыш итеп алынган дөя: Бәдер сугышында Әбү Җәһелнең мәшһүр дөясе сугыш табышы булып сөекле Пәйгамбәребезнең өлешенә төште. Хөдәйбия гөмрәсенә кадәр Пәйгамбәребез бу дөягә атланып яуларга да чыга иде. Ул аңа гөмрә өчен корбанлык билгесе салды. Мөшрикләр аның өчен йөз дөя биреп, аны алырга теләделәр. Пәйгамбәребез: «Әгәр без аны корбанлык дип аерып билгеләмәгән булсак, теләгегезне үтәр идем», – диде. Савым дөяләре: Пәйгамбәребезнең Зөлҗәдр һәм Җәммә көтүлекләрендә утлап йөргән, Ханна, Сәмра, Гурәйс, Сәгъдия, Бәгүм, Ясирә һәм Дәббә исемнәре белән аталган җиде савым дөясе бар иде, Пәйгамбәребезнең гаилә әһелләре аларның һәр төнне китерелә торган ике тулы тире капчык сөте белән көн күрәләр иде.93 Ләкин Пәйгамбәребез вафат булганда аларның берсе дә калмаган иде.

Пәйгамбәребезнең вакыф иткән милекләре

Исламда беренче вакыф – Өхедтә шәһит булган Мөхәйрикнең Пәйгамбәребезгә тапшырылуын васыять иткән, Пәйгамбәребез исә кабул итеп алып вакыф иткән түбәндәге исемнәр белән аталган җиде бакча-бостан иде: 1. Мисәб, 2. Сафия, 3. Дәләл, 4. Хөснә, 5. Бөркаг, 6. Әгъваф, 7. Мәшрәбә.94 Мөселман булганчы яһүд галимнәреннән һәм байларыннан булган Мөхәйрик Өхед сугышында кабиләдәшләрен каршысына җыеп, үз фикерен болай белдерде: «Мөхәммәднең ахырзаман нәбие икәнен сез үзегез дә бик яхшы беләсез. Тәүратта аның сыйфатлары ап-ачык язылган. Хәзер без аңа иярергә, авыр көннәрендә аның янында булырга тиеш». Яһүдләр: «Хаклысың, ләкин бүген шимбә. Бүген эш белән шөгыльләнергә ярамый!» – диделәр. Үҗәтләнүнең файдасы юк икәнен күреп, ул кылычын билгә тагып, мөселман булганын игълан итте. Якыннарына: «Әгәр мине үтерсәләр, бөтен малым Мөхәммәднеке. Ул аны теләгәнчә кулланырга ирекле», – дип васыять итте. Ул барып ислам гаскәренә кушылды. Һәм шәһитлек шәрбәтен татыды, радыяллаһу ганһү.

Ниһаять, сугыш бетте, яралар бәйләнде. Мөхәйрикнең якыннары васыятькә тугры калдылар, аның милкен Хәбибуллаһка тапшырдылар. Пәйгамбәребез бу салкын сулы, мул җимешле җирләрне вакыф итте һәм фәкыйрь-мескеннәрнең файдалануына ачты. Менә ислам мәдәниятендә беренче вакыф гадәте шулай башланды. Пәйгамбәребез аны: «Мөхәйрик – яһүд нәселеннән хәерле бер кеше», – дип мактады.

Пәйгамбәребезнең Мәдинәдәге вакыфлары, гомумән, Мөхәйрикнең малларыннан иде.

Ибне Хөмәйд болай ди: «Хәлифә Гомәр ибне Габделгазиз Мөхәйрикнең вакыф хөрмәлекләреннән хөрмә китерүләрен теләде. Аны бер табак эчендә китерделәр. Гомәр ибне Габделгазиз: „Әбү Бәкер ибне Хәзм миңа бу хөрмәнең Рәсүлуллаһ (галәйһиссәләм) заманыннан калган хөрмә агачыннан икәнен һәм Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) аннан ашаганын язды“, – дигәч, мин: „Әй мөэминнәр әмире! Моны безнең арада бүл!“ – дидем. Ул бүлде. Һәрберебезгә тугызар хөрмә тиде».

Гомәр ибне Габделгазиз: «Мин Мәдинә валие булып ул хөрмәлеккә кергәндә, теге хөрмә агачының хөрмәсеннән ашадым һәм аның кебек тәмле, татлы хөрмә күргәнем булмады!» – диде.

Гамр ибне Мөһаҗир болай ди: «Рәсүлуллаһның (галәйһиссәләм) әйберләре Гомәр ибне Габделгазиз янында бер бүлмәдә саклана иде, һәм ул аларга һәр көн карый иде. Аның янына килеп җыелган корәешләрне дә бу бүлмәгә кертә, аннары бу әйберләргә таба борылып: „Менә Аллаһ сезне аның белән шәрәфләндергән Затның мирасы!“ – дия иде». Алар түбәндәгеләр: 1. хөрмә яфраклары белән үрелгән бер сәрир,

2. тышы күннән, эченә хөрмә җепселе тутырылган бер мендәр, 3. зуррак бер табак, 4. бер су савыты,

5. бер кием, 6. бер кул тегермәне,

7. бер ук савыты (садак), 8. бер бәрхет юрган.

(Бу юрган Рәсүлуллаһның мөбарәк тәненнән сеңгән хуш исләр аркасында мисктән дә хуш исле иде. Гомәр ибне Габделгазиз (радыяллаһу ганһү) авырганда ул юрганны юган су белән юына һәм савыга иде.)

Гыйшык диңгезе дулкынлангач,
Ул тиңсез энҗе (Дөрре Ятим) пәйда булды,
Аның шәнендә Пакь Яратучы әйтте:
«Ләүләкә ләмә халәктүл-әфләк».
Ул Кояшның нуры тугач,
Бөтен галәмне тутырды;
Кем дә кем аның эзеннән барса,
Һәр эшендә яхшылык таба.
Илләр аның әмеренә кергән булса да,
Өч күлмәккә дә ия түгел иде.
Өендә күп мал булмый иде,
Вафатында көбәсе рәһендә иде.
Ул күбрәк күргән нәрсәләр янында
Бу дөнья ни тора соң?
Аның игелекләре һәркемгә мул иде,
«Юк» дигән сүзне ул белми иде.
Кайчак ул шулкадәр күп бирә иде,
Дошманнары да баш иеп кала иде.
Һәр ятимгә ул шәфкатьле ата иде,
Шәфкате мул иде түбәннәргә дә.
Һәр эшендә зур хикмәт бар иде,
Беркемгә дә миннәт итмәде ул.
Авыруны һәрчак зиярәт итә иде,
Хәсрәтлегә шифа бирә иде.

«Йә Рәсүлуллаһ! Сине мактарга көчем юк; без барыбыз да синең хакыңа яратылдык. Кыскасы, әй вафа иленең Шаһы, сиңа җаным да фида, барысы да фида!» Hüseyin Hilmi bin Sa’îd (рәхмәтуллаһи галәйһ)

Тәһәҗҗүдне һич калдырмый иде,
Аллаһ куркуыннан йоклый алмый иде.
Пәйгамбәр һәркемне һәрвакыт
Үзе белән тиң итеп күрә иде.
Аллаһ бәндәсе булу белән горурлана иде,
Холкы – илаһи холык иде.
Кем дә кем бу юлга омтылса,
Гүзәл сыйфатлар белән бизәлә.
Ул даими йөргән бер мәктәп бар иде,
Анда аның мөгаллиме Аллаһ иде.
Аны сөйләп бирер өчен Рахман
Коръәндә гүзәл итеп тасвирлады.
Мәхшәргә кадәр пәйгамбәрләр шаһына
Чиксез салаватлар булсын!
Аның гаиләсенә, сәхабәләренә дә
Салават һәм сәлам булсын, гаҗизанә!

Алтын улак / Кәгъбә

Мәсҗиде Нәбәвинең тыштан күренеше / Мөнәүвәрә Мәдинә

ХИЛЬЯИ СӘГАДӘТ Сәхабәләренә нәсыйхәттән соң Галәм горурлыгы әйтте: миннән соң Пакь хильямне берәү күрсә, Ул йөземне күргән кебек булыр. Күргәч, күңелендә мәхәббәт уянса, Ягъни гүзәллегемә гашыйк булса, Мине күрергә теләк итсә, Күңеле мәхәббәтем белән тулса, Җәһәннәм аңа хәрам булыр, Раббым аңа җәннәт бүләк итәр. Хак аны ялангач кубармас, Ул Хакның гафуына ирешер. Диелде: Рәсүл хильясен Берәүнең кулы сөеп язса, Хак аны куркудан имин итәр, Җир йөзе бәла белән тулса да. Дөньяда тәне авыру күрмәс, Бөтен гәүдәсе сызлау белмәс. Гөнаһ кылган булса да бу адәм, Җәһәннәм аның тәненә хәрам булыр. Ахирәттә газаптан котылыр, Дөньяда һәр эше җиңел булыр. Җәлил Раббы аны кубарыр Дөньяда Рәсүлне күргәннәр белән. Нәби хильясен сөйләве авыр булса да, Хәлебез җиткәнчә башлыйбыз. Зөлҗәлалгә сыенып, Гаҗизанә тасвирлыйбыз. Бу сүздә бөтен өммәт бердәм: Галәм горурлыгы ак-кызыл иде. Мөбарәк йөзе саф ак иде, Гөл кебек кызгылт иде. Йөзендәге тир энҗе кебек иде, Ул кыйммәтле асылны тагын да матурлый иде.

Тирләгәндә ул шатлык чишмәсе,
Әйтерсең нур диңгезе дулкынлана иде.
Күзләре һәрчак сөрмәле күренә иде,
Гүзәл күзләре күңелләрне тарта иде.
Күз агы гаять ак иде,
Раббысы аны аять белән мактады.
Кара бәбәге кечкенә түгел иде,
Аңа якын белән ерак бер иде.
Күзе киң, гүзәл һәм нәфис иде,
Мөбарәк йөзе һәрчак нур чәчә иде.
Мостафаның күрү көче
Төнлә дә көндезгедәй көчле иде.
Берәр якка карарга теләсә,
Пакь гәүдәсе дә шунда борыла иде.
Гәүдәсе башына иярә иде,
Моны ул гомергә калдырмады.
Рәсүле әкрам тән иясе булса да,
Аны гәүдәләнгән рух дисәм, килешә.
Гүзәл һәм сөйкемле иде Рәсүл,
Хакка бик сөекле иде Рәсүл.
Малик белән Әбү Һалә әйтте:
Яңа ай кебек ачык кашлы иде.
Ике кашы арасы һәрвакыт
Көмеш кебек ачык күренә иде.
Мөбарәк йөзе бераз түгәрәк иде,
Тиресе саф һәм балкып тора иде.
Кара кашларының михрабы
Бөтен җиһанның кыйбласы иде.
Ян яктан караганда мөбарәк борыны
Уртасы бераз биегрәк күренә иде.
Бик гүзәл, туры һәм нәфис иде,
Күргән кеше аны тулысынча тасвирлый алмас.
Тешләре сирәк утырган иде,
Энҗе тезмәсе кебек балкый иде.
Алгы тешләре күренгән саен
Һәр якны нур каплап ала иде.

Ике җиһан сәрвәре елмайса,
Җанлы-җансыз һәр нәрсәнең пәйгамбәре,
Алгы тешләре күренә иде, бик пакь,
Бөртекле боз кебек бик нәфис.
Ибне Габбас әйтә: Хода Хәбибе
Көлүдән тартына, ояла иде.
Оялчанлыгыннан ул, динебезнең таянычы,
Гомердә каһкаһә белән көлмәгән, диләр.
Нәфис һәм оялчан иде Рәсүл,
Карарга һәрвакыт тартына иде.
Йөзе түгәрәк айга охшаган иде,
Заты бөек Мәүләнең көзгесе иде.
Ул гүзәл йөз һәрчак нурлы иде,
Балкышыннан аңа карап булмый иде.
Ул гүзәл Нәби күңелләрне яулады,
Йөз мең сәхабә аңа гашыйк булды.
Аны төштә бер генә күргәннәр дә
Диделәр: дөньяда мондый ләззәт юк.
Белсеннәр, гүзәл яңаклары да
Артык итле түгел иде, диләр.
Аны Җәнабе Халик сөеп,
Йөзен ак, маңгаен ачык яратты.
Муенының нуры һәр мизгел
Чәчләре арасында балкый иде.
Мөбарәк сакалыннан, яхшы бел,
Бары унҗиде бөртек кенә агарган иде.
Ул бөдрә дә, озын да түгел иде,
Һәр әгъзасы кебек килешле иде.
Галәмнәр Рәсүленең пакь муены
Гаять ак һәм гаять саф иде.
Сәхабәләр арасыннан күп әдәп ияләре
Карыны күкрәге белән тигез иде, диделәр.

Мөбарәк күкрәге ачылса әгәр,
Гыйлем хәзинәсе файз95 чәчәр иде.
Гыйшык анда урын алгач,
Ул шәрәфле күкрәк башкача буламыни?
Мөбарәк күкрәге киң иде,
Аңа гыйльме ләдүн иңгән иде.
Ак һәм саф иде ул олуг күкрәк,
Күргәннәр аны тулган ай дип уйлый иде.
Мәңгелек Затка гыйшык уты
Ул гүзәлне утларга салган иде.
Моны, әлбәттә, карты да, яше дә белә:
Галәм горурлыгының җилкә сөякләре яссы иде.
Аркасының уртасы да итле иде,
Ул юмартлык иясе, дәүләтле иде.
Көмеш тәнендә нәфислек бар иде,
Анда зуррак пәйгамбәрлек мөһере бар иде.
Пәйгамбәрлек мөһере аркасында иде,
Уң ягына якын иде, әлбәттә.
Тасвирлаучылар безгә белдерде:
Шәрәфле мөһер бер зур миң иде.
Төсе сарыга якын кара иде,
Күгәрчен күкәе кадәр иде.
Тирәсен әйтерсең сызыклар чолгап алган –
Бер-берсенә тыгыз кечкенә төкләр.
Ул олуг нәселле затны тасвирлаучылар
Диделәр: Нәби эре сөякле иде.
Һәр сөяге эре, ирләрчә иде,
Сурәте дә, холкы да шаһларча иде.

Мөбарәк әгъзаларының һәрберсе
Килешле һәм көчле итеп яратылган иде.
Пәйгамбәрнең һәр әгъзасы шундый гүзәл иде,
Коръән аятьләре кебек.
Ул солтанның уч төпләре
Һәм аның аяк табаннары
Киң, пакь, нәфис һәм сөйкемле,
Яңа гөл кебек назлы, сөекле иде.
Бик килешле иде, ди күз ияләре,
Ул кәрамәтле мөбарәк куллар.
Пәйгамбәр берәү белән сәламләшсә,
Һәрвакыт елмая иде.
Арадан бер-ике көн үтсә дә,
Хәтта бер айдан да озаккарак сузылса да,
Ул кешене кешеләр арасыннан
Хуш исеннән таныйлар иде.
Төксез тәне биллүр кебек иде,
Ул гүзәллекне ничек итеп мактыйм!
Сөеклесен күрер өчен ул шәрәфле
Бөтен нәфис гәүдәсе белән күз булган иде.
Нәфис тәне камил иде,
Яратучы анда хикмәтен күрсәткән иде.
Күкрәгендә дә, карынында да һич
Бер төк тә юк иде – әйтерсең көмеш такта.
Күкрәге уртасыннан аска таба гына
Бер рәт төк тигез тезелгән иде.
Бу мөбарәк тәндәге кара сызык
Ай тирәсендәге нур боҗрасы кебек гүзәл иде.
Гомере буе мөбарәк әгъзалары
Яшьлектәге кебек калды.
Пәйгамбәрнең яше арткан саен
Ул гөнҗә кебек яңара иде.
Һәм Галәм Солтаны турында
Бик симез булган дип уйлама.
Ул ябык та, артык итле дә түгел иде,
Уртача гәүдәле һәм бик көчле иде.

Күңел ияләре аның турында әйтте:
Әгъзалары бер-берсеннән артык та, ким дә түгел иде.
Остаз аның тән сараен
Гаделлек һәм тигезлек нигезенә корды.
Пакь тәне тигез-килешле иде,
Бөтен тәне нурга чумган иде.
Уртача буйлы иде ул Сидрә урынлы зат,
Аның белән дөнья тәртип тапты.
Аның сынының могҗизасын күргәннәр
Барысы да аны мактап әйттеләр:
Мондый гөл йөзле гүзәлне күрмәдек,
Буе да, холкы да, йөзе дә гүзәл.
Нәби уртача буйлы булса да,
Озын буйлы бер кеше белән йөрсә,
Ул ир никадәр озын булса да,
Пәйгамбәр барыбер биегрәк күренә иде.
Озын буйлы кешедән ул асыл
Бер уч төбе кадәр биегрәк иде.
Берәр юлга гыйззәт белән барса,
Гаять җитез атлый иде.
Аның шәрәфле сыйфатларыннан тагын әйтәбез:
Атлаганда ул алга таба иелә иде.
Ягъни бер түбәнлеккә төшкән кебек,
Һәрвакыт алга бераз иелә иде.
Шанлы, шәрәфле иде ул бөек зат,
Аның белән Хәлилнең рухы горурлана иде.
Хода теләгән бер зат булса,
Аның һәр әгъзасы, әлбәттә, иң өстен була.
Юлда барганда әгәр берәү
Кинәт Рәсүлуллаһны күрсә,
Аның күңеленә курку төшә иде
Рәсүлуллаһның бөеклегеннән.
Һәм берәү Нәби белән һәрдаим
Сөйләшеп, сүзләрен тыңласа,
Ул сүзләрендәге тәмлелектән
Колы булыр иде, Рәсүл кабул итсә.

Мәңгелек Яратучы аны бизәде
Гүзәл, тиңсез холык белән.
Йә Рәсүлуллаһ! Сине мактарга көчем юк,
Без барыбыз да синең хакыңа яратылдык.
Кыскасы, әй вафа иленең Шаһы,
Сиңа җаным да фида, барысы да фида!
Hüseyin Hilmi Işık
(каддәсәллаһу тәгалә сирраһүл-газиз)

Мөкәррәмә Мәккәнең борынгы күренеше

ӘҺЛЕ СӨННӘТ КАСЫЙДӘСЕ
Әһле сөннәт гакыйдәсе – сиңа иң элек кирәге,
Җитмеш өч фирка бар, ләкин җәһәннәмлек – калганнары.
Мөселманнар – барысы сөнни; барысының башлыгы – Нөгман.
Җәннәт белән сөендерелде иманда аларга ияргән.
Гакыйдәңне ныгыт, аннары исламга нык бирел!
Исламның биш шартын үтә; хәрамнардан тиз саклан!
Бер гөнаһ кылсаң, тәүбә ит, вакытны уздырма!
Кем исламга иярмәсә, бер көн, әлбәттә, үкенер.
Динсезгә алданма, үзең дә һәлак булырсың, сак бул!
Татлы сүзгә ышансаң, соңыннан хәлең яман булыр!
Ике йөзлеләр күбәйде: тышы – фәрештә, эче – елан,
Тозакка төшерер өчен дус булып күренә, җаннан дус.
Һәркем үзен хаклы саный: «Начар, – ди, – миңа иярмәгән».
Ислам – үлчәү, хаклыны аерып күрсәтүче – ул!
Бел: исламга иярмәгән – туры юлдан тайпылган кеше;
Бу сүзгә, әлбәттә, ышаныр тарихны яхшы аңлаган.
Нигә табибка йөгерә берәр җире авырткан?
Чөнки үлемне беркем сөйми; һәр нәрсәдән татлырак – җан.
Мәңге яшәү теләге миндә юк, дип әйтүче бармы?
Үлү – юкка чыгу түгел; кабер тормышына ышан!
Җәннәт мәңгелек, җәһәннәм дә; моны хәбәр итте Коръән,
Мәңгелек газаптан сакланырга кирәк, бер шик кенә булса да.
Моңа ышанмаучы да бар; ярканат нурдан кача.
Карга чүплектән тәм таба; гөлне эзләүче – сандугач.
Исламны, әлбәттә, сөя алмый нәфескә, кәефкә бирелгән.
Бу икесе бер буламы? Аерым ул яхшы яманнан!
Мөселманнар хакны таный, һәр махлукка игелек кыла,
Имансызлар – елан кебек; ләззәт ала җан яндырудан.
Аман, йә Раббым, әл-аман! Нинди авыр ахырзаман,
Дин гыйлеме онытылды; бик азайды намаз укучы.